Логотип Магариф уку
Цитата:

«XXI гасыр лидеры» Бөтенроссия конкурсының финалы Казанда үтәчәк

Кичә  Казанда Бөтенроссия «Зур тәнәфес»  конкурсының ярымфиналы кысаларында «XXI гасыр лидеры» Бөтенроссия конкурсының финалын оештыруга багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәдә әлеге конкурсның...

Кичә  Казанда Бөтенроссия «Зур тәнәфес»  конкурсының ярымфиналы кысаларында «XXI гасыр лидеры» Бөтенроссия конкурсының финалын оештыруга багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәдә әлеге конкурсның быел Казанда, сентябрь аенда, «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсының ярымфиналы кысаларында узуы билгеле булды. Анда 14-17 яшьләрдәге балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең 8–10 нчы сыйныфларда укучы 500 лидеры катнашуы көтелә.
2002 елдан бирле уздырылып килүче конкурс Россия Федерациясендә балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре арасында үткәрелә.
Конкурс тарихында ТР балалар һәм яшьләр хәрәкәте вәкилләре дә төрле номинацияләрдә катнашып,  берничә тапкыр җиңү яулаучылар да аз түгел. Шул сәбәпле катнашучылар, экспертлар һәм оештыручылар Казан шәһәре конкурсның финал өлешен үткәрү өчен иң яхшы мәйданчыкларның берсе булып тора дигән фикердә. «XXI гасыр лидеры» Бөтенроссия конкурсы  Казанда 2008 һәм 2017 елларда узган. Татарстан хөкүмәте ярдәме белән 2008 елда Россиянең 52 регионыннан 100 дән артык, 2017 елда илнең 65 регионыннан 300 дән артык вәкил катнашкан. 
Конкурста җиңүчеләр «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсы финалистлары булу мөмкинлегенә ия булачак. Шулай ук оештыручылар үзенчәлекле бүләкләр дә вәгъдә итәләр.

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ