Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь ир белән яшь хатынның ялгышы

Яшь егет белән яшь кыз бер-берсенә  гашыйк була, гаилә кора, аларның уртак тормышлары  башлана. Әмма аерылышучылар саны һаман арта баруы күпләрнең бергә яшәргә әзер түгеллеген күрсәтә. Болай...

Яшь егет белән яшь кыз бер-берсенә  гашыйк була, гаилә кора, аларның уртак тормышлары  башлана. Әмма аерылышучылар саны һаман арта баруы күпләрнең бергә яшәргә әзер түгеллеген күрсәтә. Болай килеп чыгарга тиеш түгел иде лә! Яратыштылар бит алар! Әйдәгез, яшь гаиләдә килеп чыккан тормыш чатаклыкларын күздән кичерик әле.
Гаилә психологына яшь гаилә мөрәҗәгать итә. Алсуга – 20, Рафаилгә 22 яшь. Никахлашканнарына  ике ел. Яшьләр Рафаилнең әти-әниләре   алып биргән аерым фатирда яши.  Егет, бергә яшәргә түбә булгач,  тормыштагы төп мәсьәлә хәл ителгән дип саный.  Алсу бу караш белән килешми, ул фатир аларныкы түгел, ә Рафаилнең әти-әнисенеке  дип бара. Чынлап та,  Рафаилнең әти-әниләре  яшь гаиләнең иминлеге өчен күп көч куя, чөнки малай – ата-ананың бердәнбере, һәм алар аны бик яраталар. Шунлыктан яшьләр янына килгәндә дә кирәк-яракны   мулдан алалар, аларны артык бимазаламас  өчен,  үзләре алып биргән фатир да булгач, үз ачкычлары белән ачып керәләр. Ата кеше  алган әйберләрне тиз генә калдыра да үз эшләре белән китеп бара, ә ана  түргә уза, күчтәнәчләрне урнаштыра, кухняны тәртипкә китерә,  ашарга әзерләргә керешә. Рафаил Казанга укырга килгәннән бирле, улларына ярдәм итү гадәткә кергән. Егет  аларның мондый кайгыртуларына бик тә рәхмәтле  һәм бу күренештән ул тулысынча канәгать.
Туйдан соң да берни үзгәрми, ата-ана шул рәвешле яшьләр тормышында катнашуларын дәвам иттерә.  Әмма Алсуның йөзен чытуы гына Рафаилнең йөрәген тырный. «Син нәрсәдән риза түгел, тагын нәрсә ошамый?» – ди ул хатынына, караңгы йөз белән йөрүен аңларга теләп. Соңгы арада ир эш эзләү белән мәшгуль, пандемия башлану аркасында, аның эш урыны ябыла,  шуннан соң инде  ике эш урынын алыштырырга өлгергән. Уңаен, кулаен эзләве. Алсуга мондый куркыныч янамый, гаилә ул тапкан акчага һәм суыткычка Рафаилнең әти-әниләре китереп тутырган ризык белән көн күрә. Килен каенанасының үзен болай тотуын  аш бүлмәсенә генә түгел,  бөтен тормышларына тыкшыну дип кабул итә. Алсу эштә чакта Рафаил бу хакта әнисе белән киңәшә. Алсу әйтүенчә, әнисенең шундый «визитларыннан соң», Рафаилнең Алсуга дәгъвалары арта. Ул аны өйне тәртиптә тотмауда, суыткычтагы  ризыкларның бозыла башлавында гаепли, вакытында ашарга әзерләмәвенә  тавыш чыгара.  Бер карасаң, көндәлек мәшәкатьләрдән чыккан ыгы-зыгы гына. Әмма Алсу моны алай кабул итми.
Рафаил күзлегеннән:
– Әниләр безгә  фатир алып бирде, – ди ул. – Әгәр кеше почмагында торсак,  тормыш итү кыйммәткә төшәр иде. Әти-әниләр бик булыша. Тагын ни кирәк инде? Әниләргә рәхмәт әйтергә кирәк!
Рафаил хатыны белән ике арадагы мөнәсәбәтләрне әнисенә сөйләгән.  Хәлне уртаклашкач,  ир җиңеләеп киткән.  Мондый әңгәмәләрдән соң ана Алсуның үзенә карата мөнәсәбәтен аңлаган һәм килен белән очрашудан кача башлаган. Конфликт аның саен тирәнәя барган. Хатын ире белән сөйләшми башлаган. Рафаил исә Алсуны югалтудан курыккан. Ир өйгә иминлек урнашуын, Алсуның әнисен ярата башлавын тели.
 Алсу мондый фикердә:
– Мин Рафаилгә кияүгә чыктым. Аның белән генә яшисем килә. Аның кухняда  әнисе белән түгел, минем белән чәй эчүен телим. Әнисе бу фатирны үзенеке итеп тоя.  Бу – мин монда вакытлыча дигәнне аңлата. Шкафтагы киемнәрне күчерә,  безнең керләрне юарга керешә. «Минем әйберләргә тимә», – дип, күпме әйттем инде. Ул мине өйдә тәртипсезлек хөкем сөрүдә гаепли.
Алсу иренең кая да булса эшкә урнашуын тели. Иренең шыңшып йөрүеннән, һаман әнисен яклавыннан  туйган.  Инде менә иреннән китәргә карар кылган. «Мин бу өйдә хуҗа түгел. Рафаилдә ирләргә хас мөстәкыйльлек җитми. Бала миңа әлегә кирәк түгел. Теләсә минем белән китсен. Мин монда кала алмыйм», – ди ул.
Ана уйлавынча:
– Рафаил – гаиләдә бердәнбер бала.  Эшсез йөргән чагында аңа ярдәм итәргә кирәк. Тормышлары көйле барсын өчен аларга төрле ризыклар алып киленә.  Алсу эштән кайтуга, аш-су әзер була. Алсу иренең кадерен белми.
Күреп торабыз: Рафаилгә хатынның назы җитми.  Аныңча, килен Рафаилгә тормыш кирәге итеп кенә карый. Улы эшсез калгач,   киленнең улына  артык кашык итеп каравын авыр кичерә.
Яшьләрнең бергә яшисе килүе күренеп тора. Ата-аналар да шуны тели. Әмма тормыш кына кирегә бара. Әйдәгез, бергәләп аңлашыйк әле. 
Яшь гаилә каршында мондый мәсьәләләр тора:
а) кайда яшәргә; б) ничек яшәргә; в) аларның үзара психофизиологик  яраклашуы; г) һәм шәхси чикләре.
Хәзерге яшьләр аерым яшәргә омтыла. Кемнең кайда эшләве  никахка кадәр хәл ителә.  Ата-ана ярдәменә таяну мөстәкыйль яшәүгә керми. Тора-бара ул ярдәм дә кимүгә бара, яшь гаилә үз юлын табарга керешә. Тормышта матди яктан кыенлыклар очравы – табигый хәл.  Әмма бер максатта гомер итү, авыр чакта бер-береңә кул сузу авырлыкларны бергә кичәргә ярдәм итә.
Нәрсә соң ул шәхси чикләр, гаиләдәге конфликтларны хәл итүдә  ул шулай  әһәмиятлеме?  Шәхси чикләр төшенчәсе белән бала беренче тапкыр  якты дөньяга тугач  очраша. Туганга кадәр ана белән бала икесе бербөтен булса, туганнан соң  алар икесе ике кешегә әверелә. Аларга әнә шулай бер-берсеннән аерымланган озын психологик юл узасы бар. Сабый анага бәйле, ул ансыз яши алмый. Әни исә баланың аңа бәйле икәнен белә һәм аның теләкләрен үти. Аңа үсү өчен шартлар тудыра. 
Алдагы адым баланың әкренләп мөстәкыйльлеккә өйрәнә башлавыннан гыйбарәт. Ата-ананың роле –  сабыр гына  сабыйга  авырлыкларны үзенчә хәл итәргә мөмкинлек бирүдә. «Син зур инде, син булдырасың»,–  ди алар шуның өчен. Тора-бара бала анага  дөньяның кендеге булудан туктый. Әни кеше эшкә чыгарга яки яңадан йөккә узарга мөмкин. Ананың үсеп килүче сабые белән аралары ерагаюы ике яктан да сизелә. Әгәр әни кеше тынгысыз икән,  ул сабыен яныннан җибәрми, үзенең активлыгы белән бала активлыгын  этеп чыгара. Бу очракта   баланың мөстәкыйльлек яулавы озакка сузылырга яки анда инфантильлек үсеш алырга мөмкин.
Мондый бала гел читтән  ярдәм көтә, аны хәтта үзенчә эш башлау да куркыта. Ул танышларының ярдәменә өмет итеп  зарлануын белә. Алары үз эшләренә күмелә башласалар, аларга үпкәли.
Шуңа күрә дә гаиләдә бердәнбер яки төпчек бала белән эшләр гел катлаулы булучан. Моның бер дә начарлыгы юк кебек.  Әти-әни дә, дәү әни дә  баланың саулыгын, укуын, иминлеген кайгырта. Әмма баланың үз танып белүе өчен вакыт бик аз калып бара. Үсеп килүче бала кайвакыт үзе белән бергә-бер дә калырга, үз ялын үзе оештыра белергә дә тиеш.  Нәкъ шундый очракта аның  яраткан уенчыклары,  яраткан шөгыле, эше барлыкка килә.  Ә болай ул үзен югалып калгандай хис итеп үсә, ялгыз калгач, читтән  эш кушуларын көтә. Өлкәннәрнең дә аннан нидер өмет иткәнен белеп алгач, ул бөтенләй каушый, чөнки ниндидер эшне мөстәкыйль хәл итү аның хәленнән килми.
Безнең яшьләргә әйләнеп кайтыйк әле. Аларга мондый хәлдән ничек чыгарга соң?
Биредә нәкъ менә чик төшенчәсе урынлы. Ул гаилә әгъзалары тарафыннан төрлечә кабул ителергә тиешле. Беренчедән, әти-әни гаиләсе белән яшь гаилә арасындагы чикнең кайдан узуын ачыкларга кирәк.  Рафаилнең әти-әниләренә  яшьләр янына алдан килештереп, кадерле кунак статусында гына килү зарур, чөнки балалар да   никахлашып, гаилә корып,  инде үзләре бала көтә. Тормышны үзләре алып барырга бурычлы. Әти-әниләр карашынча, өйдә чисталык җитми икән, калсын шулай, димәк, аларга шулай да ярый. Көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү яшьләр җилкәсендә булырга тиеш.
Әнигә улының үз гаиләсе булуы белән килешми ярамый. Улы янында башка хатын-кыз бар. Әни белән мөнәсәбәтләр беркайчан да элеккечә калмаячак.  Эштәге мәшәкатьләрне хәл итү дә, хатын белән ике арадагы мөнәсәбәтләрне ачыклау да – Рафаилнең үз эше. Ярдәм кирәк булса, ул аны теле белән әйтә ала.
Якынча бер елдан  аның холкында чын ир  заты сыйфатлары барлыкка килер. Алсу аның кыюрак күренүен тели. Аның  назлы хатын булып та яшисе килә. Ир белән хатын бер-берләре арасындагы катлаулы мәсьәләләрне бергәләп чишәргә өйрәнергә тиеш. Гаиләдә бер-береңә сабыр, түзем булырга да кирәк, чөнки һәркем үзенчәлек-
ле үз  холкына ия. Бер-береңдәге кимчелекләрне кабул итәргә өйрәнсәң, яшәве җиңел биреләчәк. Тормыш юллары катлаулы. Шуңа күрә аның юл башыннан ук дөрес юнәлеш алу мөһим.

                                                     Энҗе ӘХМӘТҖАНОВА,


гаилә психологы, медицина фәннәре кандидаты


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ