Логотип Магариф уку
Цитата:

Урта Кирмәндә «Ягез әле, егетләр»

Урта Кирмән урта мәктәбендә февраль аенда патриотик темага күп чаралар уза. «Ягез әле, егетләр» ярыш-бәйгесе дә – шуларның чираттагысы.    Егетләр, ике командага бүленеп, көч, белем, җи...

Урта Кирмән урта мәктәбендә февраль аенда патриотик темага күп чаралар уза. «Ягез әле, егетләр» ярыш-бәйгесе дә – шуларның чираттагысы.
    
Егетләр, ике командага бүленеп, көч, белем, җитезлек, иҗадилыкта, зирәклек-тапкырлыкта көч сынаштылар. «Дуслык» һәм «Заман» командалары катнашты. Командаларга кызыклы да, хәрби хезмәттә  булган, спорт белән бәйле дә бәйгеләр бирелде. 1 нче бәйге «Повар» дип аталды. Егетләр бирелгән вакытта бәрәңгене тиз, чиста һәм кабыгын юка итеп әрчеделәр. 2 нче бәйге – өлгерлеккә сынау. 1 минут вакыт эчендә «каһарманлык» сүзендәге хәрефләрдән яңа сүзләр төзеделәр. 3 нче бәйгедә егетләребезне спорт өлкәсендә сынап карау булды, ул – отжимание. 4 нче бәйге – «Солдатның иртәнге ашы». Кайсы команда тизрәк бирелгән ашамлыкларны ашап, компотны эчеп куя. 5 нче бәйге – «Автомат сүтеп җыю». Егетләр бу төр буенча бигрәк тә сынатмаска тырыштылар.

Командалар барлыгы 9 төрле бәйгедә көч сынаштылар. Командалар арасында барган бәйгедә «Дуслык» командасы җиңү яулады.  Укучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Мәктәбебезнең педагог-оештыручысы, китапханәче Раилә Илгиз кызы Мәрданова әлеге ярыш-бәйгегә кызларны да җәлеп иткән. Бәйрәм җырсыз була димени?! Кызларыбыз, егетләргә бәйрәм бүләге итеп, шигырь сөйләде, җырладылар һәм биеделәр. Бәйге-ярыш ахырында егетләребезне, ир-укытучыларны, мәктәп хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлау котладык.

Илнур ШАКИРҖАНОВ, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең


география укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ