Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар «Ачык университетта» укый

Татарстан укытучылары «Ачык университет» проектында катнашып, таныклык алалар. Матбугат конференциясендә проектның шартлары,  төп үзенчәлекләре ачыкланды. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария...

Татарстан укытучылары «Ачык университет» проектында катнашып, таныклык алалар. Матбугат конференциясендә проектның шартлары,  төп үзенчәлекләре ачыкланды. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова, проект җитәкчесе Айрат Файзрахманов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов һәм портал эшкәртүчесе Райнур Хасанов проект турында сөйләделәр.
Проект үзенең юлын 2015 елда башлап җибәргән «Акыл фабрикасы» проектыннан башлап китте. «Ачык университет» проекты «Акыл фабрикасында»  иҗтимагый оешмалар кулланмаган технологияләрне кулланып, күп кенә яңача белем бирү ысулларын туплап  тормышка ашырылды.
Хәзерге вакытта «Ачык университет» зур ихтыяҗга ия. Проект үз эченә онлайн рәвешендә әлеге көндә ике тулаем проект тәкъдим итә. Беренче проект татар мәдәниятенә багышланган булса, икенчесе татар тарихы темасын ачыклый. Татар тарихына бик күп игътибар бирелгән. Һәр лекциядән соң  укучылардан тема буенча тестларны мәҗбүри сыйфатта үтүләре сорала. Лекцияләрне танылган Казан федераль университетының профессорлары укый. Лекцияләрнең 90 проценты татар телендә генә бирелә, бу проектның үзенчәлеге булып тора.
Лекцияләрне башта офлайн, ягьни йөреп-китү рәвешендә ачканнар, әмма катнашучы укытучыларның дәресләрне онлайн рәвештә сайтка урнаштыруны сорап мөрәҗәгать итүләреннән соң проект онлайн режимга күчкән. «Ачык университет»та республикабызның төрле районнарында яшәүче укытучылар һәм укучылар  катнаша. Алар сайтның иң актив кулланучылары дип әйтергә дә була.
«Ачык университет» проекты шунысы белән куандыра,  катнашучыларга карата төгәл яшь лимиты куелмаган. Проектта балалар, яшүсмерләр, хәтта олы яшьтә булган кешеләр дә катнаша ала. «Университетны» уңышлы  тәмамлаучыларга дәүләт тарафыннан таныла торган таныклыклар бирелә.
Проектның киләчәге зур булачак дип исәпләнә.  «Ачык университет» бер ай дәверендә бара һәм атна эчендә ике тапкыр керә. Лекцияләр нигездә кич белән үткәрелә. Әлбәттә, «Ачык университет» белем алучыларны көтеп кала!
Кадрия ХӘЛИМОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ