Логотип Магариф уку
Цитата:

Яхшы лагерь сайларга теләүчеләр өчен яхшы киңәшләр!

“Баланы лагерьга җибәрәсе бар. Рәхәтләнеп ял итсен!” Әйбәт теләк, шулай бит! Ләкин бала чынлап та рәхәтләнеп ял итсен өчен лагерьны да дөрес сайларга кирәк. Нинди генә төрләре юк аларның хәзер. Балага...

“Баланы лагерьга җибәрәсе бар. Рәхәтләнеп ял итсен!” Әйбәт теләк, шулай бит! Ләкин бала чынлап та рәхәтләнеп ял итсен өчен лагерьны да дөрес сайларга кирәк. Нинди генә төрләре юк аларның хәзер. Балага ошаганын ничек табарга икән дип аптырап калырлык хәтта. Әйдәгез, эшне җиңеләйтик, белгечләрне тыңлыйк әле. Алар нинди киңәш бирә икән?


• Мөселман лагереның төрен сайлагыз: көндезгә генә барып килүме, әллә шунда тору-яшәүме. Үз тәҗрибәбездән чыгып әйтәбез: 9 яшькә кадәрге һәм өйдән чыгарга яратмый торган (халык телендә «өй тавыгы» дип йөртелгән) балаларга көндезге лагерьлар яхшырак. Ә инде 9 яшьтән өлкәнрәк һәм мөстәкыйль булганнарга лагерьда тору кулай.


• Тору шартлары белән алдан ук танышыгыз. Әгәр балагыз комфортка күнеккән булса, аңа палаталарда урнашкан лагерь туры киләме, ул андый шартларда яшәргә әзерме? Башта ул мәсьәләне хәл итегез.


• Тематик лагерьлар да бар. Мәсәлән, рамазан аена, спорт, кулинария, тел өйрәнү һ.б. багышланган. Шуңа лагерьның программасы белән алдан танышып чыгыгыз.


• Лагерьны оештыручылар хакында мәгълүматыгыз булсын. Кемнәр алар? Бу бик мөһим сорау, чөнки сез аларга балагызны ышанып тапшырасыз. Шуңа аларны яхшы белүегез кирәк.


• Оештыручылар, гадәттә, лагерь алдыннан җыелышлар үткәрә. Җыелышлар – оештыручылар, шулай ук әйдаманнар белән якыннанрак танышырга мөмкинлек дигән сүз.


• Баланың сәламәтлеге мәсьәләсендә уяу булыгыз. «Барысы да яхшы булыр әле» дип җиңел карамагыз. Медицина күрсәткечләрен бала үзе дә белсен. Мәсәлән, нәрсәгә аллергиясе бар яки нинди хроник авырулары бар – бу хакта анкета тутырганда тәфсилләп языгыз. Шулай ук әйдаманны да кисәтеп куегыз. Таләп ителгән медицина документларын (копияләрен) җибәрергә онытмагыз.


• Әгәр балагыз шалтыратып: «Минем өйгә кайтасым килә» – дисә, паникага бирелмәгез. Яисә кем беләндер ачуланышса, күңеле төшсә, елый башласа, ата-ана лагерьга йөгереп килергә тиеш түгел. Онытмагыз: лагерьдагы беренче өч көн – адаптация, ияләшү чоры. Балага әле кыен, ул яңа шартларга ияләшмәгән, өйдәгеләрне сагынып та куярга мөмкин, күңелсезләнеп тә алыр. Шуңа аңа яңа шартларга күнегергә ярдәм итегез.


• Кыен шартларда калуның бала өчен файдасы да бар. Ул тормышның борчу-мәшәкатьләренә күпмедер чыныга, ныгый, күңеле аша үткәрә.


• Баланың лагерьдагы әйдаманы белән бер сүздә булу кирәк. Өлкән кешенең абруен төшерергә ярамый, ул – берничә атна дәвамында даими рәвештә сезнең балагыз янәшәсендә булачак кеше. Әйдаман – балагызны кайгыртучы, юнәлеш бирүче, дусты, кинәшчесе, нинди дә булса шөгыльгә өйрәтүче.


(Казан шәһәрендә балалар өчен лагерьлар оештыручы «Бәхет ачкычы» төркеменең ата-аналарга киңәшләре)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ