Логотип Магариф уку
Цитата:

Уңышның уннан берен мохтаҗларга таратыр чак

Татарстанда гошер сәдакасын җыю башланды. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган журналистлар белән очрашуда әйтелде. Матбугат вәкилләренең сорауларына ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән...

Татарстанда гошер сәдакасын җыю башланды. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган журналистлар белән очрашуда әйтелде. Матбугат вәкилләренең сорауларына ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе, казый, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова җавап бирде.
Чара Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны искә алудан башланып китте. Равил хәзрәт мәрхүмәнең Аллаһының рәхмәтендә булуын теләде.
“Гошер ул – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт, – Равил хәзрәт Зөфәров үзенең чыгышын гошернең мәгънәсен аңлатудан башлады. – Гошер сәдакасының мәҗбүри булуы хакында “Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсенең 267-нче аятендә әйтелә: “И, иман китерүчеләр! (Кәсеп итеп) тапканнарыгызның иң яхшыларын (хәләлләрен) һәм Безнең сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән (садака итеп) сарыф итегез...” Гошер сәдакасының мәҗбүри булуының асыл мәгънәсе – теләсә кайсы уңыш нигезендә Аллаһының рәхмәте ятуда, чөнки әлеге нигъмәтләр табигать шартларының уңай килүе нәтиҗәсендә өлгерә. Аллаһының рәхмәтенә ирешү һәм киләсе уңышка нигез салу өчен, Раббыбызның әмеренә буйсынып, Кәлам Шәрифтә әйтелгәнчә уңышның гошерен (уннан берен) бирергә кирәк.”
“Быел, Аллаһыга шөкер, табигать шартлары бик уңай килде. – дип дәвам итте хәзрәт. – Хәзер шөкер итү вакыты – бакчаларыбызда җитешкән уңышның уннан берен мохтаҗларга таратыр чак җитте. Барлык мәчетләребез, мәдрәсәләр гошерне кабул итеп алырга һәм таратырга әзер. Бу эшкә беренчеләрдән булып Балтач, Балык бистәсе, Чистай, Кукмара, Бөгелмә районнары кереште дә инде.”
Матбугат очрашуында әйтеп үтелгәнчә гошер сәдакасына җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кабул ителә: бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер,
кабак, суган, алма, слива, шулай ук кыш өчен кайнаткан һәм тозлаган нигъмәтләр. Сәдака исәбенә җыелган азык-төлек җыелмалары аз керемле, мохтаҗ кешеләргә таратылачак.
Айгөл Биктимирова Казан шәһәрендә гошерне һәрбер мәчет һәм Нәзарәт карамагындагы “Зәкят” хәйрия фонды кабул итүен һәм таратуын әйтте. Бу фондта меңнән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора икән. Шулай ук әлеге исемлектә булмаган, ләкин гошер исәбендәге азык-төлекләтә ярдәмне алырга теләүчеләр Пенсия фондыннан керемнәр турындагы белешмә алып, 7 (843) 225-33-22 телефоны буенча шалтыратып, фондка мөрәҗәгать итә ала. Гошер алып килергә теләүчеләр шушы ук номерга шалтыратып сорауларын да бирә ала.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте быел 26 сентябрьне Гошер көне дип игълан итте. Бу изге һәм саваплы гамәл безнең республикада 2017 елдан бирле үткәрелә. Беренче елны – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109,5 тонна гошер сәдакалары җыеп таратылган.
Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ