Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшел Үзән районы Татар Танае мәктәбе укытучысы

Атна дәверендә без magarif-uku.ru порталында «Авыл укытучысы – 2019» бәйгесенең  җиңүчеләре һәм лауреатлары турында сөйләячәкбез. Бүген сезне «Предметка мәхәббәт» номинациясе лауреаты булган укытучы б...

Атна дәверендә без magarif-uku.ru порталында «Авыл укытучысы – 2019» бәйгесенең  җиңүчеләре һәм лауреатлары турында сөйләячәкбез. 
Бүген сезне «Предметка мәхәббәт» номинациясе лауреаты булган укытучы белән якыннан таныштырырга телибез. Асия Шәүкәт кызы ЗАКИРОВА  Яшел Үзән районы Татар Танае урта мәктәбендә  биология һәм химия дәресләре укыта.
Мөгаллим «Авыл укытучысы–2019» бәйгесенең ике этабын уңышлы узды. III этап кысаларында Асия Закирова  Казанның Ш.Мәрҗани ис. 2 нче татар гимназиясендә «Йөрәкнең төзелеше» тамасына ачык дәрес бирде. Биология дәресе җыр-моң белән үрелеп барды. Укучылар скелет, йөрәк төзелеше турында кызыклы мәгълүмат тупладылар. Дәреснең  кечкенә фрагменты белән таныша аласыз.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ