Логотип Магариф уку
Цитата:

Экологик бумеранг. VI – VIII сыйныф укучылары өчен  экологик уен

Рәзинә САБИРОВА, Әтнә районы Олы Мәңгәр төп мәктәбенең югары квалификация категорияле география укытучысыМаксат: укучыларның экологик белемнәрен ныгыту; табигатьне танып белү күнекмәләре булдыру; тирә...

Рәзинә САБИРОВА,
Әтнә районы Олы Мәңгәр төп мәктәбенең югары квалификация категорияле география укытучысы
Максат: укучыларның экологик белемнәрен ныгыту; табигатьне танып белү күнекмәләре булдыру; тирә-як мохиткә карата җаваплы караш тәрбияләү.
Җиһазлау: экран, ноутбук, тәҗрибә өчен җиһазлар, командалар өчен биремнәр.
Уен барышы
Алып баручы. Хәерле көн, «Экологик бумеранг» уенында катнашучылар! Тамашачыларыбыздан кайсысы уеныбыз исеменә аңлатма бирә алыр икән? Моның өчен «экология» һәм «бумеранг» төшенчәләре нәрсәне аңлатканны яхшы белергә кирәк. Дөрес җавап бирүчегә безнең бүләгебез дә бар.
Алып баручы. Соңгы 350 ел эчендә Җир йөзеннән 60 төр җәнлек һәм 100 төргә якын кош юкка чыккан. Киләчәктә дә шулай булса, бумеранг законы буенча сәгать саен бер организм төре һәлак булачак.
(О.Газманов башкаруында «Красная книга» җырына клип күрсәтелә.)
Алып баручы. Экология, кешенең һәм табигатьнең үзара бәйләнешләре турында фән буларак, тормышның барлык өлкәләренә дә кагыла. Шуңа күрә дә бүгенге уенда төрле өлкәләрдән: география, биология, физика һәм химия фәннәреннән сораулар яңгыраячак, чөнки чын эколог ул – эрудицияле кеше булырга тиеш.
Уенчы-командалар белән танышканчы, сезне жюри белән таныштырып китәргә рөхсәт итегез.
Шулай итеп, «Таныш булыйк, бу – без!» конкурсында катнашу өчен, командаларны бирегә чакырабыз. (Командалар үзләре белән таныштыра.)
(Сәхнәгә Шерлок Холмс һәм доктор Ватсон чыга.)
Ватсон. Холмс, карагыз әле, иртә белән ишек төбендә мин нәрсә таптым. Бу серле төенгә охшаган, нәрсә икән карыйк әле. О! Бу бик борынгы язмага охшаган, серле язуы да бар. Бу бит тарихи әйбер!
Холмс. Сез ялгышасыз, хөрмәтле  Ватсон! Бу – гадәти ак кәгазь!
Ватсон. Холмс, сез моны ничек белдегез?
Холмс. Бу сорауга җавапны мин командаларның үзләренә табарга тәкъдим итәм. Әмма сорауны бераз катлауландырам. Кәгазьнең ялган икәнен исбатлаганчы, аны ялкын өстендә тотарга кирәк. (Командалар тәҗрибә ясый.)
Җавап. Кәгазьне ялкын өстендә тоткач, анда: «Бүген Американы ачтым. Х.Колумб. 12 октябрь, 1492 ел» дигән язу чыга. Х.Колумб болай яза алмаган, чөнки ул яңа материк ачуын белмәгән.
(Сәхнәгә Христофор Колумб чыга.)
Христофор Колумб. Хәерле көн, балалар! Сезнең белән очрашуга мин бик шат. Күрәм: сез минем сәяхәтләр турында беләсез, үзегез дә сәяхәт итәргә яратасыз, шулаймы? Минем заманда сәяхәт итү куркыныч иде. Үземә ярдәм итүләрен сорап, мин Испания, Португалия галимнәренә мөрәҗәгатъ иттем, королева Изабелладан да ярдәм сорарга туры килде. Ул миңа өч каравелла бирде. Алар ничек атала иде?
Җавап. Санта-Мария, Нинья, Пинта.
Алып баручы. Ә хәзер – блиц-конкурс. Команданың кайсы уенчысы сорауга иң беренче җавап бирә, шул һәр җавапка 1 балл ала.

  1. Безнең өйләрдә яши торган «чакрылмаган кунак»ларның берсе беркайчан да су эчми. Нәрсә ул? (Көя күбәләге)

  2. Кайсы яшәү тирәлегендә организмнар саны иң күп? (Туфракта)

  3. Бу агач турында «йөзьяшәр» диләр. Урманчының фуражка кокардасы аның яфрагы формасында. (Имән)

  4. Кайсы хайваннар беркайчан да йокламый? (Акула)

  5. Себер мәчесенең туган җире кайда? (Көньяк Азиядә)

  6. Нинди үләнне Җирдәге иң биек үлән дип атыйлар? (Бамбук)

  7. Нинди агач бүлеп чыгарган сагызны стоматологиядә теш казнасын дәвалау өчен файдаланалар? (Нарат)

  8. Бу агачның рус телендәге атамасында яфрак сүзе бар, әмма агачның яфраклары юк. (Карагай – лиственница)


(Сәхнәгә ике өрәк чыга.)
1 нче өрәк. Ай-яй-яй, нинди авыр заманнарга калдык.
2 нче өрәк. Сафларыбыз сирәгәйде, исән калганнарыбыз көчкә хәрәкәтләнә!.
1 нче өрәк. Элекке заманнарда, без яшәгән чормаларда нинди күңелле иде. Сагынып искә алырга гына калды. Ә хәзерге подвалларда тынчу, анда яшәү безгә бер дә ошамый.
Алып баручы. Геройларыбыз кайгыра торсын, ә мин командаларга яңа сорауга җавап эзләргә тәкъдим итәм. Нигә өрәкләргә подвалда яшәү ошамый?
Җавап. Анда радиоактив газ – радон туплана, ул сәламәтлек өчен куркыныч.
Алып баручы. Ә хәзер – конкурс-имтихан. Мин командаларга билетлар алырга һәм андагы сорауларга җавап табарга тәкъдим итәм.
(Командалар сорауларга җавап бирә.)
Сораулар:

  1. Көнбатыш илләрендә даруханәләрдә сату тыелган нинди медицина җиһазын бездә ирекле рәвештә сатып алырга мөмкин? Без аннан еш файдаланабыз да әле. (Терекөмешле термометр)

  2. Кайсы әдәби герой һәм әсәрнең авторы сөйрәлүчеләрнең яшәү рәвеше турында начар белгәннәр һәм елан бау буйлап өскә таба шуыша ала дип уйлаганнар. (Шерлок Холмс, Конан Дойль «Чуар тасма» хикәясе)

  3. Нигә борынгы мисырлылар агачны түгел, ташны эшкәртеп әйберләр ясау буенча осталар булып саналган? (Африка чүлләренең күбесе ташлы, ә Мисырның күп өлеше чүлләрдә урнашкан.)

  4. Немецларның «Яшелләр» партиясе түрәләрне нинди транспорт төренә күчереп утыртырга җыена? (Велосипедка)

  5. Караңгы чыршы урманында чәчәкле үсемлекләр, яктылык җитмәгәнлектән, эре булып үсми. Ә алар бөҗәкләрне ничек җәлеп итәләр соң? (Ак төстә һәм исле булулары белән.)

  6. Язгы бөреләр ябышкак сагызсыман матдә белән каплана. Бу аларга ни өчен кирәк? (Бөреләрне кыраулардан саклау өчен.)


Алып баручы. Без табигатьтә бар нәрсәнең дә бер-берсенә бәйләнгәнлеге турында беләбез. Бу турыда Чарльз Дарвин да искәрткән. Командаларга экологик чылбыр төзергә һәм «Дарвин хикәяте» бәйгесендә катнашырга тәкъдим итәбез.

  1. Байгыш, үпкәләп, башка урманга очып китте.


2.Тычканнар кәрәзне ашый башладылар һәм умарта  ояларын туздырып бетерделәр.

  1. Кешегә байгыш белән дуслашырга туры килде.

  2. Бал кортлары беткәч, чәчәкләрне серкәләндерүчеләр бетте, үләннәр азайды.

  3. Кешегә сөт һәм балдан башка яшәү кыенлашты.

  4. Байгыш киткәч, тычканнар үрчеде.

  5. Үләннәр азайгач, сыерлар сөт бирми башлады.

  6. Кеше байгышка: «Урманда синнән бернинди дә файда юк», – диде.


Җавап: 8, 1, 6, 2, 4, 7, 5, 3.
Алып баручы. Уенчыларыбыз уйлый торсын, ә без җанатарлар белән сорауларга җавап биреп алыйк:

  1. Татар халкында «судан коры чыккан» дип, хайваннар патшалыгының кайсы вәкиленә әйтәләр һәм ни өчен? (Кошлар каурыйларын тән бизендәге май белән майлыйлар.)

  2. Бер материкта кошлар арасында чабыш үтә. Бу нинди кошлар? Кайсы материк? (Страус, Африка)

  3. Сез ничек уйлыйсыз: 10 яшьлек эрбет агачыннан ничә кап шырпы эшләп булыр иде? (Эрбет агачыннан шырпы ясамыйлар, ул кыйммәтле агач санала.)

  4. Нинди ерткыч сазлык үсемлеге чебеннәр белән туклана? (Чыклы үлән)


Алып баручы. Хөрмәтле, уенчылар, бүгенге уенда сез үз интеллектыгыз белән җитәрлек күләмдә баллар тупладыгыз. Киләчәктә сез берничә миллион доллар акча да эшләрсез әле. Әлегә, әйдәгез, бу сумма сезнең кесәдә дип хыялланып алыйк. Сез бу акчага утрау сатып алдыгыз, ди. Ул утрауда дөньяның иң үзенчәлекле хайваннары гына яшәячәк. Алдагы уенда сезгә өч җөмләдән торган сурәтләүдән хайваннар танырга һәм аларның кайсы материкта очравын әйтергә кирәк булачак.

  1. Безнең планетада зәңгәрсу төстәге йонлы бердәнбер хайван ул. Йонын зәңгәрсу-яшел суүсемнәр шул төскә кертә.

  2. Ул башын 180 градуска бора ала.

  3. Ул – иң әкрен хайван. (Иренчәк, Көньяк Америка)

  4. Күкәй салып үрчи.

  5. Томшыгы, бармак арасында ярылары бар.

  6. Имезүче эндемик. (Үрдәкборын, Австралия)

  7. Канатлары ярдәмендә 40 км/сәг тизлек белән йөзә.

  8. Адели, Император атамалары белән йөртәләр.

  9. Очмый торган кош. (Пингвин, Антарктида)

  10. Буе 30 см булганы да, 3 м булганы да бар.

  11. Үзе яшәгән ил гербында ясалган.

  12. Бер сикергәндә, 9,12 м га сикерә ала. (Көнгерә, Австралия)


Алып баручы. Чираттагы уен «Табигать күренешләрен таны!» дип аталыр. Уенга һәр командадан өч кеше чакырыла. Әйләнәгә 5 урындык куелган. Көйгә урындыклар тирәли әйләнәсез. Бер урындыкка утырган ике кешенең кайсысы урындыкка беркетелгән табышмакка җавап бирсә, шунысы уенда кала. Ә урындык әйләнәдән алына.

  1. Сыр-сыр сыры бар,


Җиде төрле нуры бар,
Җиде кат күккә юлы бар. (Салават күпере)

  1. Ятты-ятты да елгага карап чапты. (Кар эрү)

  2. Уты юк, төтене бар. (Томан)

  3. Тау аркылы ук аттым,


Аткан угым югалттым. (Йолдыз атылу)

  1. Шундый зур − бөтен җирне әйләндереп ала,


Шундый кечкенә − иң кечкенә ярыкка да сыя. (Җил, давыл)
Алып баручы. Менә безнең очрашуыбыз тәмамланып та килә. Без бүген ярышып кына калмадык, бик күп яңалыклар да белдек дип уйлыйм. Ә хәзер, нәтиҗәләр чыгару өчен, жюрига бераз вакыт бирик.
(Ю.Антонов башкаруында «Не рвите цветы» җырына клип күрсәтелә.)
(Жюри чыгышы.)
Алып баручы. Без бу уенда алган белемнәребезне планетабыз табигатен саклауда кулланырбыз дип ышандырып калабыз, чөнки планетабызның киләчәге – безнең буын кулында!
22 апрельдә кешелек Җир көнен билгеләп үтә. Россиядә Җир көнендә «Тынычлык чаңы» акциясе үткәрелә. Бүгенге чарабызны без Тынычлык чаңы тавышы белән тәмамларбыз. Ул безне Җиребез – уртак йортыбызның гүзәллеген, иминлеген  сакларга барлык көчебезне куярга, тыныч һәм тату яшәргә чакыра.
 
Материалны күчереп алырга

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ