Логотип Магариф уку
Цитата:

Украинадан  әйләнеп кайткан Наил Рәкыйпов: «Волонтёрлык– йөрәк эше»

Гадәт буенча, 5  декабрьдә, Волонтёрлар көне уңаеннан, Татарстанның «Яшь гвардия» оешмасы «Безнең заман герое»  җәмәгать премиясенең яңа лауреатларын билгели. Анда, белгәнебезчә,  көтел...

Гадәт буенча, 5  декабрьдә, Волонтёрлар көне уңаеннан, Татарстанның «Яшь гвардия» оешмасы «Безнең заман герое»  җәмәгать премиясенең яңа лауреатларын билгели. Анда, белгәнебезчә,  көтелмәгән хәлләрдә гомерләрен куркыныч астына куеп батырлык  кылган замандашларыбызны бүләклиләр. Быел  махсус хәрби операция вакытында ДНР  һәм ЛНР гражданнарына ярдәм иткән, шулай ук Татарстанда Донбасста яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыюны оештырган  волонтёрлар да махсус призлар алачак.
«Безнең заман герое» –  авыр чакта үзенең какшамас   көчле кешелеклелек позициясен күрсәтүчеләр турындагы проект. Премия форматында ул 2016 елдан бирле чынга ашырылып килә. Узган ел, әйтик, «Безнең заман герое» билгесе белән 18 яшьтән узган 26 татарстанлы, «Яшь герой» билгесе белән республиканың әлеге яшькә кадәрге  11 мәктәп укучысы бүләкләнде. 2020 елда исә,  гомерләрен аямыйча, ковидлы зонада эшләгән волонтёрлар һәм медицина хезмәткәрләре аерым номинацияләрдә тәбрикләнгән иде.
Безгә өлкәннәр белән балаларның бер проектта   бәяләнүе, бер үк тантанада бүләкләнүе  аеруча әһәмиятле, чөнки  батырлыкның һәм батырларның кечесе-зурысы,  яше-карты юк, алар – бер бизмәндә, чөнки барысы да әлеге адымга бер уй, бер максат –кыюлык һәм авыр хәлдәге кешегә ярдәм итү  нияте белән барган.
ЯХШЫЛЫК ИЯСЕ
Наил Рәкыйповны безгә  «Яшь гвардия» оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов тәкъдим итте.
–  Наил – «Бердәм Россиянең Яшь гвардия» оешмасы  активисты, Татарстан Яшьләр хөкүмәте рәисенең сәнәгать һәм сәүдә буенча киңәшчесе.  Безнең иң актив, иң фидакяр волонтёрыбыз. Әле яңа гына  бер төркем фикердәшләре белән бергә Украинаның Мариуполь  шәһәренә гуманитар ярдәм илтә барды. Үзе –   Казандагы С. П. Горбунов  исемендәге авиация  заводында  иң яшь, алдынгы фикерле инженер-конструктор. Сөйләшегез әле  шул егет белән, – диде  ул.
Наил белән аның буш вакыты  булуга,   җомга көн кичендә Декабристлар урамында очраштык. Мондый чакта геройның эчке дөньясын ачу өчен  аның  яраткан шөгыле белән кызыксынудан да яхшысы юк иде.  Мин дә шулай иттем.
– Наил, волонтёр булып китүеңә нәрсә сәбәп булды?– дидем, аңа сүзне кыскарак тотып.
–  Уемда да юк иде, – дип сөйләп китте Наил. – Әнием авырып киткәч, табиблар аңа кан кирәклеген әйтте. Канымның әниемә килешү-килешмәвен уйлап тормыйча, шундук ризалык бирдем. Бәхеткә, минем кан әнигә ярады. Шунда   мин хастаханәләрдә кешеләрнең кан бирүен көтеп яткан бик күп авырулар барлыгын күрдем һәм,  бер ел узуга, кан тапшыру үзәгенә әйләнеп килдем.  Менә ун елга якын инде   җәмәгать башлангычында кан тапшырам. Анда беренче тапкыр кан бирүче волонтёрларны күрдем, шунда таныштым, өйгә кайткач,  кемнәр булуы турында  китаплар укыдым. Һәм аларның изгелек кылучы җаннар икәнен, ә волонтёрлыкның йөрәк эше булуын белдем. Мин гел шулай: башта  эшлим, аннары ул эш  белән кызыксына башлыйм. Волонтёрлар, гадәттә,  тормыш авырайгач калкып чыга.  Күзгә-башка чалынып йөрмиләр. Яхшылыкның ишәюе, аның йөрәкләрдә яшәве  өчен яхшылык кылучыларның күп булуы  кирәк. Волонтёрлар сафына басуыма да менә шундый уйлар этәргеч бирде.
СЕР КАПЧЫГЫ
28 яшьлек өйләнмәгән егетнең Россиянең зур авиация заводында конструктор булып эшләве минем өчен  гаҗәбрәк иде. Гадәттә, авиация белгечләре мондый исемгә өлкәнрәк яшькә җиткәч, авиация өлкәсендә ниндидер казанышларга ирешкәч лаек була.  Чираттагы соравымны да шул фикеремнән чыгып бирдем.
– Һөнәрегез бик җитди – самолётлар конструкторы. Авиаторлыкка  әтиегез үрнәге этәргеч бирдеме әллә?
– Юк шул.  Әтием Нурулла – шофёр, әнием Энҗе  мәктәптә  сак хезмәтендә эшләде. Нәни чакта күктә самолёт күргәч, әтигә: «Минем дә очучы буласым, биектә очасым килә», – дигән идем. Шул сүзем гел исемдә йөрде. 2012 елда Чаллыда 24 нче урта мәктәпне тәмамлагач, Мәскәүдәге авиация технологиясе институтының технология факультетына (МАТИ) укырга кердем. Активлыгым бар иде, хәтта берьюлы ике институтның (МАТИ+ МАИ) берләштерелгән студсовет рәисе булып эшләдем. Авиация турында күп фәнни китаплар  укыдым, зур галимнәр белән  аралаштым. Минем бөтен  хезмәтләрем самолёт металлы  технологиясе турында иде.  Укуны тәмамлагач, туган җиреңдә канат җәй, дип Казан авиация заводына юлладылар.  Җыю цехында 7–8  ай эшләгәннән соң, 2018 елда бер төркем белгечләр минем белән әңгәмә уздыргач, конструктор итеп билгеләндем. Ә авиация өлкәсендәге  уңышларым сер булып калсын.
Наил Нурулла улы,  эше шундый җитди булуга карамастан, Казанда яши башлагач та, волонтёрлык эшен ташламый.  Әмма аның үзенә фикердәшләр табып, алар белән бер юнәлештә эшлисе килә. Алдынгы фикерле хәзерге заман яшьләре тупланган «Яшь гвардия» оешмасын ул әнә шундый өметләр белән эзләп таба.   Яңа соравымны да шуңа басым ясап бирдем.
– Мәскәүдәге  волонтёрларның һәркайсы  нинди дә булса эшкуарлык төре белән шөгыльләнә. Арада эре бизнесменнар да очрый. Алардан күреп, мин дә  татлы мамык, тәмле сулар предприятиесе ачып җибәрдем.  Шунсыз мөмкин түгел иде, чөнки кемнәргәдер ярдәм итү өчен акча да  кирәк. Югыйсә коры хезмәт хакың белән генә мондый эшне тартып барып булмый.  Бу бизнесымны Казанга кайткач та дәвам иттем. Әнә шулай бераз акча туплап, тормыш авырлыгын сизгән  ялгыз яшәүче  өлкәннәргә, ятим балаларга хәл кадәренчә ярдәм итәргә керештем. Картларга беренче чиратта  дарулар, азык-төлек кирәк. Бәйрәмнәрдә котларга онытмасаң, аларның күңеле  яшәреп китә. Балалар аеруча татлы ризыклар ярата. Яңа елда Кыш бабайдан өс-баш, спорт киемнәре, велосипед, самокат, ноутбук, мобиль телефон  кебек бүләкләр алып киләм.
– Ничек барысына да өлгерәсез? Болар барысы да төп эшләрдән соң башкарыла бит, –  дип, Наилнең эш вакыты белән дә кызыксындым.
– Иртәнге алтыда мин төп  хезмәт урынында инде, – диде егет. – Заманның нинди икәнен чамалыйсыз, эш күп. Өйгә кичке унда гына кайтам. Кечкенәдән вакытымны шулай рациональ файдаланырга өйрәндем. Сездән соң  миңа шәхси предприятиемә барып, андагы проблемаларны хәл итәргә кирәк. «Яшь гвардия»нең  «Без бергә» гуманитар штабында ДНР һәм ЛНРга чираттагы товарлар илтү турында сөйләшәсе бар.   Берничә партия машиналар олавын  ДНРга да озаттык инде.
Мине бик тә аның сугыш уты кайнаган Украинага барып чыгуы кызыксындыра иде.
– Мариупольгә ничек курыкмыйча барырга җөрьәт иттегез? – дидем, аңа арадагы билгесезлекләрне ачу өчен.
– Ул – минем үз фикерем. Белгәнегезчә, Мариуполь– сугыш узган  иң кайнар урыннарның берсе. Бу хакта иптәшләремә әйттем. Әмма алар сәфәр чыгудан баш тартты. Шикләнделәр, ахры.  Аннары анда барачагымны әтигә  белгердем. Үзем дә кат-кат уйландым. Соңыннан тәвәккәлләргә булдым, чөнки бүген Украинадагы  халык ярдәмгә мохтаҗ, алар – ятим, алар– яралы.  Миңа Руслан Шиһабетдинов ярдәм итте. Берничә машина кирәк-яраклар төяп, Мәскәүгә кузгалдым.  Күбрәк эчке җылы кием, азык-төлек, баллы су алдым,  татлы су авыртуны баса, диделәр. Мәскәүдә яшәүче дусларым белән элемтәм бар иде. Миңа  алар да кушылды.
СУГЫШ – ХӘСРӘТ ДӨНЬЯСЫ
Безнең Казанда бер-беребезгә үпкә тотып йөрүләр, акча юклыктан зарланулар, сугыш белән чагыштырганда  матур әкият кенә икән. Безне Сергей исемле җирле волонтёр каршы алды.   Палаткалар корганнан соң, өч дустым  белән Сергейга ияреп,    Мәдәният йортына киттем. Шәһәрдә ут юк, дөм караңгы, ярый әле шәмнәр, батарея фонарьлары алган идек. Йорт подвалы ишелеп, 300 кеше аста басылып калган. Исән чыккан яралыларга  санитарлар кирәк иде. Җирле штабта бер табиб табылды. Аның да сугышка китәсе бар икән. Бик үтенеп сорагач, ул миңа яраларны юарга һәм бәйләргә,   тәннән снаряд кыйпылчыкларын чүпләргә өйрәтте. Ул китеп баргач, үземә бер-ике ярдәмче табып, яралыларга булыша башладым. Кемнең яралы күкрәген, кемнең җилкәсен бәйләргә керештек. Менә шулай төне буе яралыларга ярдәм иттек.  Аннары дусларым белән  якын арада урнашкан авылга бардык.  Бу авыл дошманнарга   ярдәм иткән,  диләр. Урамда берән-сәрән генә кешеләр очрый. Аларның кайсы дошман, кайсы  дус булуын чамалап  булмый. Без киноларда дошманны фашист киеменнән күреп өйрәнгән, ә монда синең белән сөйләшеп торган гап-гади  кеше сине юкка чыгарырга мөмкин.  Мариупольдә айга якын тордык. Фильтровкада халык арасына яшеренгән дошманнарны ачыкларга ярдәм иттек. Көннең төн, төннең көн икәнлеген аеруы кыен иде. Бөтен тирә-юнь шаулый.  Дүрт тапкыр авырдым. Анда чирләү генә түгел, акылдан да шашарга мөмкин.  Килгәндә
82 кг идем, Казанга кайтканда 64 кг га калганмын.  Чал Казанымны, имин Татарстанымны  сагынып кайттым. Сезгә барысын да сөйли алмыйм. Шуны гына әйтә алам: беркемгә дә сугыш күрергә язмасын!
Наил каядыр төбәлгән дә сөйли дә сөйли. Аңа  карыйм да тетрәп куям: ул  янында мин барлыгын да тоймый хәтта. Уйламыйча, күңеленә килгәнен сөйли. Аңа карагач, сугыш шомы үземнең йөрәгемә дә үтеп кергәндәй булды, куркыныч булып китте.
Шунда гына мин волонтёрларның   яхшылыкны ишәйтергә  алынган кешеләр икәнлеген аңладым. Аң булыйк бу сүзләргә!

Ирек НИГЪМӘТИ


Фотолар Наил РӘКЫЙПОВ архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ