Логотип Магариф уку
Цитата:

Галимә Наилә Хәйруллинаның юбилее

Укытучы – киләчәк буынга нигез салучы ул. Укытучы һөнәрен иң кыен һәм җаваплы хезмәтләрнең берсе дип саныйм чөнки киләчәк буынны илгә-көнгә файдалы итеп тәрбияләү укытучы кулында бит. Сүзем – бу көннә...

Укытучы – киләчәк буынга нигез салучы ул. Укытучы һөнәрен иң кыен һәм җаваплы хезмәтләрнең берсе дип саныйм чөнки киләчәк буынны илгә-көнгә файдалы итеп тәрбияләү укытучы кулында бит. Сүзем – бу көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтүче, бар гомерен мәгариф һәм фән өлкәсенә багышлаган, ихтирамга лаек шәхесләрнең берсе – Наилә Мостафа кызы Хәйруллина турында.
Наилә ханым Хәйруллина – тумышы белән Казан кызы. Ул педагог һөнәренә башкалабызның 28 нче урта мәктәбендә укыган елларыннан ук гашыйк була. Ул үз максатына ирешү өчен, мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының география-биология бүлегенә укырга керә. Бишенче курска күчкәч, аны Питрәч районының Ленино-Кокушкино мәктәбенә география һәм биология укытырга җибәрәләр. Эшләү дәверендә шактый тәҗрибә туплый ул. Активлыгын, хезмәт сөючәнлеген истә тотып, Наилә Мостафа кызын Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтына (ТИУУ) география бүлеген җитәкләргә алалар. Һәм ул яңа вазифага – педагогик эшчәнлеккә баштанаяк кереп чума...
Фән юлыннан алга китүен максат итеп, 1980 елда Казан дәүләт педагогия институтының география-табигать фәннәре факультетының география кафедрасына кабул итәләр. Наилә Хәйруллинаның тырышлыгы бушка китми. Якуб Ханбиков җитәкчелегендә «Революциягә кадәрге чорда татар мәктәпләре өчен уку-укыту әдәбиятының үсеше» дигән темага фәнни диссертацияне уңышлы рәвештә яклый. Нәтиҗәдә, педагогика фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.
Наилә Хәйруллина – күпсанлы дәреслек, методик әсбаплар һәм мәкаләләр авторы. Ул бүгенге студентның иртәгәгә мәктәптә белем һәм тәрбия бирәчәген күздә тотып эш итә. Үз хезмәтләрендә Татарстан географиясен өйрәнүгә зур әһәмият бирә.
Институтта-университетта эшләгән елларында Наилә ханым белән студентларны ерак комплекслы практикаларга җитәкче буларак Россиянең һәм элеккеге Советлар Союзының төрле төбәкләренә алып бардык.
Хезмәттәге нәтиҗәләре өчен Наилә ханым Хәйруллина Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Мөхтәрәм хезмәттәшебезне олуг юбилее белән ихлас күңелебездән тәбрик итәбез. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, тормышында зур иҗади уңышларга ирешүен теләп калабыз. Тормыш юлыгыз үзегез теләгәнчә матур һәм көйле барсын! Юбилеегыз мөбарәк булсын, Наилә ханым! Бәхетле булыгыз!
Габделбәр ХАҖИЕВ, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Татарстанның атказанган укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ