Логотип Магариф уку
Цитата:

Ял көннәрендә Татарстанда һава торышы начарланырга мөмкин

Синоптиклар казанлыларга атна ахырына һава шартларының начараюы турында фаразлыйБүген Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз кар явачак. Көндез 0-2 градус булачак. Юлларда бозла...

Синоптиклар казанлыларга атна ахырына һава шартларының начараюы турында фаразлый
Бүген Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз кар явачак. Көндез 0-2 градус булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Ял көннәрендә һәм киләсе атна башында Татарстан көнбатыштан авышкан тирән циклон йогынтысында калачак. Ул республика территориясенә мул явым-төшемле һәм көчле җилле җылы һава алып киләчәк. Юлларда бозлавык, урыны белән кар өемнәре һәм кар боткасы булачак. Бу чорда һаваның уртача тәүлеклек температурасы нормадан 3-4 градуска югарырак булачак.
Шимбә һәм якшәмбе, 20 һәм 21 ноябрь көннәрендә, шулай ук дүшәмбе көнне, 22 ноябрьдә, урыны белән кар, юеш кар, буран һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы 0-6 градус, көндез +1 градустан -3 градуска кадәр тирбәләчәк.
Шимбә көнне атмосфера басымы интенсив рәвештә төшәчәк һәм кичен минимумга җитәчәк, ә якшәмбе көнне үсәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. 
«Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ