Логотип Магариф уку
Цитата:

Земфира Гыйльметдинованы соңгы юлга озату

Бүген татар матбугаты, мәдәнияте журналист, озак еллар «Сәхнә» журналында, филармониянең матбугат хезмәтендә эшләгән, хәзер Казан башкарма комитетының милли эшләр бүлеге җитәкчесе Земфира Гыйльметдино...

Бүген татар матбугаты, мәдәнияте журналист, озак еллар «Сәхнә» журналында, филармониянең матбугат хезмәтендә эшләгән, хәзер Казан башкарма комитетының милли эшләр бүлеге җитәкчесе Земфира Гыйльметдинованы  соңгы юлга озатты. «Татмедиа» бинасында (Декабристлар, 2) мәрхүмә белән хушлашырга бик күп каләм ияләре, хезмәттәшләре, мәдәният хезмәткәрләре, җәмәгатъ эшлеклеләре җыелган иде.

«Мостай Кәримнең шундый шигыре бар: «Аусаң иде бәйгеләрдә янып үлгән аргамак кебек». Земфира  да эшләгән җиреннән янып үлде инде. Мин аның белән 2000 еллардан бирле таныш. Һәрбер эштә актив, һәрнәрсә өчен борчылучы, төрле проектлар уйлап табучы кеше иде. Казан башкарма комитетында әле зур эшләр башкарган булыр иде.  Аның туры сүзле, принципиаль булуына хәйран кала идем.  Андый кешеләр бик сирәк була. Земфираның безнең арадан китүе күңелебезне озак еллар сызландырып торыр», – дигән сүзләр белән башлап җибәрде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла озату мәрәсимен.
Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова яшь аралаш Земфира Гыйльметдинованы башкарма комитетында ике ай гына эшләсә дә, шушы вакыт эчендә аның белән якынаю, уртак тел табуы турында, бергә эшләгән чагын искә төшереп үтте . «Ул ут, ялкын кебек кеше иде. Туфан абый да якынайтты безне. Әлбәттә инде, аның сәхнә елларын да әле искә алырлар. Һәрбер эштә, җирдә үз сүзен,  үз эзен калдыра алган матур, күпкырлы шәхес булды. Ул шушы урында үзен тапты. Беренче көннән үк үзе дә шулай диде. Земфира апаның иртә китүен беребез дә көтмәде. Әгәр дә инде терелеп чыкса, өстәленә чәчәкләр куеп каршы алыр идек дип планнар да корган идек. Бүгенге оештыру эшләрендә Казан мэриясенең берсүзсез ярдәм итүләре дә минем өчен ачыш булды. Рәхмәт, Сезгә, яшьләрне кадерләгәнегез, аларга юл биргәнегез өчен, талантлы кешеләргә җылы сүзегезне жәлләмәгәнегез, аларны аклаганыгыз, яклаганыгыз өчен», – диде ул.

Озатуга килгән Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов та аның турында бик дулкынланып искә алды: «Йөрәк җитми күмәргә. Шундый талантлы, үзенчәлекле кешеләр китәләр. Мин аны күптәннән беләм. Татар телен, татар мәнфәгатен үстерүдә күп көч куйган кеше Земфира. Мәдәният темасын саф татар телендә язган кешеләрнең берсе. Алар күп калмады инде. Мэриядә эшли башлагач та, аның урамнарына, бөтен диварларына татар теле, татар мәнфәгате керер дип уйлаган идек. Кызганыч».


Аның эшләгән эшләрен санап бетерә торган түгел. Изгелек кылып, яктылып чәчеп яшәде. Исән булса, әле тагын күпме яхшылыклар кылып яшәр иде. Күпчелек тарафыннан әйтелгән бу җылы сүзләр аның рухына дога булып барып ирешсен иде.
Земфира Гыйльметдинова туган авылы Теләче районының Балыклы авылында җирләнде.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ