Логотип Магариф уку
Цитата:

“Үз милләтеңнең бәйсезлеге башкалар бәйсезлеген танудан башлана”

Рәсәй Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева күптән түгел генә БДБ илләрендә тулысынча хәзерге рус графикасында укыту мәсьәләсен күтәрде. Янәсе халык шуны сорый. Нинди халык? Кайсы ил...

Рәсәй Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева күптән түгел генә БДБ илләрендә тулысынча хәзерге рус графикасында укыту мәсьәләсен күтәрде. Янәсе халык шуны сорый.


Нинди халык? Кайсы илдә яшәүчеләр? Нинди милләт кешеләре? Әлбәттә, күңелдә туарга тиешле сорауларга җавап чын татар кешесендә һәрвакыт әзер. Кирилицаны уртак кулланыш мәйданын яңадан киңәйтүне яклаучылар, хәтта Үзбәкстан, Төрекмәнстан һәм кайбер башка республикаларда яшәүчеләр булганда да, нигездә, русчаны ана теле дип санаучылар, маңкортлашкан төркемнәр, бигрәк тә руслар. Үз илләренең җитәкчеләре өстеннән Рәсәй хакимиятенә шикаятьчелек, башка халыклар арасындагы тормышны яман итеп күрсәтү аларның канына сеңгән. Бу кешеләр бары бер нәрсәне онытып җибәрәләр: Казахстаны да, бигрәк тә Үзгәртеп кору елларыннан соң иркен сулыш алып яшәп киткән тау илләре үзен кысып торган һәм торачак элмәкләргә башын яңадан тыкмаячак. Ике арадагы бәйлелекне тагын да йомшату, Рәсәй диктатыннан һич югы фән, мәгариф, мәдәният өлкәсендә генә котылу өчен генә булса да, алар кириллицадан баш тартыр.


Искә төшерегез: хәтта 1936 елда СССРда яшәүче милләтләрне тулаем рус алфавитына күчерү мәсьәләсе куелгач та, нәкъ менә милли үзаңы югары, горур, дәүләтнең мөстәкыйльлеге идеясеннән беркайчан баш тартмаган халыклар — латышлар, литвалылар, эстоннар, әрмәннәр һәм грузиннар кулланыштагы графиканы саклауны таләп итеп чыга, һәм проблема алар файдасына хәл ителә.


Министр, ун ел дәвамында халык гарәп, латин хәрефләрендә язу мәсьәләсен күтәрде, ди. Бердән, сөйләм теленә ныграк җайлашкан хәрефләр яисә тарихи кулланышта озак йөргән графикага кайту проблемасы бәйсезлеген тулысынча яисә өлешчә югалткан халыкларда бервакытта да юкка чыкмады, икенчедән, гарәп графикасына күчүне яклаучылар бик аз булып, җәмәгатьчелек тарафыннан ул әлләни игътибарга да алынмады.


Украин, казах һәм башкаларның латиницага күчү омтылышы, шул юнәлештә төрле проектлар хәзерләнү күпләрне пошаманга төшерә, чөнки Рәсәй чикләрен СССРныкынача яңадан киңәйтү хыялы белән янучыларның өметләрен баса төшә. Ә бит әлеге ил җитәкчеләренә безнекеләр тарафыннан белдерелгән канәгатьсезлек ноталары да, мәгълүмат чараларында элек бер ил кешеләре булып яшәгән халыкларны кимсеткән, һәр башлангычларына начар мәгънәләр салган язмалар да үзара дуслыкның ныгуына булышмый, торган саен араларны ерагайта гына һәм башкаларны йотарга торган Рәсәйнең монстр рәвешендәге сурәтен тудыруда катнаша.


Интернет ресурсларга мөрәҗәгать итсәң, XX гасыр башына русларның, грузиннарның һәм әрмәннәрнең генә югары дәрәҗәдәге язу системасы эшләнгән, янәсе алынма гына гарәп графикасы мөселман халыкларының сөйләм үзенчәлекләрен чагылдырмаган, кулланыш өчен яраксыз булган. Үз милләтеңне кечерәйткән бу төр язмалардан, бигрәк тә белешмәлекләрдәге материаллардан, аларга берничек тә каршы тора алмасыңны белгәнгә, күңел төшенкелеккә бирелә. Үзеңне, милләтеңне котылгысыз бозлык чорына кергән динозаврлар кебек хис итәсең.


Без татарлар, хәтта үзебез кириллицаны кулланудан баш тартмаганда да, башкаларның үзенчә яшәү хокукын якларга тиеш. Үз милләтеңнең бәйсезлеге башкалар бәйсезлеген танудан башлана. Шушы ук фикер дәүләт тотучы халыкларның барсына да кагыла.


Фоторәсемнең чыганагы: http://16.rospotrebnadzor.ru/401

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ