Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Камада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе август ахырына кадәр дәвам итә

Түбәнкамалылар яңа уку елына балаларны мәктәпкә әзерләүдә ярдәм итә ала. Традиция буенча Түбән Камада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе башланды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. «Веста» үзә...


Түбәнкамалылар яңа уку елына балаларны мәктәпкә әзерләүдә ярдәм итә ала. Традиция буенча Түбән Камада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе башланды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 




«Веста» үзәгендә 500 дән артык гаилә исәптә тора. Алардан 200  гә якын бала мәктәпкә барачак. Аларның барысына да иң кирәкле әйберләрне бүләк итәргә туры киләчәк. 
Татьяна Меретьякованың биш баласы бар. Өчесе –  мәктәп укучылары. Саша беренче сыйныфка бара. Хатын-кыз балаларны ялгызы тәрбияли. Яңа уку елына 3 баланы җыю аңа җиңел түгел. Гаилә ел саен «Веста» үзәгенә мөрәҗәгать итә. Аларга мәктәп формасы, портфель, канцтовар бүләк итәләр.
Мохтаҗ гаиләләргә түбәнкамалылар да  ярдәм итә ала. «Веста» үзәгенә мәктәпкә кирәк булган әйберләрне: форма, аяк киеме, итекләр, спорт костюмнары, портфельләр, китаплар һәм канцтоварлар алып килергә мөмкин. Акция август ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ