Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар һәм галимнәр татар телен яңача укыту турында сөйләшәчәк

25 ноябрьдә «Акыл фабрикасы» белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбендә «Татар мәктәбе үсешенә 100 идея» темасы күтәреләчәк.  Чарада берничә ай дәвам иткән тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен яктырту, дөнья тәҗ...

акыл фабрикасы афиша25 ноябрьдә «Акыл фабрикасы» белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбендә «Татар мәктәбе үсешенә 100 идея» темасы күтәреләчәк.  Чарада берничә ай дәвам иткән тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен яктырту, дөнья тәҗрибәсен истә тотып, татар мәктәбенең киләчәге турында сөйләшү, идеаль татар мәктәбе һәм, гомумән, төрле модельлар булдыру көтелә. Бөтендөнья татар яшьләре форумы хәбәр итүенчә, Каталония, Шотландия, Уэльс, Чуашстан, Татарстан милли мәгариф системаларын өйрәнүче галим  Эктор Алос-и-Фонт дөньяда төбәк телләрендә белем бирү тәҗрибәсе турында чыгыш ясаячак. Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтының Тарих һәм милли мәгариф теориясе үзәге җитәкчесеМарат Гибатдинов һәм мәктәп директорлары Татарстан тәҗрибәсе белән таныштырачак.


Көн дәвамында  «Бала-сити» халыкара мультилингваль мәктәбе тәҗрибәсе, «СОлНЦе» интернат-мәктәбе,  инженерлар лицее кебек белем йортларының уңай тәҗрибәсе турында белеп булачак.


Чара 12.00 сәгатьтә башланып, 18.30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ