«Улым, ни хәл?» – дип кенә сораса… 

Уйга килмәгән кешең белән очрашасың килсә, юлга чык икән. Юл – менә дигән күрешү урыны. Казанның Компрессорлар заводы янында пошынмый гына Арча ягына кайтучы машина көтеп торганда, кемдер исемем белән дәште. Тавыш килгән якта, юл читенә туктаткан җиңел машинасыннан чыгып, 35 яшь-ләрдәге кара тутлы бер ир-ат миңа таба карап елмаеп тора иде. Йөзендә таныш чалымнар абайларга тырышсам да, нишләптер, мин аны танымадым.

– Октябрь мин, Ирек абый, исәнме! Син мине танымый да торгансыңдыр инде. Дөбъяз ягына юл тотсаң, утыр әйдә, – диде ул һәм, каршыма килеп, күрешергә кулларын сузды. Хәтер җепләрен сүтә-сүтә, мин аның кулларын кыстым. Октябрь, Октябрь… Бик таныш бит миңа бу исем. Туктале, Чишмәледән Фирдәвес апа улы Әктәбәр түгелме соң бу? 

– Син исәнмени, егеткәй? Югалды дигәннәр иде бит сине. Кая юл тотасың, кайда торасың? – дигәндәй…

– Әйе, Әктәбәр – мин ул, – дип сөйләп китте рульдәге юлдашым, кузгалып киткәч. – Сине күптәннән күрәсем, эчемне бушатасым килеп йөри идем, Ходай үзе очраштырды. Безнең Чишмәле мәктәбенә килүегез истә калган. Әниең Фәймә апа да, Чишмәлегә килсә, авылдашы итеп әнинең хәлен белергә керә иде. Авылда Әктәбәр дип йөрттеләр, хәзер мин Октябрь түгел, Тимер исемле. Бу заманда тимер булмыйча яшәү мөмкин түгел. «Тимер тапкан тилмермәс», – ди халык та.

– Үткәннәреңне узган гасырда калдырдың алайса, – дидем Әктәбәргә аның хәтер ташын кыздырган кебек. –
Алай буламы соң ул?

– Була икән, Ирек абый, – диде Тимер, тынычлап сөйләшергә теләгәннәнме, машина тизлеген дә киметә төште. – Мин сиңа бөтенесен яшерми сөйлим, яме.

Зинадан туган

– Бөтен бәхетсезлегем үткәннәрдә минем. Тумыштан әтием булмады. Мин зинадан туган дигән исем күтәреп үстем. Яшьтиләрем моны миңа адым саен искә төшереп тордылар, ачулары килсә, гел: «Зинадан туган!» – дип кычкыралар иде. Ай, авыр иде миңа ул сүзне ишетү! Андый чакларда ярылса, җир тишегенә кереп китәргә риза идем. Атасыз туганыма ни гаебем бар иде соң минем?

Тимернең күңеле тулып киттеме – беркавым сүзсез барды. Мин дә уйларга бирелдем. Әнидән Фирдәвес апаның дәү әнисе янында, үз эченә йомылып, бик юаш кыз булып үсүен ишеткәнем бар иде.

– Әни ирсез бала табуына бик борчылып яшәде, – дип дәвам итте Тимер. – Алар әти тиешле Нури абый белән яратышып йөргәннәр. Егет аңа өйләнергә сүз биргән. Бәбигә дә аның вәгъдәләренә ышанып узган ул, ташламас дип уйлаган. Әмма Нуриның әти-
әниләре әнине килен итүне башларына да китерми. Үзләренең дә өй тулы бала-чага. Улларының уеннан уймак чыгаруын егет чакның бер шуклыгы итеп кенә караганнармы – белмим, әмма шунысы гына тәгаен билгеле: Нури абый шул вакыттан соң безнең өйдән эзен суыткан, йөкле әни язмышы белән бергә-бер калган.

Тимер тагын тынып калды. Аңа әнисен түбәнлеккә төшергән еллар турында сөйләве бик кыен иде. Әмма аны аклап әйтергә теләгән сүзләренең еллар буе йөрәгенә җыелып барганлыгы әллә каян сизелеп тора. Әйтерсең, ул бу сүзләрне миңа түгел, хөкем залына сөйли иде.

– Беләсеңме, әни миңа ни өчен Октябрь дип исем кушкан? – дип көлеп куйды Тимер. – Әлифба китабыннан алган ул аны. Анда: «Октябрьдә туганнарның Ленин була бабасы», – дигән халык җыры булган. Җитмәсә, тууым да шул айда. Исемем мине баштарак күп яманлыклардан саклап калды. Башлангыч сыйныф укытучым Фәния апа миңа: «Октябрь, синең исемең даһи Ленин белән бәйләнгән, шуңа күрә син һәр җирдә үрнәк булырга тиеш», – дип гел әйтеп тора иде. Мин аңа ышандым. Тырышып укыдым. Дүртенче сыйныфны тәмамлаганчы, «4»ле, «5»ле билгеләре генә алдым. Әни дә минем яхшы укуыма шатланып бетә алмады. Яз килгән саен, сыерчыкларны яңа оялар белән каршыладым. Ә ояларны хезмәт дәресләрендә үзебез ясый идек.

Авылның үз кануны

Әмма мәктәп – үз, авыл үз кануннары буенча яши. Фирдәвес апа фермада терлек караучы булып, тормышыннан канәгать кенә эшләп йөргәндә, тирләгән килеш үтәли җилдә торып, үпкәсенә салкын тидерә. Хәтта сулыш алуы кыенлаша. Фермадагы эшеннән китәргә, абзарындагы сыер-сарыкны бетерергә мәҗбүр була. Тавыкка гына калгач, өйдә ашау ягы да такырая. Әнисенең үзенә карата игътибары кимүеннән файдаланып, малай әтиле яшьтәшләре белән ферма янындагы салам эскертләрендә качышлы уйнаргә ияләшә. Уйнап арыганнан соң, дуслары аны терлекләр өчен пешерелгән кайнар бәрәңге белән сыйлый, кайсыдыр икмәк, тоз бирә, олыракларыннан берсе тәмәке чыгара. Әнә шулай Әктәбәр әнисеннән качып, тәмәке тартырга өйрәнә.

– Беләсеңме, Ирек абый, алар минем тәртипле булуымнан көнләшәләр иде, – дип сөйләп китте Тимер балачагы турында. – Күрәмсең, аларга әниләре: «Әнә, Әктәбәр, атасыз булса да, яхшы укый, кичен сезнең кебек тәртип бозып урамда йөрми», – дия торган булгандыр. Бу хакта малайлар үзләре дә, ындыр артында утырганда, ачыктан-ачык әйтәләр иде. «Син тәмәке тарткач, безгә тыныч. Хәзер менә әниләргә Әктәбәр дә тарта дип әйтергә сәбәп бар, акчаң булмаса, үзебез алып бирәбез, син тарт кына», – дип сөйләнәләр. Мәктәпкә үзләре белән алып килгән ризыкларын чыгарып күрсәтәләр дә: «Хәзер математикадан контрольный. Сәрия апага дәрес алып барырга комачаула, безнең сүзне тыңласаң, менә бу итле бәлешләр сиңа була», – диләр. Ә минем кичәдән бирле бер валчык икмәк капмаганымны Сәрия апа каян белсен? «Ит» дигәч, авызымнан сулар килә иде. Сәрия апа тактага яза башлау белән, мин кесәдәге борчакларны тактага сибәм. Укытучыбыз безгә борылып карый да тагын язарга керешә. Мин янә учлап борчак ыргытам. Нәтиҗәдә, Сәрия апа дәрестән елап чыгып китә иде. Әкренләп мин яхшы укучыдан «3»легә, «2»легә сөйрәлүче, тәртипсез, ялкау малайга әйләнеп калдым.

Ялкаулыкка гына чыкса – бер хәл, Әктәбәр хулиганлыкның соңгы чигенә җитә – тәнәфес вакытларында сыйныфташларының букчаларыннан, элгечтәге киемнәреннән акчаларын, башка кирәк-
яракларын чәлдерә башлый. Директор кабинетына чакыртып сөйләшүнең файдасы була булуын, балалар йортына алып китәбез дип куркыткач, ул мәктәптә бу яман эшеннән тыела. Аның каруы, авылда шул гадәте белән кәсеп итәргә керешә.

Янымда атам булса…

– Өйдә ялгыз калып, уйланып яткан чакларымда кылган эшләремнән оят та булып китә иде. Әмма бер әшәке юлда йөреп өйрәнгәч, яхшы юлга басу кыен икән ул, Ирек абый, – дип, Тимер сөйләвен белде. – Чөнки синнән беркем дә яхшылык көтми. Бөтен
танышларың – үзең кебекләр. Үз-үземә: «Җитте
сиңа, егет, моның азагы хәерле бетмәс», – дигән
чакларым да булды. Әмма ничек туктыйм соң, кемнән киңәш-табыш алыйм? Югыйсә, янымда атам булса, мин укуымнан бизәргә тиешле малай идемме?! Йә булмаса, тамак туйдыру өчен ферма өендәге терлекләр өчен чанда кайнаган бәрәңге пешкәнен көтеп йөрер идемме? Җәйге каникул вакытларында чит хуҗалык базларына төшәргә остарып киттем. Иң җайлысы ялгыз әби-бабайларныкына төшү иде. Төн – синең карамагыңда, өлкәннәр сине өстеңдә тотарга шүрли. Йортта уллары яшәсә генә, сизеп алып, сине тотып ярырга мөмкин. Андый хәлләр дә булды. Җәен мин, шулай итеп, суыткычны үземә җитәрлек сөт-каймак, ит белән тутырып куя идем. Әнигә фермадан алып кайттым дип ялганларга өйрәндем. Чөнки фермада болай да атна саен мал суела, анда бригадир Сәйфи абый безгә үпкә-бавырлар, чалу сөякләре бирә. Әни сораса, сыер савучылардан сөт тә алгалыйм. Рәхмәт аларга, беркайчан да биргән әйберләре өчен акча сораганнары булмады.

Бакчаларында тулып өлгергән кыяр-помидорларны,
мәмрәп пешкән виктория җиләкләрен хуҗаларыннан элек җыеп чыкканыма күпләр рәнҗегәндер инде. Ә бу минем әти-әни белән үскән яшьтәшләремә үчемне кайтару иде. Аларны ял көннәрендә Казаннардан авылга кәеф-сафа кылырга кайтуын әти-
әниләре бакча тулы җиләк-җимеш, яшелчә белән каршы алганда, нигә мин читтә калырга тиеш идем соң? Мин елга-күлләрдә башкаларга караганда остарак йөздем, тирәнгәрәк чумдым, хәтта чуерташларны да су өстеннән ераккарак сикертә идем. Мин менгән шомырт агачының очына үрмәләргә берәүнең дә кыюлыгы җитмәде. Ә нигә алардан ким соң мин? Аларның әти-әниләре булгангамы? Бервакыт бакча аша күрше Гази абыйның: «Помидорларыгыз өлгерде ич инде, җыеп алыгыз», – дигән сүзләренә шәһәрдән кайткан улының: «Киләсе атнада кызаргачрак җыярга өлгерербез әле», – дигән җавабын ишеттем. Күршем Казанга китүгә, аның җәй буе су сибеп үстергән «Үгез йөрәге» сортлы помидорларын җыеп чыктым. Әтисез үскән елларым өчен елый-
елый җыйдым мин аларны.

Тимер тагын сүзсез калды. Янында мин утырып барганлыкны ул вакыт-вакыт онытып та җибәрә иде, ахрысы.

Үгез саткан акча

– Нури абыйның фермада ит бүлгәндә безгә гел гадел булмавын әнигә кайтып әйткәч, аның җен ачулары чыга иде. Ә минем йөрәгем әрнеми идеме, Ирек абый? – дип, Тимер миңа дәшеп куйды. – Аңа «әти» дип әйтәсе килгән чакларым күп булды. Тар сукмак-
ларда да кара-каршы еш очраштык. «Улым, ни хәл?» –
дип кенә сораса да, дөньям бөтенләй башка якка таба үзгәрер иде, бәлки. Юк, ул дәшмәде. Бер вакытны Нури абый, җир туңдыргач, икееллык үгезен сатып кайтты. Моны ишеткән әни мине аның янына җибәрде: «Бар, улым, ирләр белән эчеп бетергәнче, бер 100 сум акча сора әле шуннан. Табибларга күренеп кайтырга әни сорады», – диген». Мин, кергәндә, «әтием»нең Гази абыйга мендәр астыннан чыгарып, бер «унлык» биргәнен күреп калдым. Ул аны кибеткә озатырга тора иде. Әниемнең гозерен җиткердем.

– Эшләп ашагыз! – дип мыгырдады ул, нурсызланган күзләрен ялтыратып.

Өйгә кайткач та Нури абыйның сүзләрен әнкәйгә җиткердем. Ул аны бик авыр кабул итте. Аннары тешләрен кысып, озак кына уйланып торды да бер карарга килгән кебек:

– Киттек! – дип куйды.

Без Нури абыйга барып кергәндә, ул йокыга талган иде инде.

– Улым, ал әле акчаларын, – диде әнкәй шунда кискен генә. Мендәр астыннан үрелеп, Нури абыйның үгез саткан акчасын алып, әнигә бирдем.

Әнигә шунда нинди гайре көчләр ярдәм иткәндер: ул Нури абыйның битен мендәр белән томалады да күкрәгенә кысты…

…Нури абыйны инфаркттан үлгән диделәр. Акчасы турында сүз чыкмады. Әни, әлбәттә, бернинди табибка күренмәде. Кышкы суык көннәрнең берсендә бер айлап авырып ятты да тын гына бакыйлыкка күчте. Әнине җирләп кайтканда, Гази абый миңа авылдан китәргә киңәш бирде. «Кеше бул, улым!» – диде ул миңа. Их, әгәр шушы сүзне миңа элегрәк әтием әйткән булса…

Мин Тимернең калтыранып китүен сиздем.

– Ирек абый, кеше булырга теләсәң, Ходай ярдәменнән ташламый икән ул, – диде юлдашым. – Казан тимер юл вокзалында, көтмәгәндә, бер геолог белән таныштым. Аның сәфәрдән кайтышы икән. Сөйләшеп киттек тә ул мине өенә алып кайтты. Ике ай ял иткәннән соң, үзе белән Себер якларына сәфәргә алып чыгып китте. Шунда ил-җил күреп, өр-яңадан туып кайттым. Хәзер гаиләм белән ике бүлмәле фатирда яшим. Менә машинам, бакчам бар. Җәй саен авылга әни каберенә кайтып киләм. Теләгем шул: кызлар – әнинең, малайлар минем хаталарны кабатламасын иде.

Минем яшь буынга тормыш кору өчен сөю генә җитмәгәнлеген аңлатасым килде. Улыма да шул хакта төшендерәсем килә. Шуңа күрә Тимер булып яшим.

Ирек НИГЪМӘТИ

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.