Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукайның туган көне уңаеннан кайда һәм нинди чаралар узачак?

Ел саен Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә.Башкалабыз Казанда бәйрәм тантанасы 26 апрель иртәсендә Тукай һәйкәлләренә чәчәкләр түшәүдән башланып китә. Аннары бәйрәм шагыйрьнең Тат...

Ел саен Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә.
Башкалабыз Казанда бәйрәм тантанасы 26 апрель иртәсендә Тукай һәйкәлләренә чәчәкләр түшәүдән башланып китә. Аннары бәйрәм шагыйрьнең Татар опера һәм балет академия театры янындагы һәйкәле янында дәвам итәчәк. Монда көндезге 13 сәгатьтә Шигърият бәйрәме башланып китә.
Бу көнне шәһәр үзәгендәге Бауман урамында “Мин татарча сөйләшәм” акциясе уздырыла.
Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары турындагы хәбәрне халыкка җиткерү Президент катнашында уза торган концерт вакытында каралган.
Бәйрәм тантанасында катнаша алмаганнар аны “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалыннан турыдан-туры трансляция аша карый алачак.
Шагыйребез Тукайга багышланган бәйрәм чаралары моның белән генә тәмамланмый. Татарстанның муниципаль районнарында һәм башкалада алар ай дәвамында дәвам итәчәк.
Тукай бәйрәменең 25 апрельдә Балтач төбәгеннән башланып китүен аерым ачыклап узыйк. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан, Балтач бу көнне башкаладан күп кенә кунаклар, күренекле язучылар һәм шагыйрьләр кабул итәчәк. Алар Сосна Пүчинкәсе авылы зиратында шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдә абыстай каберенә чәчәкләр салачак һәм әдәби кичәдә катнашачак.
Ә  27 апрельдә язучылар Арчага кайтачак. Биредә мәдәни чараларны һәм очрашуларны Арча районы хакимияте оештыра.

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ