Логотип Магариф уку
Цитата:

Йолдызнамә (2–8 август)

КучкарАтна мәхәббәт хисләре өчен кулай. Үзегезнең хисләрегезне әйтүдән курыкмагыз. Әгәр дә күптәннән кемгәдер яратуыгызны белдерергә теләп йөрисез икән, монын өчен менә дигән вакыт.ҮгезбозауАтна күңел...

Кучкар
Атна мәхәббәт хисләре өчен кулай. Үзегезнең хисләрегезне әйтүдән курыкмагыз. Әгәр дә күптәннән кемгәдер яратуыгызны белдерергә теләп йөрисез икән, монын өчен менә дигән вакыт.
Үгезбозау
Атна күңелле вакыйгаларга бай булачак. Бәйрәмнәр көтелә. Җәйнең соңгы ае сезгә бик күп шатлыклы хәбәрләр китерәчәк.
 Игезәкләр
Иптәшегез белән ике арада аңлашылмаучанлык килеп чыгу куркынычы бар. Яңа танышлар табу өчен кулай вакыт түгел. Иң элек үз гаебегезне танырга өйрәнергә кирәк. Үзегездән башлагыз.
Кысла
Финанс проблемалар аркасында планнарыгызны кичектереп торырга туры киләчәк. Ләкин борчылырга ашыкмагыз, бу мәсьәлә дә бик тиз хәл ителер. Сез көтмәгән чишелеш юллары барлыкка киләчәк.
Арыслан
Сез хәзер игътибар үзәгендә. Сезнең турында сөйләшүчеләр бик күп. Тик гайбәтләрдән өстен булырга киңәш итәбез. Акланмагыз, дәшми калган кеше көчлерәк.
Кыз
Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгыту, торак хәлен яхшырту хакында уйларга кирәк.Ремонт эшләрен башларга менә дигән вакыт. Бераз ял итеп, бәйрәм итәр өчен дә яхшы атна.
Үлчәү
Бер урында гына утырмагыз, сәяхәткә чыгу өчен уңайлы атна. Хәрәкәттә – бәрәкәт дигәндәй, күбрәк кеше арасында, табигать кочагында йөрергә тырышыгыз.
Чаян
Кеше белән сөйләшкәндә сүзегезне уйлап әйтергә кирәк. Уйламый әйткән сүз аркасында аңлашылмаучылык килеп чыгарга мөмкин. Сак булыгыз. Атна дәвамында җитди проблемаларны хәл итәргә туры киләчәк. 
Укчы
Башкалардан ярдәм көтмәгез.Әгәрдә сезнең чынга ашыра алырлык идеяләрегез бар икән, аларны сузмагыз. Бу атна кайбер уйларыгыз тормышка ашарга мөмкин. Барысы да үзегездән тора.
Кәҗәмөгез
Сезнең бу атнада барысы да яхшы булачак. Туган көнгә, бәйрәмгә яисә ял итүгә бару көтелә. Чемоданнарыгызны әзерләгез, сәяхәт өчен менә дигән вакыт.
Сукояр
Барысын төптән уйлагач кына, тормышыгызга ниндидер үзгәреш кертергә мөмкин. Уңышка ирешү өчен бүгеннән үк тырышлык куегыз. План төзергә, көндәлек эшләгән эшләрегезне язып барырга гадәтләнегез.
Балык
Эштә киеренкелек хөкем сөрә. Шәхси тормышыгызны җайларга вакыт җитмәячәк. Шулай да, эшкә бөтенләй бирелеп бетмәгез. Һәрнәрсәнең үз вакыты. Бу турыда онытмагыз.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ