Логотип Магариф уку
Цитата:

Журналистлар өчен – яңа номинация

Хәзерге заманны никадәр генә матавыклы, мәшәкатьле дип зарлансак та, тирә-юнебездә мохтаҗларга игелек кылырга, ярдәм кулы сузарга һәрчак әзер булган миһербанлы, мәрхәмәтле җаннар – волонтёрлар шактый....

Хәзерге заманны никадәр генә матавыклы, мәшәкатьле дип зарлансак та, тирә-юнебездә мохтаҗларга игелек кылырга, ярдәм кулы сузарга һәрчак әзер булган миһербанлы, мәрхәмәтле җаннар – волонтёрлар шактый. «Игелек кыл да – суга сал, халык белмәсә – балык белер» диелсә дә, изге күңелле, шәфкатьле мондый затларның исемнәрен, аларның кылган игелекле гамәлләрен бар җиһан танырга, бәһали белергә тиеш.

Шул җәһәттән, республикабызда «Изге ниятле Татарстан» дигән конкурс үткәрелеп киленә. Анда ел дәвамында  игелекле гамәлләр кылган волонтёрлар ачыклана, һәм тантаналы шартларда аларны бүләкләү тантанасы уза.  Аерым алганда,   «Ел волонтёры» Гран-приена лаек булган җиңүче игълан ителә. Шуның өстенә, узган ел 14 номинация буенча иң яхшы волонтёрлар да ачыкланган иде. Быел исә номинацияләр саны тагын бергә арттырылды. Конкурсны оештыручы – Татарстанның яшьләр эшләре министрлыгы волонтёрлык хәрәкәтен пропагандалауда, игелекле, миһербанлы шәхесләребез кылган гамәлләрне  киң халыкка җиткерүдә актив катнашкан каләм ияләре – журналистлар, блогерлар өчен дә, беренче тапкыр буларак, «Эфирда изге ният» конкурсы булдырган. Анда «Интернет-басмаларда, көндәлек матбугат басмаларында иң яхшы язма», «Иң яхшы телевизион сюжет», «Радиода иң яхшы информацион сюжет», «Студентлар өчен нәшер ителүче матбугат басмаларында һүм электрон мәгълүмат чараларында иң яхшы хезмәт», «Татарстандагы волонтёрлык бергәлеге эшчәнлеге турында иң яхшы видеоролик» дигән номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. Конкурста ниятләүчеләрдән 8 декабрьгә кадәр эшләр кабул ителә. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 14 декабрьдә узачак. Әлеге бәйгенең приз фонды – 300 мең сум. Каләм көченә ия булган мөгаллимнәребез, каләмегезне чарлагыз, волонтёрларның игелекле эш-гамәлләре сезнең язмаларыгыз аша да киңрәк танылу-яңгыраш тапсын иде.
Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ