Логотип Магариф уку
Цитата:

Зур югалту

Үлем турындагы хәбәр һәрвакыт сискәндереп көтмәгәндә килеп ирешә. Бүген «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән, 78 нче яше белән барган Рәфикъ Юнысның бакыйлыкка күчүе турында...

Үлем турындагы хәбәр һәрвакыт сискәндереп көтмәгәндә килеп ирешә. Бүген «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән, 78 нче яше белән барган Рәфикъ Юнысның бакыйлыкка күчүе турындагы кайгылы хәбәр алдык.
Рәфикъ Юнысны озату мәрәсиме 2021 елның 20 гыйнварында 10:00 сәгатьтә «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы фойесында була.
Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын...

«Татарстан Язучылар берлеге» сайтыннан алынган белешмәгә караганда, шагыйрь, журналист һәм публицист Рәфикъ Юныс (Рәфикъ Юныс улы Юнысов) 1943 елның 1 мартында Татарстанның Арча районы Кәче авылында крестьян гаиләсендә туган. Кәчедә – җиде сыйныф, Арчада урта мәктәпне тәмамлагач, ике елга якын туган авылы колхозында төрле эшләрдә эшләгән, биш ай чамасы Казанда төзелештә булган. 1962–1965 елларда ул армиядә стратегик ракета гаскәрләре составында хезмәт иткән.
Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Р.Юныс Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга кергән. Студент елларында университеттагы «Әллүки» әдәби берләшмәсенә һәм «Татарстан яшьләре» газетасы каршындагы әдәби түгәрәккә йөргән. Университетның соңгы курсында укыганда, «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясенә эшкә урнашкан. Анда 1985 елга кадәр эшләгән. 1985–1991 елларда Р.Юныс Татарстан китап нәшриятында редактор, редакция мөдире, нәшриятның баш редактор урынбасары вазифаларын башкарган. 1992–2004 еллар арасында ул – «Идел» журналы баш мөхәрриренең беренче урынбасары хезмәтендә. 2005 елның башыннан алып Р.Юныс «Казан утлары» журналы редакциясендә, шул елның сентябреннән баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән.
Беренче шигырьләре матбугатта 16 - 17 яшьләрендә үк күренгәләсә дә, Р.Юныс әдәби иҗат эше белән утыз яше тулганнан соң гына җитди шөгыльләнә башлаган. Беренче шигъри җыентыгы («Вакыт чылбыры») 1982 елда басылып чыккан. Шуннан соң тагын берничә шигъри китабы дөнья күрә («Җирдә яшим», «Учтагы песнәк», «Сүнгән яшен», «Син һәм мин»). Шигърияттә ул – эзләнүчән, фикер һәм хис бирелешендә үзенчә индивидуальлеккә, каршылыклы интеллектуаль кичерешләренең тыгызлыгына омтылучан шагыйрь булган. Аның шигырьләрендәге лирик герой, тормышта һәм үз-үзендә гаделлек, хаклык, камиллек тоеп яшәргә тырышкан.
Р.Юнысның «Татарстан референдумы» дигән китабы (2000) җәмәгатьчелектә киң яңгыраш тапкан. Китапны узган гасырның туксанынчы елларында татар халкының мөстәкыйльлек өчен алып барган көрәшенең документаль елъязмасы дияргә була.
Р.Юнысның журналист буларак милләт, сәясәт, татар тарихы темаларына күп кенә танылган шәхесләр белән тәфсилле әңгәмәләре дә кызыклы һәм бай эчтәлекле. Аңа шулай ук юмор-сатира жанры да ят түгел иде.
Ул – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе (2004).
Р.Юныс 1986 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы иде.
Фото: «Казан утлары»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ