Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа ел чыршысын кая куярга?

Казанда Яңа ел чыршыларын кабул итү пунктлары тәүлек буе эшли башлады. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хәбәр итүенчә, агачлар хайваннар һәм кошлар астына  җәяргә, шулай ук кәҗәләр...

Казанда Яңа ел чыршыларын кабул итү пунктлары тәүлек буе эшли башлады. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хәбәр итүенчә, агачлар хайваннар һәм кошлар астына  җәяргә, шулай ук кәҗәләр өчен терлек азыгына эшкәртеләчәк.
Чыршыларны кабул итү өчен ике пункт тәүлек буе эшли. Идел буе экологик компаниясе офисы янындагы (Гадел Кутуй ур., 160 йорт) һәм Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча сәүдә үзәгенә керү юлындагы «Кышкы бульвар» да махсус контейнер урнаштырылган. Анда бизәгечләре һәм мишуралары салдырылган чыршы, нарат, пихта һәм ботаклар кабул ителә. Чыршыны монда 31 гыйнварга кадәр тапшырып була.
Моннан тыш, 25 гыйнварга кадәр агачлар «Мега» сәүдә үзәге янындагы кышкы бульварда кабул ителә. Биредә чыршы агачларын эшкәртеп, Горкино-Әмәт урманында юлларны каплаячаклар.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ