Логотип Магариф уку
Цитата:

Уфалладан башланган игелекле хезмәт

Әңгәмәдәшем – 50 елга якын гомерен фәнни-педагогик эшчәнлеккә багышлаган «Мәгарифтәге казанышлары өчен», «Мактаулы остаз» билгеләре иясе,  педагогика фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанга...

Әңгәмәдәшем – 50 елга якын гомерен фәнни-педагогик эшчәнлеккә багышлаган «Мәгарифтәге казанышлары өчен», «Мактаулы остаз» билгеләре иясе,  педагогика фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты Чулпан Мөхәррәм кызы ХАРИСОВА.
– Чулпан ханым, Сезнең биографиягез белән танышкач, совет чорыннан барыбызга да билгеле булган «укырга һәм дә эшләргә!» дигән шигарне максат итеп алгансыз дигән фикер туды. Сезнең бүгенге көндә дүрт йөзләп фәнни-
методик хезмәтегез: программалар, монографияләр, кулланмалар, сүзлекләр, электрон дәреслекләр дөнья күргән, чит ил журналларында басылганнары да бар. Укылган лекцияләр һәм бирелгән дәресләрне санап бетергесездер...
– Безнең, совет чоры балаларының, төп шөгыле хезмәт булды: кече яшьтән үк, шул заманга хас булганча, әти-әниләрнең кул арасына кереп үстек. Абыйга ияреп, кечкенә энебезне уфалла арбасына утыртып, көненә икешәр тапкыр басудан печән алып кайту, унөч метр тирәнлектәге коедан су ташып, бакчага сибү, чүп утау кебек эшләр – шул чор өчен гадәти күренеш иде. Шуның белән бергә, китап һәм газета-журналлар белән танышып бару, радио тыңлау, мәктәптә тырышып уку, өстәвенә төрле уеннар уйнау өчен дә вакыт табылды. Үскәч башкарылган эшләргә нигез балачактан салынды дияр идем.
– Әйе, балачак, мәктәп еллары безнең күңелләрдә якты хатирәләр калдыра. Сез белем алган мәктәпнең даны республикабызда киң танылуы турында күпләр ишетеп беләләрдер дип уйлыйм.
– Чыннан да бу шулай. Кукмара районындагы данлыклы Зур Сәрдек урта мәктәбендә укып, ул чорда анда 700 гә якын бала белем алды. Мәктәпнең ачылуы шагыйрь, мәгърифәтче һәм публицист Сәгыйть Сүнчәләй исеме белән бәйле. Ул бирегә патша жандармериясенең эзәрлекләвеннән качып килә һәм берничә ел балалар укыта. Бу турыда халык язучысы М. Мәһдиев «Габдулла Тукай турында хезмәтләр» исемле китабында бик тәфсилләп яза.
Мәктәбебез бүген гимназия статусында эшли һәм үзенең элеккеге укучысы – Социалистик Хезмәт Герое, СССР Югары Совет депутаты, Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, Бөек Ватан сугышында полк улы булган, хәрби батырлыгы өчен медальләр белән бүләкләнгән Камил Фаяз улы Шакиров исемен йөртә. Татарстан Республикасының халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Кукмараның Мактаулы гражданины Газинур Морат, медицина фәннәре докторы, табиб-остеопат Васил Зыятдинов, табиб-психотерапевт Фарис Галләмов, чаңгы спорты буенча дөнья чемпионы, спорт мастеры Ания Галимуллина һәм башка бик күп шәхесләр – мәктәбебез горурлыгы. Укытучыны бөтен кеше илаһи зат итеп санаган еллар иде ул. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән, югары һөнәри осталыкка ия булган коллективны Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы, РСФСРның атказанган укытучысы Закирҗан Ибраһим улы Сабитов җитәкләде. Мәктәпнең алдынгы тәҗрибәсе Татарстан һәм СССР буенча уртаклашу мәйданчыгына әверелде. Анда төрле дәрәҗәдәге фәнни-методик конференцияләр, семинарлар еш уздырылды, Казан педагогия институты һәм университеты аспирантлары фәнни экспериментлар да үткәрә иделәр. Уку-укыту һәм тәрбия процессы саф татар телендә алып барылды. Укучылар, күрше сигезьеллык мәктәпләрдән дә килеп, интернатта яшәделәр. Китап укучылар конференцияләре, төрле тематик кичәләр, викториналар, атналыклар даими уздырылды. Тагын шунысын да әйтеп китик: узган гасырның 70 нче еллар уртасында безнең мәктәптә яшелчәчелек белән шөгыльләнгән укучылар бригадасы СССРның Мәскәүдәге Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә үз эшләренең нәтиҗәсе белән уртаклашты. Бу – мәктәп эшчәнлеген Союз күләмендә таныту иде.
– Чулпан ханым, андый актив иҗади мохиттә тәрбияләнгән күп кенә укучыларның югары белем алулары очраклы хәл түгел алайса?
– Әлбәттә, әйткәнемчә, урта белемне туган телебездә алу безгә, югары уку йортларына кергәндә, бер дә комачау итмәде. Арабызда М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында, Казан химия технология, авиация, авыл хуҗалыгы, педагогия, медицина, ветеринария институтларында, дәүләт университетында югары һөнәри белем алучылар булды. Уйлап карасаң, укытучыларыбыз безгә ныклы белем бирү белән бергә киләчәктә алачак һөнәребезгә дөрес юнәлеш тә күрсәтә алды. Бик еш истә тотыла торган «көндәшлеккә сәләтле булу» нәкъ әнә шунда күренде дә инде.
– Алай булгач, Сезнең мөгаллим һөнәрен сайлавыгызга остазларыгызның йогынтысы бик зур булган бит!
– Мин мәктәпне 1970 елда тәмамладым. Урта белем турындагы аттестатка өстәп, Мактау грамотасы белән дә бүләкләндем. Анда «Если я знаю, что знаю мало, я добьюсь того, чтобы знать больше» дип язылган иде. Укыйсы килү теләге дә бик көчле булды. Укытучыларны ихлас күңелдән хөрмәт итү, аларның эшен ярату зур этәргеч бирде. Педагогия институтының кабул итү комиссиясе тарих-филология факультетындагы татар-рус бүлегенә 217 гариза бирелүе хакында хәбәр элде, ә укырга 25 кенә кеше – бер төркем кабул ителде. Шундый зур конкурс аша үттем.
– Сез, авыл баласы, татар мәктәбеннән килеп, татар-рус бүлегенә укырга кергәнсез. Анда татар теле һәм әдәбиятыннан башка бөтен фәннәр рус телендә укытыла, лекцияләрне дә язып җитешергә кирәк. Ә бүгенге әти-әниләр, БДИ тапшырасы бар, дип, балаларын туган телләрне өйрәтүдән читләштерәләр, аларны кирәгеннән артык кайгырталар...
– Безнең якын-тирәдә бары тик татар авыллары урнашкан. Мәктәптә рус теле белән рус әдәбиятын укыйбыз, өйрәнәбез, сөйлибез. Гадәти тормышта русча сөйләшү, аралашырга өйрәнү өчен, бернинди шартлар юк. Рус теле укытучысы – сыйныф җитәкчебез Диләрә Исхак кызы Галиева һәр дәреснең берничә минутын безне төрле темаларга сөйләштерүгә багышлады. Мәктәпкә барганда ниләр күргәнбез, ял көнне ниләр эшләгәнбез, соңгы бер атнада нинди китап укыганбыз, нинди тапшыру тыңлаганбыз, ул вакытта авылда телевизор юк, дәреслектәге аерым текстларның эчтәлеген дә сөйләтә иде. Мондый эш безгә бик ошый һәм кызык була иде, аның нәтиҗәсе ике телдә дә фәнни хезмәтләр язып, фәнни дәрәҗәләргә ирешүемдә ачык күренә. Хәзерге вакытта, татар телендә сөйләшүчеләр кимеп барган чорда, шушындый эш алымын дәресләрдә куллану бер дә комачау итмәс. Россиянең бөек полководецы А.В. Суворов «Практикасыз теория үлә, теориясез практика сукырая», – дип әйткән. Шуны истә тотып, дәреслекләрдәге кагыйдәләрне өйрәтү өчен, даими рәвештә күнегүләр, биремнәр дә эшләтергә кирәк. Йә теорияне генә, йә телне гамәли яктан гына өйрәтүнең файдасы юк дәрәҗәсендә, анда чама хисе сакланырга тиеш. Сөйләм эшчәнлегенең дүрт төре дә: тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу дәресләрдә актив кулланылуга мохтаҗ булып кала бирә. Бу эш татар укучысы өчен дә, рус мәктәбе укучылары өчен дә – бик кирәкле гамәл. Телне үзләштерү шул телдә сөйләшүче халыкның, янәшәдә яшәүче күршеңнең тормыш-көнкүрешен, мәдәниятен якыннанрак, яхшылабрак өйрәнү, балаларны яхшылыкка һәм тәртипкә өйрәтү, хәтерне үстерү дигән сүз дә бит ул! «Берничә тел  белү бер йозакка яраклы берничә ачкыч кебек», – дигән бөек язучы, фәлсәфәче Вольтер. Психолингвистлар фикеренчә, балалар 7 яшькә кадәр телләрне бик тиз өйрәнә. Шуңа күрә мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый. Бүгенге әти-әниләргә әйтәсе килгәнем шул: «яшьтән өйрәнгән – ташка язган кебек, олыгайгач өйрәнгән – комга язган кебек».
– Чулпан ханым, югары филологик белем алу өчен, студент әдәбиятка тулысынча «чумып» диярлек укырга тиеш, әле татар теле белән рус телләрен дә фәнни дәрәҗәдә үзләштерергә кирәк.
– Әйе, без татар, рус һәм чит ил әдәбиятын ныклап өйрәндек. Алардан башка күптөрле иҗтимагый фәннәр – КПСС тарихы, философия, политэкономия, атеизм, фәнни коммунизм буенча «тау хәтле» өстәмә чыганакларны конспектлаштырдык. Нәкъ менә студент елларында ук «Совет мәктәбе»н, аннары «Мәгариф» журналын алдыра башладым. Аның чыга башлавына 110 ел үтеп китсә дә, ул һәрвакыт заман белән бергә атлый торган фәнни-педагогик басма булып кала бирә. Жур-
нал – өлкән буын укытучылары өчен алдынгы тәҗрибә белән танышу һәм уртаклашу мәйданы, яшь һәм урта буын өчен белемнәрен камилләштерү, үстерү урыны да. Ун елдан артык мин «Мәгариф» журналы редколлегиясе әгъзасы булдым.
– Чулпан Мөхәррәмовна, Сез хезмәт юлыгызны мәктәптә укытучы булып эшләүдән башлагансыз. Аннары дүрт дистә елдан артык педагогия университетында һәм федераль университетта укыттыгыз.
– Әйе, башта кызыл дипломлы яшь белгеч буларак, туган авылымда дүрт ел рус теле һәм әдәбияты укытучысы, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләдем. Кияүгә чыккач, Казанга күчәргә туры килде. Мәктәптә эшләү тәҗрибәсе миңа гомер буе ныклы терәк булды дисәм дә ярый, чөнки педагогик коллектив эчендә яшәү, партия, профсоюз һәм комсомол юнәлешләрендәге җәмәгать эшләрендә актив катнашу яшь белгечне чыныктыра, ул анда чын мәгънәсендә тормыш тәҗрибәсе туплый. Башта мәктәптәге, аннан соң вуздагы остазларым үз эшләренең остасы иде. Монда бер мисал да китереп узасы килә.
Безнең кафедрада Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград дәүләт университетының көнчыгыш факультетын тәмамлаган, Казанга кайтып диссертация яклаган, филология фәннәре кандидаты, доцент Зөһрә Мәҗит кызы Вәлиуллина эшләде. Ул лаеклы ялга киткәч, «Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе» фәнен миңа дәвам итәргә куштылар һәм мин аны 30 елдан артык укыттым. Шушы еллар эчендә татар мәктәпләре, рус мәктәпләренең татар укучыларына белем бирү өчен, урта мәктәп программалары, 1–11 нче сыйныфларга берничә төрле дәреслек серияләрен төзүдә катнаштым. Барлыгы 40 төрле
дәреслек!
– Сезнең фәнни-педагогик эшчәнлегегез 50 елга якын дәвам итә. Чулпан ханым, күп кенә хезмәтләрегез ирегез – Россиянең югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе һәм атказанган укытучысы Фираз Фахраз улы Харисов белән автордашлыкта язылган. Ул – киң җәмәгатьчелеккә билгеле шәхес, безнең журналга да еш кына мәкаләләр яза.
– Әйе, бу – безнең гаилә өчен гадәти хәл дияргә була. Фираз – татар телен укыту методикасы тарихында беренче докторлык диссертациясен яклаган галим. Ул –
хәзер КФУның татар теле белеме кафедрасы профессоры. Фәнни-методик хезмәтләребезнең шактый өлеше бергә язылды. Татар телен башка милләт вәкилләренә өйрәтүгә багышланган кайбер китапларыбызны гына санап китәсем килә: бик күп мәктәп дәреслекләре һәм кулланмалар, 4 мультимедиа дискы, рәсемле татарча-русча сүзлекләр. «Сүзләр һәм җөмләләр дөньясында»; «Татарча да яхшы бел...» кебек китапларыбыз чыкты.
– Соңгы елларда укучыларның һәм гомумән яшьләрнең туган телгә карата булган игътибары шактый кимеде.
– Кызганыч, бу чыннан да шулай. Әлбәттә, моңа рус теленең йогынтысы да бик зур. Балалар туган телендә аралашуны, шул телдә сөйләшүне гаиләдә ишетеп үсә икән, билгеле, телебез дә үзенең сафлыгын саклар иде. 2020 елларга кадәр телебезне татарча белүчеләр һәм белмәүчеләр, аерым төркемнәрдә укып, төрле конкурс һәм олимпиадаларда катнашып, үзләренең сәләтләрен, мөмкинлекләрен, үзләштергән белемнәрен даими рәвештә күрсәтеп килделәр. Бу уңай күренешне берничек тә инкяр итеп булмый. Ләкин соңгы елларда илебездә ана телләренә карата булган яңа мөнәсәбәт аларны саклау һәм үстерүгә тискәре йогынты ясады (кайбер мәгълүматлар буенча, 2000 елда татар телен 81% укучы өйрәнгән булса, егерме елдан соң бу күрсәткеч 62% ка калган): татар телен укытуны әти-әниләр ризалыгы белән оештыру яшь буынның үз теленә карата булган карашын яхшы якка үзгәртмәде һәм, болай дәвам итсә үзгәртмәячәк тә. Шулай ук укыту программаларында сәгать саны кыскару да укыту-тәрбия эшен тиешенчә оештырырга ирек бирми.
– Бу мәсьәлә югары уку йортларына да кагылды шул.
– Әйе, 2010 елларда Россиядә югары уку йортларын берләштерү милли телләрне саклау һәм үстерүгә шактый тискәре йогынты ясады. Милли республика вузларында ана теле һәм әдәбияты белгечлегенә кабул итү, укытучылар әзерләү, шуңа бәйле рәвештә аларның саны да шактый кимеде. Шул ук вакытта Мордовия педагогия университетында бу белгечлек буенча кадрлар әзерләү дәвам итә. Без моны анда 15 ел буе эшләү тәҗрибәбездән чыгып әйтә алабыз.

– Чулпан ханым, бүгенге чорда телебезне укытуда яшәп килгән кыенлыкларның кайберләренә тукталыйк әле.
– Хәзерге вакытта татарча сөйләшә белгән укучыларны аерым төркемнәргә бүлеп укыту мөмкинлеге шактый кимеде. Мәсәлән, безгә таныш бер татар гаиләсендә барысы да – оныклары да – саф татарча сөйләшә, 3 – 4 исемдә татарча газета-журналлар алдыралар. Мәктәптә, татар төркеме җыелмый дип, оныкларын русча гына аралашкан, татарча аңламый торган балалар белән бергә укыталар. Бу хәл алга таба да шулай дәвам итсә, нинди нәтиҗә көтеләчәге ап-ачык күренә. Әгәр алдагы елларда, татар теле татарча белүче укучыларга да «Исәнме!» «Син кем?» «Минем исемем ...» кебек формаль фразалар белән һәм русча сөйләшүчеләр кушып укытылса, телебезнең аралашу коралы булып кала алуы бик шикләндерә. Бу мәсьәләдә безгә, мәгърифәтле халыкка, битарафлык күрсәтергә һич кенә дә ярамый! Шулай да ата-аналар арасында
тиешле дәрәҗәдә аңлату эшләре алып барылса, укытучылар, оптимизмны югалтмыйча, алдынгы технологияләрне көндәлек эшләрендә актив кулланса, хәл күпмедер дәрәҗәдә уңай якка үзгәрер, дигән өметтә каласы килә.
– Телдәге авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтмәү, татарча җөмләләр төзегәндә, сүз тәртибен бозу кебек җитешсезлекләр дә еш очрый.
– Телнең чүпләнүенә, аның әйтелеш нормалары бозылуга без дә бик борчылабыз. Шуңа да рус телендә сөйләшүчеләрне татарча әйтелешкә өйрәтүгә багышланган хезмәтләребез аерым урын алып тора. Әлеге эшчәнлек педагогика фәннәре докторы, профессор Лия Закир кызы Шакирова җитәкчелегендә якланган кандидатлык диссертациясеннән башланды. Алар арасында «Обучение татарскому произношению в русской школе», «Теория и практика обучения произношению в русскоязычных школах (начальный этап)», «Татарча әйтелешкә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре» исемле моногра-
фияләр дә бар.
– Бүгенге чынбарлыкка килеп җиткәнбез икән, Чулпан ханым, үзегезнең балаларыгыз, оныкларыгызның туган тел белән дуслыклары ничек?
– Бу яктан без, шөкер, тыныч дип әйтер идем. Беренчедән, улыбыз Илшат белән кызыбыз Гөлшат, Казанның 7 нче рус гимназиясен тәмамласалар да, саф татарча сөйләшеп, татарча китаплар укып, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар алып үстеләр. Гимназия-
дән инглиз телендә сөйләшергә өйрәнеп чыктылар. Рус һәм инглиз телләрен белү туган телдә сөйләшергә, туган телне белү рус һәм инглиз телләрендә аралашырга һич кенә дә комачау итми аларга. Үзләре сайлаган белгечлекләр буенча Мәскәү дәүләт университетында аспирантурада укыган улыбыз – икътисад фәннәре кандидаты. Кызыбыз – психология фәннәре кандидаты, КФУ доценты. Гөлшат, халыкара конференцияләрдә еш катнашып, инглиз телендә чыгышлар ясый, секцияләр эшенә җитәкчелек итә. Инде үзләренең гаиләләрендә оныкларыбызның теле туган телдә ачылды. Мәрьям, Әмир һәм Кәрим, чит илдә туып яшәүләренә карамастан, үзара һәм безнең белән телебезне бозмыйча ана телендә аралашалар, Гайшә белән Йосыф балалар бакчасына йөргәндә үк, «Татар кызы», «Татар малае» конкурсларында призлы урыннарга ия булдылар. Хәзер алар – Казандагы 80 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфы укучылары. Шикләнмим, балаларның туган телне белүе әти-әнисенең яшәү рәвешенә, үз теленә мөнәсәбәтенә турыдан-туры бәйле. Проблеманың башы менә шунда, дип уйлыйм.
Чулпан Харисова авторлыгында чыккан китаплар:
«Хәзерге татар әдәби теле морфологиясеннән лекцияләр»; «Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар»; «Татар теле. Морфология» – югары уку йортлары өчен дәреслек; «Татар теле: морфемика, сүз ясалышы, морфология» – югары уку йорты студентлары өчен дәреслекләр һәм кулланмалар. Абитуриентлар һәм студентлар өчен «Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар» китабында тел берәмлекләренә фонетик, лексик, морфемик, морфологик һәм синтаксик анализ үрнәкләре белән бергә аларга лингвометодик аңлатмалар да бирелә. «Татар теле: Анализ үрнәкләре»; «Татарский язык. Справочник»; шулай ук 9–11 нче сыйныфлар өчен өч кисәктән торган «Татар теле: олимпиадага әзерләнү».

Әңгәмәдәш – Альберт САБИР


Юлия Калинина фотолары


 

Юбилеегыз белән, Чулпан ханым!


Журналыбызның иң актив авторларының берсе, озак вакытлар басмабызның редколлегия әгъзасы булган туры сүзле, үткен каләмле, тынгысыз җанлы галим-мөгаллимә, педагогия фәннәре докторы, Казан педагогика университеты профессоры, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган укытучысы, 50 елга якын гомерен фәнни-педагогик эшчәнлеккә багышлаган Чулпан Мөхәррәм кызы Харисова март аенда үзенең олы юбилеен билгеләп үтә.


«Мәгариф» журналының күпсанлы укучылары исеменнән аны гомер бәйрәме белән ихлас тәбрик итәбез.
Чулпан ханым, Сезгә, күңел көрлеге, саулык-сәламәтлек, гаилә тигезлеге, ирегез Фираз Фахраз улы канаты астында, балаларыгыз һәм оныкларыгыз белән гөрләшеп гомер кичерүегезне теләп калабыз. Киләчәктә дә милли мәгарифне үстерү өлкәсендә фәнни эзләнүләрегез белән һәммәбезне дә куандырып яшәгез. Гомер юлыгыз озын, ныклы булсын, юбилеегыз белән, Чулпан ханым!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ