Яраткан укытучы нинди була?

Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары мәктәбебезнең укытучылар коллективын бәйрәм белән котлый. Аларга исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар, бәхет-шатлыклар тели. Бәйрәм белән Сезне, яраткан укытучыларыбыз! Безнең котлауларны кабул итеп алыгыз!

Самат Хәйбуллин:

Минем яраткан укытучым – Гөлия апа Насыйбуллина. Ул безне татар теле һәм әдәбиятыннан укыта. Ул ягымлы, сабыр гына аңлата, орышмаска тырыша. Мин үзем кыланып русча сөйләшеп йөргән кешене яратмыйм. Русча белергә кирәк анысы, тик кайберәүләр татарча сөйләшәсе урында да русча сөйләшкән була. Татар була торып, үзара русча сөйләшү нигә кирәк инде? Ә безнең Гөлия апа татар теленә мәхәббәт тәрбияли. Дөрес язарга, дөрес сөйләшергә өйрәтә. Мин әдәбиятны да яратам. Халкыбызның язучы- шагыйрьләрен белмичә чын татар булып булмый, дип саныйм.

Ришат Петров:

Физкультураны яратмаган егет булмый инде ул. Мин дә физкультураны яратам. Аеруча футбол, волейбол, баскетболны. Нияз абый Шәрифуллин оештырган түгәрәкләргә дә теләп йөрибез без. Аның белән ярышларга барабыз. Җиңеп кайтсак, бик сөенәбез.

География һәм биология фәннәреннән безгә Гүзәл апа Вәлиева керә. Минем шулай ук иң яраткан фәннәрем ул. Егет кеше географияне әйбәт белергә тиеш, дип саный Гүзәл апа. Мин үскәч, чит илләргә барырга хыялланам. Географиядән өйрәнгәнннәрне үз күзләрең белән күреп кайтсаң иде ул.

Таңсылу Садыкова:

Мин рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әнисә апа Исмәгыйлеваны бик яратам. Бу тормышта рус телен яхшы белү дә бик кирәк. Чөнки ул – төрле халыкларны берләштерә торган тел. Мин рус теленнән диктант, сочинениеләр язарга яратам. Яхшы билге алсам, бик сөенәм. Аның дәресләре бик күңелле уза. Рус әдәбиятын уку, шигырьләр ятлау да ошый миңа. Татар телен туган тел булгач, без инде яхшы беләбез. Минем руслар белән тигез дәрәҗәдә рус телен үзләштерәсем килә.

Самат Хәбибуллин:

Люзия апа Нуруллина безне инглиз теленә өйрәтә. Мин инглиз телен  яхшы беләм, дип әйтә алмыйм. Ләкин миңа укытучысы ошый. Ул бик яхшы аңлата. Ничек белә икән бу Люзия апа чит телне дип, шаккатып утырам мин. Инглиз телен яхшы белсәң, сине чит илләрдә дә яхшы аңлаячаклар, ди укытучыбыз. Аны камил белү өчен бик тырышырга кирәк шул әле безгә.

Дилә Мостафина:

Математика – фәннәр патшасы, диләр. Бу – чынлап та, шулай инде. Математиканы белмәсәң, башка фәннәрне дә үзләштерүе читен була. Сәрия апа Хисаметдинова без белсен өчен бик тырыша. Такта янында басып та, яныбызга килеп тә аңлата ул. Һәр укучыга игътибарлы. Әгәр мин укытучы булсам, Сәрия апа кебек булыр идем.

Технологиядән Ирина апа Жаркова укыта башлады. Берничә генә дәрес керсә дә, яратып өлгердек инде без аны. Ул безгә гадәти дәресләр дә, практик дәресләр дә уздырачак. Йорт эшләренә, хуҗалыкта кирәкле осталыкка өйрәнербез дип торабыз.

Риназ Надыршин:

Без Лидия апа Константинованы бөтенебез дә  яратабыз, чөнки ул – безнең сыйныф җитәкчесе дә. Үзе тарих, җәмгыять белеменнән укыта. Ул безне һәркөнне елмаеп каршы ала, аның яраткан сүзе: «Тәртип булсын!». Ул безнең белән җитди дә була, шаярткалап та ала. Без сыйныфыбызда бик күп төрле чаралар үткәрәбез, бәйрәмнәр ясыйбыз, экскурсияләргә чыгып китәбез, мәкаләләр язабыз, фотоларга төшәбез, кыскасы, бик күңелле яшибез. Аның сыйныфында укуыбызга сөенәбез. Апабыз cыйныфыбызның бердәм, дус-тату булуын тели. Ә без шундый булырга тырышабыз да.

Лидия ПАСЫЕВА

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.