Логотип Магариф уку
Цитата:

X Бөтенроссия экологик конференция нәтиҗәләр ясый

Күпләрегезгә мәглүмдер: 2014 елдан бирле Казандагы 155 нче гимназия базасында ел да язгы каникул көннәрендә экологик конференция уздыру күркәм гадәткә керде. Быел инде аның унынчысы үтәчәк. Аны оештыр...

Күпләрегезгә мәглүмдер: 2014 елдан бирле Казандагы 155 нче гимназия базасында ел да язгы каникул көннәрендә экологик конференция уздыру күркәм гадәткә керде. Быел инде аның унынчысы үтәчәк. Аны оештыруда моңарчы, Казандагы 155 нче гимназиядән тыш, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар, Мәгариф һәм фән министрлыклары, Казан федераль университеты, Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге катнашып килде. Быелгысында исә, беренче тапкыр буларак,  йөз елдан артык тарихы булган «Мәгариф» журналы да әлеге конференциягә мәгълүмати партнёр булырга ризалыгын бирде.

Һәм бу – бик тә куанычлы.   Чөнки мәктәп, уку-укыту процессы һәм «Мәгариф» журналы бер-берсеннән аерылгысыз.  «Мәгариф» журналы үз мәгълүмат кырында шактый нәтиҗәле һәм актив эшләве нәтиҗәсендә, быелгы X Бөтенроссия экология конференциясенә әзерлек, пандемия шартларында барса да, шактый оешканлык белән узды. Быелгысы, 2022 ел Татарстанда Цифрлаштыру, ә илебездә Россия халыкларының мәдәни мирасы елы булганлыктан, «Мәгарифне цифрлаштыру шартларында яшь буында экологик культура формалаштыру»дигән теманы колачлады. Авторларның активлыгы нык сизелде.

Нигезләмәдә каралганча, 10 мартта язмалар кабул итү төгәлләнде. Бу көннәрдә мәртәбәле жюри конкурс язмаларын анализлау. бәяләү белән мәшгуль. Шунысы куанычлы: конференция каравына йөздән артык эш килде. Язмаларныж географиясе дә бик үзенчәлекле. Туган ягыбыз – Татарстаннан да катнашучылар санының артуы күзәтелә. Буа, Чүпрәле, Саба, Арча, Лаеш, Теләче, Нурлат, Биектау районнары, Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт шәһәрләре мөгаллимнәре елдан-ел активлаша бара. Бөтенроссия конференциясе булу сәбәпле, ул туган илебезнең башка төбәкләрен дә колачлый. Конференциягә Курган, Ульяновск, Әстерхан өлкәләре, Краснодар крае, Санкт-Петербург шәһәреннән дә мәкаләләр алдык. Иң куанычлысы шул: безне Кояш чыгышы иле – Япония дә шатландырды, Казахстаннан да материал килде. Яңа гына барлыкка килгән дәүләт – Донецк Халык Республикасыннан да мәкалә килү безне аеруча куандырды.
Шунысын да әйтеп куандырыйм әле: конференциягә адарынып җибәрелгән эшләрдән жюри тарафыннан иң яхшы дип табылган биш язма «Мәгариф» журналының апрель санына бастыру өчен тәкъдим ителәчәк.
Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,

педагогика фәннәре докторы, профессор. Россия табигать фәннәре академиясе академигы, конференцияне оештыру комитеты координаторы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ