Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яңа гасыр» да килеп чыккан «Бер-бер хәл»

 «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе шушы көннәрдә  үзенең заказы буенча  «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе төшергән « Бер-бер хәл» дип исемләнгән 40 серияле мелодрама күрсәтә башлады.Сериал...

 «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе шушы көннәрдә  үзенең заказы буенча  «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе төшергән « Бер-бер хәл» дип исемләнгән 40 серияле мелодрама күрсәтә башлады.
Сериал катнаш гаиләдә булган үзара мөнәсәбәтләрне яктырта. Тел, мәдәният, гореф-гадәтләр, дин мәсьәләләре алгы планга чыга. Төп максаты – тамашачыны милли һәм мәдәни традицияләр аша  татар телен  өйрәнүгә этәрү.
Төп рольләрдә республика театрларының әйдәп баручы актёрлары:  Г.Камал театрыннан ТР халык артистлары Фирая Әкбәрова, Радик Бариев, «Мунча ташы»ннан ТР халык артисты Гамил Әсхәдулла, К. Тинчуриннан ТР атказанган артисты  Зөлфия Вәлиева, шулай ук Казан театр училищесын тәмамлаган Эльвина Насыйбуллина һәм «Шаян ТВ» телеканалы алып баручысы Азамат Зәйнуллин катнаша.
Фильмның сценарий авторы Альберт Шакиров, режиссёры Алмаз Әкбәров.  Кинокомпания директоры – Леонард Дәүләтшин.
Проектны төшерү «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырылган.
                                                               Ирек НИГЪМӘТИ

Фото «Татар-информ» сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ