Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа закон буенча кемнәр акчалата ярдәм алачак?

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин балалы гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга ярдәм чаралары турында яңа законны имзалады. Документ рәсми порталга урнаштырылган.Карар нигезендә, 1 нче сентяб...

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин балалы гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга ярдәм чаралары турында яңа законны имзалады. Документ рәсми порталга урнаштырылган.
Карар нигезендә, 1 нче сентябрьдән җиде яшькә кадәрге баланы карау буенча «больничный» хезмәт хакының 100% күләмендә түләнәчәк.
1 нче июльдән 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәр балалы тулы булмаган аз тәэмин ителгән гаиләләргә айлык түләүләр каралган. Түләүләр төбәктәге балалар яшәү минимумының 50% күләмендә булачак. Бу – Россия буенча уртача 5 650 сум дигән сүз.
Шулай ук 1 июльдән, йөкле булу сәбәпле, медицина оешмаларында учетка баскан һәм авыр матди хәлдә булган хатын-кызларга айлык пособие кертелә. Мондый түләүләрнең суммасы аена уртача 6 350 сум тәшкил итәргә мөмкин, дип хәбәр итә «Вести образования».
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ