Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь географлар өчен файдалы семинар

Заманында республикабызда география укытучыларын әзерләү белән Казан дәүләт педагогика институтында һәм Казан дәүләт университетеында аерым география факультетлары шөгыльләнә иде. Әлеге югары уку йорт...

Заманында республикабызда география укытучыларын әзерләү белән Казан дәүләт педагогика институтында һәм Казан дәүләт университетеында аерым география факультетлары шөгыльләнә иде. Әлеге югары уку йортлары федераль университет канаты астына күчкәч, мәктәпләребез өчен географлар әзерләү арткы планга күчте. Бу фәннән БДИ тапшырган баллың вузга кергәндә исәпкә алыну мөмкинлеге дә булмагач, мәктәп тәмамлаган яшьләр арасында география укытучысы белгечлеге алырга атлыгып торучылары да бик үк күренми. Тик тегесе юк, монысы юк дип зарланып утырудан ни файда?! Кем әйтмешли, әле мичкәдә дары бетмәгән икән.

КФУның география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы быелгы Укытучы һәм остаз елы уңаеннан бу җәһәттән бик тә күркәм чара үткәрде. Башкалабызның Вахитов, Яңа Савин, Идел буе, Авиатөзелеш районнары мәктәпләрендә эшләүче яшь география укытучылары өчен тәҗрибәле остазлар катнашында фәнни-методик семинар оештырды. Бар гомерләрен яшь буынга география фәненә мәхәббәт тәрбияләүгә багышлаган педагоглар шактый. Әйтик, бүгенге көндә К.Насыйри исемендәге 80 нче урта мәктәп директоры Роберт Мияссәр улы Мансуров – белгечлеге буенча географ, Аның хәләл җефете Розалия Илгизәр кызы да да бар гомерен укучыларга география фәненнән белем бирүгә багышлаган тәҗрибәле педагог иде. Әнә Казандагы 39 нчы урта мәктәптән Татарстанның атказанган укытучысы Нина Силатьевна Лычагинаның инде педагогик стажы гына да 55 ел! Һәм бар гомерен география укытуга багышлаган! Бу еллар эчендә күпме бай тәҗрибә туплаган! Шуңа да яшь коллегаларына сөйләр сүзләре, уртаклашыр киңәш-тәкъдимнәре дә бер кочак. Шуңа да семинарда катнашучылар аның чыгышын йотлыгып тыңлады. Казандагы 93 нче гимназиянең география укытучысы Ирина Борисовна Шляминаның үз чыгышын «География укытучысы профессиясенә педагогик династия аша» темасын яктыртуга багышлавы бер дә очраклы түгел иде. Бу нәселдә инде дүртенче буын география укытучылары икән! Әби-бабасы, әти-әнисе эшен дәвам иттереп, инде үзе 38 ел буе география фәненнән укыта. Инде хәзер кызы Мария Юрьевна да хезмәт юлын география укытучысы булып башлаган.
Семинарда чыгыш ясаган Казандагы 131 нче лицейдан, Вахитов районындагы география укытучыларының методик берләшмәме җитәкчесе Светлана Ивановна Кириллова, Казандагы 60 нчы урта мәктәпнең география укытучысы Лена Алексеевна Купчихина да яшь коллегаларына үз тәҗрибә алымнарын җиткерде.
Киләчәктә мондый методик семинарларны башкалабызның башка районнарындагы география укытучылары белән дә оештыру күздә тотыла.
Таһир САБИРҖАНОВ
Марат ВӘЛИЕВ фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ