Логотип Магариф уку
Цитата:

Үсмер аутистны кыйнаган ир-ат ирегеннән мәхрүм ителде

Бүген Казанның Мәскәү районы суды үсмер аутистны кыйнаган 43 яшьлек Рөстәм Газизуллинны ике ел да өч айга ирегеннән мәхрүм итте.Моннан тыш, рухи зыянны каплау өчен, зыян күрүченең әти-әнисенә 200 мең...

Бүген Казанның Мәскәү районы суды үсмер аутистны кыйнаган 43 яшьлек Рөстәм Газизуллинны ике ел да өч айга ирегеннән мәхрүм итте.
Моннан тыш, рухи зыянны каплау өчен, зыян күрүченең әти-әнисенә 200 мең сум күләмендә акча да түләргә тиеш. Сүз уңаеннан, үсмернең гаиләсе әлеге сумманы 2 млн сум күләмендә таләп иткән иде.
Гаепләнүче Сидоровлар алдында моңарчы да, суд вакытында да гафу үтенмәде. Мәхкамә карары белән дә риза булмавын белдерде.
Искә төшереп үтәбез, узган елның сентябрь аенда Володя мәктәптән метрода өенә кайтканда кирәкле тукталышны узып китә һәм аның өчен бөтенләй таныш булмаган станциядә чыга. Үтеп баручыларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә дә өлгерми, аны кечкенә улын җитәкләп үтеп баручы ир-ат кыйный.
Укучыларыбыз хәтерли булыр, әлеге вакыйга хакында «Гаилә һәм мәктәп» журналының 11 нче санына язып чыккан идек.
Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ