Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшьләр Марат Әхмәтовка татарча проектларны тәкъдим итте

«Урам» экстрим-паркында Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов...

«Урам» экстрим-паркында Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов ярдәме белән оештырыла торган, татар телен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектлар авторлары белән очрашу булып узды.
Биредә барлыгы 13 проект күрсәтелде. Комиссия рәисе проектларны хуплады. «Проектларны гамәлгә куеп, үзебезнең рухи бушлыкны мөмкин кадәр күбрәк татар телле контент, татар телле проектлар белән тутырырга тырышырга тиешбез. Шулай булганда гына телебезне саклап кала алачакбыз. Киләчәктә дә сезнең белән эшләрбез дигән өмет бар. Сезнең һәр проектыгыз отышлы яки отышлыга якын – беренче коймак төерле дә булырга мөмкин. Алга китеш бергәләп уртак максатны тормышка ашырудан күренер», – дип сөйләде Марат Әхмәтов яшьләр белән очрашуда.

Очрашуда Татарстан Республикасы мәктәп укучылары өчен «Qazan Quiz» интеллектуаль уены һәм «Акыл Фабрикасы» белем бирү интенсивы (проект авторы – Ләйсән Фәхриева), Чаллыда яңа татар мәдәниятенә багышланган беренче шәһәркүләм фестиваль UT FEST (проект авторы – Гүзәл Әхмәтгәрәй), «Иске Казан» республика фестивале («Иске Казан» җыены) – гореф-гадәтләрне саклауга һәм туган як тарихын өйрәнүгә, яшь буынның татар халкының туган теле һәм мәдәниятенә игътибарын күтәрүгә юнәлтелгән (проект авторы – Яруллин Алмаз), «Мин булдырам!» сәләтлеләр тамашасы (проектның авторы – Рөстәм Хәбибуллин), «Таптым» татар яшьләре өчен танышу кушымтасы (проект авторлары – Зөһрә Вилданова, Райнур Хәсәнов), «Шалт, Мөхәммәтҗан!» – татар юморы ярышы (проект авторы – Рамил Агдеев), шагыйрь Хәсән Туфан тормышы һәм иҗатына багышланган «Ерак йолдыз яктысы» спектакль-риваяте (проект авторы – Таһир Исмәгыйлев), Татарстан Милли китапханәсе фондында булган, танылган татар шәхесләренең яраткан китаплары турындагы видеоязмалардан гыйбарәт «Тираж» видеопроекты (проект авторы – Ильяс Гафаров), навигаторларда татар телендә яңгыраучы язмаларны булдыруны күздә тоткан «Татарча навигатор» аудиопроекты (проект авторы – Ильяс Гафаров); ел саен югары уку йортлары арасында уздырыла торган матурлык һәм сәләт конкурсы «Яз гүзәле» конкурсы (проект авторы – Гүзәл Газетдинова), «Татар кызы» республикакүләм матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйрәме (проект авторы – Гүзәлия Гыйниятуллина); ESHLIM.TATAR – татар телле белгечләрне эзләп табарга ярдәм итүче сервис (проект авторы – Айнур Әхмәтов); Татарстан халыкларының милли телләрен фәнни популярлаштыру – дөнья тәҗрибәсен исәпкә алып, ТР халыкларының милли телләре буенча үзөйрәткечләрне яңа форматта язу һәм бастыру, ТР халыклары милли телләренең уникаль полилингваль сүзлекләрен булдыру (проект авторы – Алексей Арзамазов) турындагы проектлар тәкъдим ителде.

Фәния Лотфуллина


Фото: https://minmol.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ