Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа елга – шигъри тәлгәшләр

Сизәсезме: Яңа ел бәйрәме якынлаша, җәмәгать! Бар кешелек дөньясы, 2021 ел – Үгез елы белән хушлашып, Юлбарыс елын каршыларга әзерләнә. Нинди көчле-гайрәтле дип йөргән Үгез булып үгезнең коронавирус д...

Сизәсезме: Яңа ел бәйрәме якынлаша, җәмәгать! Бар кешелек дөньясы, 2021 ел – Үгез елы белән хушлашып, Юлбарыс елын каршыларга әзерләнә. Нинди көчле-гайрәтле дип йөргән Үгез булып үгезнең коронавирус дигән зәхмәтне җиңәргә көче җитмәде бит. Инде бар өметебез Яңа – 2022 ел символы булган Юлбарыста! Һәркайсыбыз һәр туар Яңа елны якты уй-хыяллар, изге өмет-ниятләр белән көтә. Кыш бабай белән Кар кызын ничек зарыгып көтмисең, ди инде?! Урам-паркларда сылу чыршылар да, бәйрәмчә бизәлеп, үз тамашаларына дәшәргә әзерләнә. Яңа ел тамашалары җыр-биюсез, шигъри сүзсез була димени!? Укытучыларга, тәрбиячеләргә, мәдәният хезмәткәрләренә Яңа ел кичәләре сценарийларын әзерләүдә методик ярдәм күрсәтү. ә балаларга шигырьләр сайлауны җиңелләштерү ниятеннән, шагыйрьләребезнең Яңа елга багышланган бер бәйләм шигъри тәлгәшләрен туплап бирергә булдык. Файдаланыгыз. Яңа ел тамашаларыгызда туган телебез, шагыйрь сүзе аһәңлерәк яңгырасын иде.
                                             Таһир САБИРҖАНОВ

Хуш киләсең, Яңа ел!
Хуш киләсең, Кыш бабай!
Хуш киләсең, Кар кызы!
Гөрләп торсын табыннар,
Җырлыйк, әйдә, барыбыз:
– Хуш киләсең, Яңа ел!
Көлеп торсын кояшың,
Аяз булсын таңнарың.
Тыныч булсын дөньялар,
Сукма хәвеф чаңнарын.
Хуш киләсең, Яңа ел!
Калын булсын карларың,
Сулы булсын язларың.
Көзеңдә муллык булсын,
Табыннар тулып торсын.
Хуш киләсең, Яңа ел!
                       (Рафис КОРБАН)
                                ***
Җир буйлап Яңа ел атлый
Яңа еллар тәрәз кага
Йомшак карлар сылый-сылый.
Киңрәк ачыйк ишекләрне –
Җир буйлап Яңа ел атлый.
Узган мизгел узган инде,
Үзгәртеп булмый аларны.
Бәрәкәтлерәк булыр, дип,
Каршылыйк Яңа елларны.
Бу ел шундый булсын –
Чынга ашсын теләкләр,
Таралсын шомлы болытлар,
Калсын тик шатлык, бәхетләр!
                                    (Серафимия САФИНА)
                                ***
Яңа ел килә
Аклыкка, сафлыкка төренеп,
Кыш килә илебез түренә.
Кар ява тын гына, бөртекләр
Энҗедәй ялтырап күренә.
Яңа ел, әйдә, син рәхим ит!
Шатлансын олылар, сабыйлар.
Тынычлык һәм инде муллыкка
Бик күпләр зур өмет баглыйлар.
Яңа ел шатлыклар өстәсен,
Елмаеп көлсеннәр нәниләр.
Шушы шат, сөенче аваздан
Бәхеткә төренсен әниләр.
Яңа ел кичендә телик без
Саф хисләр, теләкнең изгесен.
Кыш бабай, капчыкка тутырып,
Иң матур бүләкләр китерсен.
Мул табын янына утырып,
Каршылыйк Яңа ел иртәсен.
Шатлыкка төренгән йөзләрдән
Мәңгегә елмаю китмәсен!
                                    (Рәфилә ФӘТТАХОВА)
                             ***
Ак карлы Яңа ел
Яңа ел, Яңа ел –
Бәйрәмнәр патшасы.
Ак карлы ак дөнья
Гел шунда каласы.
Кар яуса дөньяга,
Күңелләр аклана.
Якты уй күңелдә,
Хәтердә саклана.
Каеннар, чыршылар
Ак тунын кигәннәр.
«Бәхетле булсыннар
Кешеләр», – дигәннәр.
                          (Гөлсинә АКБИТОВА)
                              ***
Хуш киләсең, Яңа ел!
Каен-кызлар Кыш бабайны көтте,
Ап-ак бөркәнчекләр ябынып.
уйнакҗилләр шаярыплар алды
Сакал-мыегына кагылып.
Кыш бабабыз бураннарда килде
Төенчеген салып иңенә.
Ка кызы да шаян күренә –
«Әпипә»гә тора биергә.
Такмакка да үзе оста икән,
Ике телдә әйбәт сөйләшә.
Инглизчә әйтеп кайбер сүзне
Нәниләргә бүләк өләшә.
Бар нәрсәне әнә барлап йөри
Казансуның исәр җилләре.
Мул күренә быел Яңа ел да,
Имин булсын туар көннәре.
                            (Миңнур САФИУЛЛИН)
                                 ***
Яңа ел килә
Яңа ел килә, Яңа ел,
Бәхет, шатлыгы белән.
Хәерле булсын Яңа ел,
Ходай рәхмәте белән!
Яңа ел килә, Яңа ел,
Калдырып хатирәләр.
Сөенечле көннәргә дә
Бай булсын киләчәкләр!
Борчу-хәсрәт һәркемне дә
Тик читләп кенә үтсен.
Килмәсен хәвеф-хәтәрләр,
Тик аяз булсын күкләр!
Ходай бирсен сәламәтлек,
Күңелләргә тынычлык.
Балаларга миһербанлык,
Алга таба барырлык!
Яңа ел килә, Яңа ел,
Яудырып ап-ак карлар.
Тормышларга ашар әле
Безнең татлы хыяллар!
                      (Ризидә СИТДЫЙКОВА)
                           ***
Яңа ел ишек кага
– Кем бар анда?
Кем шакылдый?
– Яңа ел ишек кага!
Ач ишекне, үтсен түргә –
Тормасын бусагагада.
Бизәп куйдык чыршыбызны
Бик зурлап сәхгәбезгә
Изге теләкләр теләсен
Ул безнең һәммәбезгә.
Уңышлы килсен елларның
Язы, җәе, көзләре.
Шатлык белән балкып торсын
Сабыйларның күзләре.
Карт-карчыклар тыныч булсын,
Еламасын аналар.
Көннәр аяз, матур торсын,
Бозылмасын һавалар.
Бергә-бергә күңел ачыйк,
Бәйрәм итик төннәрен!
Кабул килә, ди, бәйрәм кич
Теләгән теләкләрең!
                       (Флёра СӘЙФЕТДИНОВА)
                          ***
Яңа елга атлый кешелек
Иң кадерле кунакны көткән күк
Яңа ены көтә йөрәкләр.
Күңелләрдә яңа хезмәт дәрте,
Күңелләрдә – иң саф теләкләр.
Яңа елның яңа сабыйлары
Тигез бәхет белән тусннар.
Ярата һәм көтә белгәннәргә
Кавышулар насыйп булсыннар.
Иңнәренә тормыш авырлыгын
Ялгыз күтәрмшсен аналар.
Ата-ана тигезлеге белән
Пар канатлы үссен балалар.
Һәр кешенең булсын таянычы
Авырлыклар килгән минутта.
Кара күләгәләр капламасын,
Утлар янсын кичен һәр йортта.
Илләр имин, еллар тыныч булсын,
Иген уңсын кырда ишелеп.
Ак кар кебек ак теләкләр белән
Яңа елга атлый кешелек.
                         (Ринат ГАЗИЗУЛЛИН)
                              ***
Яңа елга – иске теләк
Әй, Яңа ел, Яңа ел!
Яңа туган бала ел.
Син шаян, син шук әле.
Гөнаһларың юк әле.
Ай үсәсен көн үсеп,
Туктамыйча гел үсен,
Күп гамәлләр кылырсың,
Баһадир ир булырсың.
Тик берүк явыз булма,
Җиргә кан-яшь агызма.
Җыйма ләгънәт-каргышлар,
Чуалмасын язмышлар...
Өйсезләрне өйле ит,
Көйсезләрне көйле ит.
Җылы, йомшак кул белән
Үксезләрнең яшен сөрт.
Буең белән түгел син,
Эшең белән олы бул.
Һәр кешенең гел көткән
Иң бәхетле елы бул!
                          (Фәнис ЯРУЛЛИН)
                            ***
Кил, Яңа ел!
Кил, Яңа ел, илгә-көнгә
Бәйрәмнәр, туйлар алып.
Ел буена сый-нигъмәттән
Торсын табыннар тулып.
Сафлык, нур иңсең җаннарга,
Гел изге булсын эшләр.
Кояшлы булсын иртәләр,
Йолдызлы булсын кичләр.
Рәхим ит изге сәгатьтә,
Яңа ел, түребезгә.
Муллык, бәрәкәт, тынычлык
Алып кил җиребезгә.
Һәр сәгатең, һәр минутың
Илтсен бәхеткә генә.
Төкле аягың белән кил
Һәркемнең ишегенә.
                      (Галия ГАЙНЕТДИНОВА)
                     ***
Котлы булсын Яңа ел!
Яңа уку елыбызның
Яңа кышы –
Ап-ак дөнья уртасында
Яңа чыршы.
Кыш бабайлы Яңа ел да
Килеп җитте.
Узган елның ак кышларын
Акладыкмы?
Әйткән сүзне, вәгъдәләрне
Сакладыкмы?
уй-теләкләр гел изгедә
Булды микән?
Котлы булсын, имин булсын
Бу ел тагын.
Яңа елның яңа таңы,
Балкып кабын!
                     (Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА)
                                ***
Хуш киләсең, Яңа ел
Бөтерчектәй бөтерелә
Я тирбәлә ак карлар...
Кыш – буяучы, табигатьне
Буяп чыккан, акшарлап.
Куе зәңгәр томан булып,
Урманга эңгер төшә.
«Дөнья тыныч йокласын!» – дип,
Җил йөри мендәр түшәп.
Чиксезлектә, җем-җем балкып,
Йолдызлар нидер көтә.
Шунда очып китәр сыман
Чыршы – яшел ракета!
Ылыс канатларында –бәсләр,
Яна әнә елкылдап.
Вакыт безгә алып килә
Яңа ел – яңа китап!
Тагын бер ел артта кала –
Кала артта моңаеп...
Ниләр безгә вәгъдә итә? –
Алдыбызда – Яңа ел!
Булыр микән йөзе һәрчак
Кояш кебек гел көләч?
Куандырыр микән безне
Һәрбер көне – ул килгәч?!
И Яңа ел!
Балкып кил син,
Шатлык белән генә кил:
Әтиләр дә, әниләр дә,
Бабайлар да, әбиләр дә,
Апалар да, абыйлар да,
Һәм, әлбәттә, сабыйлар да –
Сөенсеннәр гелән гел!
Хуш киләсең Яңа ел!
                        (Ләбиб ЛЕРОН)
                       ***
Язмыш – синең кулда
Быелгы ел кем өчендер
Бәхет алыпкилгәндер.
Андыйлар, бәхет татыгач,
Елмайгандыр, көлгәндер...
Кемдер быел югалтуга,
Сагышка тап булгандыр.
Андыйларның күңеленә
Моң-зар кереп тулгандыр...
Менә-менә Яңа елның
Яңа таңнары туар.
Зарлыларның күңеленнән
Сагышын читкә куар!
Бәхетсезләр бәхет тапсын
Киләсе Яңа елда...
И Яңа ел, барыбызның
Язмышы синең кулда!
Төянгәнсең!..  Йөгең авыр...
Күрәбез сине. Юлда...
Хәерлесе насыйп булсын,
Яхшысы Яңа елда!
                    (Илзирә ВӘЛИУЛЛИНА)
                           ***
Соңлый күрмә, Кыш бабай!
Аклык көткән табигатьне
Каплаган сары томан.
Дөнья ыгы-зыгысында
Адашкан кышкы буран.
Көз белән кыш тарткалаша,
Аңламый берсен берсе.
Ак мамыктай кар өстенә
Яңгыр яудыра, күрче.
Кем клештерер аларны?
Кыш бабайда бар өмет.
Соңга калма син, бабакай,
Көзнең дәрманын кимет.
Яңа елны алып килергә,
Карлы юл ясыйсың бар,
Тылсымлы таягың күтәрсәң –
Юлны ул үзе табар.
Декабрь бит – синең аең,
Гайрәтеңне күрсәт бер:
Салкын җилләреңне истер,
Кар көртләреңне өйдер!
Һәр йортта көтәләр сине,
Санаулы көннәр калды.
Җилкендерә йөрәкләрне
Яңа ел – бәйрәм алды!
Теләкләр һәм бүләкләрсез
Бу бәйрәм була алмый,
Кыш бабайның күңеле киң –
Беркем өлешсез калмый.
Мске елны үпкәләтмик,
Көзе сузылды, диеп.
Алсын урынын тарихта,
Хушлашыйк башны иеп.
Үткән гомер кире кайтмый,
Дәвамы матур булсын,
Якты киләчәгебезгә
Ышаныч, өмет тусын!
                     (Мөнирә АЛИЕВА)
                               ***
Рәхмәтле хушлашу
Хуш киләсең, и Яңа ел!
Көтәбез – беләсеңдер.
Син үзең дәҗиргә безне
Яратып киләсеңдер.
Кышның салкын сулышыннан
Туңсак та без кайчакта,
И Яңа ел! Барыбер рәхәт
Синең карлы кочакта!
Яңа ел утлары балкый
Урамнарда, өйләрдә.
Тантаналы сүзләр әзер
Сине котлап сөйләргә!
Хуш киләсең, Юлбарыс елы,
Очып кил, канатланып!
Каршыларбыз кешеләрчә,
Якын итеп, шатланып.
Яхшылыкка даруың бар,
Явызлыкка – агуың.
Даруыңны дусларга бир,
Ятка калсын ачуың.
И Яңа ел! Җиргә бәхет,
Шатлык алып килерсең.
Без дә сине кадерләрбез,
Килгәч – үзең күрерсең.
Хуш, Иске ел! Теләкләрнең
Син күбесен акладың!
Рәхмәт сиңа! Дөньябызны
Җил-давылдан сакладың.
Исәнме, саумы, Яңв ел!
Көтәбез – беләсеңдер.
Син үзең дә җиргә безне
Яратып киләсеңдер.
                   (Хәнәфи БӘДИГЫЙ)
                                ***
Яңа ел өметләре
Бу Яңа ел матуррак булыр –
Чәчәкләргә төренер җәйләре,
Яңгырлары вакытында явар,
Уңыш бирер басы җирләре.
Бу Яңа ел тынычрак –
Янгыннары бик еш ялмамас.
Һәр милләтнең тигез хокукына
Төрле куркынычлар янамас.
Тапкан маллар үзебезгә булыр –
Күрсәтмәбез кабат көчсезлек.
Куандырыр яңа казылмалар –
Һич борчымас җанны эшсезлек.
Бу Яңа ел сөенечлерәк булыр –
Халкы өчен яшәр Илбашы.
Ач-ялангач, ятим балаларның
Уңай якка борылыр язмышы.
                    (Гөлзадә ӘХТӘМОВА)
                       ***
Укылмаган битне ачабыз
Яңа елның яуган ак карлары
Бәхет булып җиргә таралсын.
үткәненә шөкер итеп кенә
Каршылыйкчы елның яңасын!
Кайгы-хәсрәт калсын үткәнендә,
Калсын анда борчу-мәшәкать.
Күңелләрдә калсын тынычлыгы,
Йөрәкләрдә – сөю, мәхәббәт.
Сөенечләр алып килсен безгә,
Бирсен муллык, булсын байлыгы.
Киләчәккә барыр юлыбызда
Сәламәтлек булсын, саулыгы.
Могҗизалы сихри бу төндә
Яңа елга аяк басабыз.
без битбүген гомер китабының
Укылмаган битен ачабыз.
                   (Мәгафүр ЗАКИРОВ)
                                      ***
Могҗиза өмет итәм
Яңа елдан барыбыз да
Өмет итә могҗиза.
Кемдер – алтын сарайлары,
Кемдер... икмәккә риза.
Кочардайлар бар, җилгеле,
Каф тауларын биштәрләп.
кайберәүләр бүләр иде
Җир шарын да кишәрләп.
Шундыйларга ачу килеп,
Кайнап чыга саруым.
Кыш бабай, нәфсене тыйган
Юкмы берәр даруың?!
                             (Люция ӘБЛИЕВА)
                            ***
Яңа ел теләкләре
Күктә ай да яңа,
Якты балкып яна
Йолдызлар да, җирдә утлар да.
Өр-яңа ел килә,
Һәркем уйный-көлә,
Бәйрәм бүген барлык йортларда.
Яңа ел төнендә
Телим һәркемнең дә
Якыннары булсын янында.
Әрнемәсен йөрәк,
Өзелмәсен үзәк
Яңа елның яңа таңында.
Соңгы сәгатьләрдә
Сәгатьтә уклар да
Берсен-берсе кочып күреште.
Илләр имин булсын,
Яшь сабыйлар тусын,
Ак бәхеткә чумсын җир өсте.
Табын тулы торсын,
Бәйрәм тыныч узсын,
Кунак булсын күрше күршегә.
Канат куяр өчен,
Бәхет тояр өчен,
Бер җылы сүз җитә кешегә.
Гаилә таркалмасын,
Ялгызлар булмасын,
Пар канатлы үссен балалар.
Бер теләгем тагын –
Яңа елның таңын
Ялгыз көтмәсеннәр аналар.
                          (Динә КАМАЛЕТДИНОВА)
                              ***
Агарасы иде, яңарасы...
Ак карларда эри төн карасы,
Төзәлә күк Җирнең җан ярасы.
Ак карларга охшап, безгә дз бит
Агарасы иде, яңарасы.
Ак карларны ерып, еллар кичик,
Карамыйча юллар уравына.
Кыйбла – туры, Иман тулы булса,
Адашмабыз язмыш буранында.
Яңа елда хәсрәт-борчулар да
Әверелсен карга – ак тузанга.
Бәхет кебек, ымсындырып күктә
Һәр кешегә якты йолдыз яна.
Күчсен аклык һәммә күңелләргә,
Килсен шатлык һәммә кешегә дәҺ
Ходай кушып, Яңа елда күктән
Бәхет иңсен барча кешеләргә!
                                  (Разил ВӘЛИЕВ)
                                ***
Шатлык алып килсен!
Бәхет көтеп яши кеше һәрчак,
Тик тырышлык сала аңа юл.
Үткәннәргә үкенмичә яшик,
Шатлык алып килсен Яңа ел!
Халкым түзем – көтә өмет белән,
Алып кил син бәхет-бәрәкәт!
Үткәннәрдә калсын моң-зарлар да,
Бир түземлек, җанга хәрәкәт!
Юк-бар белән җанны телгәләмик,
Яшәү ямен тоеп яшик гел!
Тырыш хезмәт җиребезне бизәр,
Бәхет алып кил син, Яңа ел!
Үзгәрешләр белән үтә гомер,
Һәр бәндәгә язсын үзгә юл.
Үткәннәре чал тарихта кала,
Тыныч көннәр бирсен Яңа ел!
Яңа елда изге эшләр белән
Җаныбызны бизик иң элек.
Гомер – мизгел, ул тиз үтеп китә,
Ә изгелек Җирдә мәңгелек!
                         (Минһаҗ КАШАПОВ)
                                  ***
Яңа елга теләгем
Әй, Яңа ел, синнн шуны сорыйм:
Тыныч булсын иде илкәем!
Һәрбер гаилә күкрәгенә терәп,
Кисә алса иде икмәген!
Җылы куеннарда изрәп-изрәп,
Бәхет тоеп үссен сабыйлар!
Аяз күкне берүк сискәндереп,
Шартламасын иде дарылар.
Гөрләп үссен иркен басуларда
Күкрәп торган алтын игеннәр!
Гомерлеккә бергә булыргадип,
Вәгъдәләшсен кияү-киленнәр!
Гөрләп торсын гаилә учаклары,
Табыннарның сые китмәсен.
Көлсен кояш, яусын яңгыр, кары,
Эчәр суларыбыз кипмәсен!
Бары изге теләк күңелемдә,
Бәхет телим яше-картына!
Төкле аягың белән атла, димен
Яңа елның чаптар атына!
                (Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА-ХАҖИЕВА)
                                  ***
Яңа ел теләге
Сәгать сукты уникене,
Үтте Иске ел төне.
Сөенече белән килсен
Бу елның һәрбер көне.
Бишекләрдә яңгырасын
Наныйларның көлүе,
Һич тынмасын сабыйларның
Шатлыгы, сөенүе.
Язларында кырларыма
Яусыннар яңгырлары.
Көзләрен мул уңышлардан
Тулсыннар амбарлары.
Авылымның урамында
Йөрмәсен ялгызлары.
Калсын иде Иске елда
Дөньяның бар зарлары.
                 (Рөстәм ЗАКУАН)
                              ***
Яңа елны көтеп ала һәркем
Яңа елда өмет капкалары
Бәхет теләп кенә ачылсын
Һәрбер йортның ишек, тәрәзенә
Ак канаты белән кагылсын.
Фәрештәләр килеп кунакласын
Сез яшәгән өйгә көн саен.
Җан җылысын гына юллый сезгә
Чыршы белән сылу ак каен.
Алмашына еллар, үтә чорлар,
Тарих булып кала үткәннәр.
Яңа елда түргә чакырыгыз,
Безне сөеп янып көткәннәр.
Чакырыгыз түргә дус-ишләрне...
Берүк беркем читтә калмасын...
(Җырда гына явыз уйлар булмый.)
Җырны һәркем җырга ялгасын.
                         (Фердиинанд ГАЙСИН)

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ