Урам короле белән очрашу

Наркомания җир йөзендәге миллионлаган гаиләгә бәхетсезлек алып килсә дә, якты дөньяга килгән һәр яңа буынның «бәйдән ычкынган төркеме» шушы хәсрәтне үз куллары белән җитәкләп, өенә кунакка алып кайта. Ә бу кунак бик озакка һәм китмәскә дип килә. Шуңа күрә дә, исеме чыгуга, танучылар аны «Аллаһы Тәгаләнең күз яшьләре» дип атый. Әлеге сәхифәбездә  кайчандыр Казан урамнарының «короле» булган Мостафа Касыйм катнаша. Ул редакциягә үзенең яшьлек гомерен сызып аткан «нарком» атлы кунак турында ачы гыйбрәт сөйләргә дип килде.

— Мин Казанның Горки микрорайонында туып үстем,– дип, Мостафа ашыкмый гына үзенең үткәннәре, яшьлек хатирәләре турында сөйли башлады. – Без, өч бертуган – мин, Вафа һәм Шамил – әни белән генә үстек, дисәм дә була. Вафа миннән – өч, Шамил алты яшькә кечерәк иде. Әнием Миңзифа 16 нчы заводта  хезмәт итте. Эшкә иртән китә, кич кайта. Әти, кеше җаны кыйган өчен, төрмәгә керде. Чыкса да, бер-ике ай эчеп йөри-йөри иде дә,  ниндидер мөгез чыгарып, тагын кереп утыра иде. Шулай төрмә сукмагын таптый-таптый үлеп тә китте бугай. Шуңа күрә әтисез үстек дисәк тә була. Безнең өстән бернинди күзәтү булмады. Ә бу исә шанлы 1985 еллар иде. Казандагы төркемнәрнең бөтен илгә шаулаган чагы! Аулак сукмакларда ишегалды малайлары белән тәмәке тартырга, аракы эчәргә өйрәнеп йөргән чагыбыз. Бервакыт «Горки» төркеменең «Бертуган Касыймовлар» урамы «короле» килде дә безне бик нык кисәтте. «Рас безнең сукмакка баскансыз икән, бергә атлыйк. Карагыз аны, әгәр дә тагын бер кырын эшегезне сизәм икән, тартканга – 500, эчкәнгә 1000 сум штраф чәпим. Паханның әмере шундый. Һәр көнне мәктәп стадионына футбол уйнарга җыелачакбыз»,– диде ул.

Ә футболдан соң, гадәттәгечә, тимер таяклар белән коралланып, йә  кайсыдыр төркемне акылга утыртырга, йә яңа территорияләр яуларга дип, күрше микрорайонга юнәлә идек. Менә шулай өч ел көч туплагач, шундый һөҗүмнәребез өчен безгә акча биргәли башладылар. «Тәмәке тартып, аракы эчеп үпкә череткәнче, атнага бер героин кадагыз. Паханьның сүзе шундый»,- диде  король. Героинның әфьюн мәгеннән ясалганын беләсездер инде. Россиягә ул Әфганстаннан керә. Әфьюнның куркыныч агу икәнлеген ишетеп белсәм дә, кул гына селектем. Бер татып карагач, теләгән вакытымда туктармын, дип уйладым. Тагын нәрсә уйлыйм инде? Кесәдә пачка-пачка  акча, кочагымда чибәр кызлар. Пахан  үзе дә каршы килмәгәч, димәк, шулай яшәргә ярый. Ә паханның сүзе һәрвакыт  олуг дәрәҗәдән саналды. Чөнки ул бөтен Казанда зур авторитет иде. Акчаны группага керергә теләмәгән мәктәп укучыларыннан җыйдык. Шәһәрнең бер эре банкы да безнең «Горки» канаты астына керде. Безнең «түбә» астында торучы төрле кибетләрне, кафеларны чит-ят төркемнәрдән сакладык,  теләмәгәннәрен бастык, таладык. Һәр «эш» азагында героин белән «сыйланырга» ияләштек. Көннәрнең берендә үземне «Бертуган Касыймовлар урамы»ның короле итеп билгеләделәр. Мәктәпне әнә шулай миллионер король булып тәмамларга йөргәндә генә,  затлы машина урларга куштылар. Урладык без аны. Әмма урлау шатлыгыннан, качып кына беләкләргә героин кададык та машинада зур тизлектә  шәһәр әйләнә  башладык. ГАИ туктаткач кына, аңыбызга килдек. Ә бүлектә барысы да ачыкланды. Машинаның урланган булуы да, героин эйфориясендә йөрүебез дә. Беренче тапкыр гына тотылганга күрә, мине шартлы рәвештә генә хөкем иттеләр. Ул арада офыкта 90 нчы еллар пәйда булды. Тормыш итүләр   кыенлашты. Кесәләр  такырайды. Төркемнәр таралды. Күпләре зиратларга мәңгелек «пропискага» керде. Байтагы, яшәү рәвешен үзгәртеп, үзләренең бизнесын корды, акционерлык җәмгыятьләре төзеде. Мин дә әнием эшләгән заводка хезмәткә кердем. Әни элекке дусларымнан аерырга теләп, хәзерге Авиатөзелеш районыннан бер бүлмәле фатир алып бирде. Үткәннәр белән алыш-бирешемне өзәргә теләп, өйләнеп җибәрдем. Озакламый улыбыз Дәүли туды. Әмма мин эшләгән предприятие дә үзгәртеп кору чорында нык үзгәрде, миндәй җилкуарларның эзләрен тиз суытты . Яшермим, вазгыятьнең болай үзгәрүе миңа бик кулай тоелыр кебек иде. Шуңа күрә башка эш эзләп тә йөрмәдем. Элеккечә кулны кесәгә тыгып,  бик җайлы гына яшәп китәрмен төсле  иде. Әмма әүвәл акчаны сорамыйча да биргән  бай танышларымның күбесе   миңа аркалары белән борылды. Банк директоры, бу юлы акча бирсә дә, башка кермәскә кушты. Акча алып кайтмагач, хатыным да баласын күтәреп китеп барды. Ә баш миен кыздырырга, сүзсез генә аралашырга  яраткан «нарком» исә, боек йөрүемне сизеп, күңел түремә иркенләп кереп утырды. Әйе, мин күңелемә нәкъ менә «нарком» җитмәвен сиздем. Ә аны табу өчен күп акча, акча кирәк иде. Нишләргә иде соң? Мин төннәрен урамда ялгыз йөргән бәндәләрне талый башладым. Чәчәк кибетләренә, кечкенә кафеларга һөҗүм оештырдым. Шундый «операцияләремнең» берсе уңышсызлыкка очрады. Бер кибет басканда, мине өстемдә тоттылар. Шуның нәтиҗәсендә өч ел төрмәдә утырып чыктым. Алга таба бу турыда язып тормас өчен, шунысын да әйтеп узам: 45 яшьлек гомеремнең 16 елы төрмәдә узды. Әмма мин беркайчан да кансыз атам кебек кеше җанын кыйганга утырмадым. Таш капчыкка эләгүемнең бөтен сәбәбе наркотиклар белән бәйле иде. Менә хәзер беренче никахтан туган улым Дәүли дә төрмәдә утыра. Мин аны бу кырын эшләрендә тамчы да гаепли алмыйм. Чөнки ул  әти тәрбиясе, минем тәрбиямне  күрмичә үсте. Аның барлык гөнаһлары  мин югында, минем бирән нәфесемне тыя алмаган өчен  кылынган.  Мин дә әтисез үстем. Җиде юл чатларында калган иң кыен чакларымда әтием безнең белән бергә яшәсә, мин дә «үлем уенында» 16 ел гомеремне сарыф итмәгән булыр идем. Гаиләләрен ташларга җыенган әтиләр, ишек тоткасын үзләренә тартыр алдыннан, минем шушы үтенечемне исләреннән чыгармасыннар иде.

Казна йортыннан кайткач, ә бу 2009 ел иде, мин тагын шул хәерсез шөгылемә тотындым. Чөнки кесәмдә җилләр уйный, бәдәнем үтереп наркотик таләп итә. Нишлим? Башта өйдәге барлык кыйммәтле өс киемнәрен,  йорт җиһазларын  сатып бетердем. Аның акчасы бер ел рәхәтләнеп  яшәргә җитте. Аннары әни янына йөри башладым. Ул өйдә югында  өч литрлы банкаларга тутырылган кайнатмаларны, микродулкынлы мичне чыгарып саттым. Читлектәге тутый кош та калмады. Соңгысында килүемне сагалап торган икән. Телевизорны күтәреп алуым булды, әни өйгә килеп тә керде. «Булмый болай улым, әйдә, больницага китәбез», — диде ул еламсыраган тавыш белән. Үзем дә бу хәлемнән туйган идем инде.  Мине Казандагы наркология диспансерының детоксикация бүлегенә салдылар. Биредә минем физик халәтемне дәваладылар. Канымны чистарттылар. Төрле уколлар кададылар, көчле дарулар бирделәр. Хәлем күзгә күренеп яхшырды. Сулыш алуларым иркенәйде, кан басымым нормальләште. Яшисе килеп китте. Ай ярымнан соң эчемнән генә башка бу агуны мәңге өемә кертмәм дип антлар эчеп, өемә кайттым.  Әмма терелеп чыгуым белән котларга килгән дусларым бер атна эчендә кабат элекке хәлемә кайтарды. Мин янә кадала башладым.

Мостафа сөйләгәннәр картина булып күз алдына килде. Нигәдер куркыныч булып китте. Караңгы иде аның киләчәге. Шундый авыр хәлдә янында ярдәм кулы сузар чын дусты калмавы аеруча аяныч булган. Мондый хәлдә ул теләсә нинди хәтәр, җинаятьчел адымга барырга, үз-үзенә кул салырга да мөмкин иде бит.

 Башыгызга бер генә дә: «Болай яшәргә ярамый»,– дигән уй килеп карамадымы? – дип, вакыйгаларны үзгәртергә теләгәндәй, әңгәмәдәшемне бүлдерәм.

– Дуслар биреп калдырган «күчтәнәч» нәфесне кузгатты. Мулдан калдырдылар. Ул беткәнгә чаклы, башымда бер хәсрәтем булмады. Рәхәт иде. Әмма рәхәт белән михнәт һәр кешегә  аралашып килә. «Бәхетле» көннәр дә тиз үтеп китте. Тора-бара өем  аракы эчәргә урын эзләп йөргән сәрхушларның  сыену урынына әйләнде. Үземә дә акчасыз эчәргә рәт  чыкты. Наркотиклар булмаганда аракы да ярап тора икән.Хәмер георин хәтле тәэсир итә алмый алуын, чөнки организм  аңа тиз генә ияләшми. «Аның  өчен иң яхшысы – фанфурик. Аларда юләрләндерерлек җен көче бар»,– диде  шешәдәшләрем. Аны алырга да акча кирәк бит. Инде өйдә сатар әйберләрем дә күзгә күренми. «Фатирны сатыйм мәллә»,– дип тә уйладым. Аннары кайда яшәрмен. Әни янында энекәшләр тора.  Туктале, кешедән дә сорап була ич. Гомердә теләнгәнем юк иде. Соңгы чиккә җитеп, ишегалдындагы күрше-күләннән фанфурик алырлык акча сорап йөри башладым. Беркөнне, атналар буе шулай «Дүләнә төнәтмәсе» эчеп йөргәннән соң, элекке дусларымның балалары урап алды. Барысы да бертавыштан кычкырырга кереште:

-­ Мостафа, ташла бу гадәтеңне!

­ — Син безне оятка калдырасың!

­ — Позор!

 Әйе, ташларга, үзгәрергә кирәк иде. Әмма ничек? Аның өчен ихтыяр көче генә җитми. Аякка басу, кешечә фикер йөртерлек  халәткә керү өчен иң элек акча, баш төзәтергә кирәк иде. Нишләргә, кая барырга? Яшьләр мине ничек аңласын соң? Мин башкача уйларлык хәлдә түгел идем. Үзем дә сизмичә, чоңгылның төбенә үк тәгәрәгәнмен бит. Менә шундый көннәрнең берсендә (әле дә аларны  яныма Аллаһы Тәгалә үзе җибәргәндер, дип уйлыйм, чөнки тормышта  мондый ук тәңгәллек булалмый) минем янга әнием белән күптәнге сыйныфташ дустым Мәхмүт килеп чыкты. Мәхмүт белән без кайчандыр Казан урамнарында «король» булып йөргән идек. Әмма 90 нчы елларда ул бездән аерылып, бизнес дөньясында чумды.

– Әйдә, өйгә кайтыйк әле, – диде миңа әнием.

Без туган йортка юнәлдек. Диванда уртанчы энем Вафаның җансыз гәүдәсе ята иде.

– Менә, улым, бу чиләккә энең бөтен үпкәсен косып бетерде. Хәзер без аны зиратка, ә сине тернәкләндерү үзәгенә алып китәргә тиеш,- диде әни ярымпышылдап. Ул еларлык хәлдә түгел иде.

– Ә ул сиңа охшарга тырышып яшәде,– дип үрсәләнде бәләкәй энем Шамил. – Әнә гомерен дә синең кебек төгәлләде. Борчылма, син дә үләчәксең.

– Юк, алай димә Шамил,- диде аңа әнием. – Абыегыз яшәячәк.

Менә шул көн минем бөтен язмышымны үзгәртте. Мәхмүт мине наркология диспансерының тернәкләндерү үзәгенә илтеп тапшырды. Чыгымнарын күтәрде. Үзәк дигәне хәрби лагерьны хәтерләтә иде. Тәртип кырыс. Анда ай ярым утардагы хайван хәлендә йөрдем. Уйлану, фикерләү хисеннән мәхрүм идем. Бәхеткә, үзәктә кайчандыр капма-каршы төркемнәрдә кара-каршы сугышкан Витяны очраттым. Аны безгә җаваплы итеп билгеләделәр . Бәхеткә, дим, чөнки ул миңа беренче тапкыр дошманы итеп түгел, бәлки бер язмышны уртаклашкан туганы итеп кабул итте. «Бернәрсәгә карамыйча, кушканны үтә, шунсыз җиңеллек килмәячәк»,­ диде ул. Безгә монда мөнәсәбәт биш яшьлек сабыйга караган кебек иде. Көн иртәнге физзарядкадан башланып китә. Аннары бит юабыз, теш чистартабыз. Лагерь территориясен себерәбез. Сәгать унда дәресләр башлана. Дәресләрне психологлар уздыра. Аннары рәсем дәресе, җыр, математика… Әйтерсең мин алфавит өйрәнүче беренче сыйныф укучысы.  Баш мие уйлау сәләтен югалтканнарны әнә шулай өр-яңадан сөйләшергә, фикерләргә өйрәтәләр икән. Төштән соң табиблар карый. Менә шулай вакыт узган саен, әкренләп акылыма кайттым. Үземне кеше кебек хис итә башладым.  Элек ишегалдында фанфурикка акча теләнеп йөргәндә, үземне өрәк кебек хис итә идем. Әйе-әйе, мин дөрестән дә үтәли кыяфәттәге өрәк идем. Кешеләр янымнан үтеп китә, ә минем барлыгымны беркем дә абайламый. Әллә бар мин, әллә юк. Ә бүген миңа  урамда  юл бирәләр. Димәк, мин бар. Үзеңнең барлыгыңны тоюдан да зур бәхет юктыр бу дөньяда. Хәзер шушы ук диспансерда социаль хезмәткәр булып эшлим. Дәваланучы авыруларга лекцияләр укыйм. Аларга үзем  узган юлның  киләчәге булмавын аңлатам.

Мостафа китте. Әмма йөрәкләрдә шом калдырып китте: «нарком» дигәне күңел ачу салоннарында кәеф-сафа корып утырганнан соң, урамнан өйләренә таба атлаучы үсмерләргә дә кунак булып кайтырга мөмкин бит.

Ирек НИГЪМӘТИ
Фото: pixabay

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.