Логотип Магариф уку
Цитата:

Якутиядә хатын-кызлар 10 бала таба!

Якутия өчен күп балалы гаиләләр гадәти хәл икән. Ун бала тапкан аналар да күп. Дәүләт тарафыннан мондый гаиләләргә игътибар зур: «Ун баласы булган гаиләгә микроавтобус бирәләр. Биш балалы гаиләләргә й...

Якутия өчен күп балалы гаиләләр гадәти хәл икән. Ун бала тапкан аналар да күп. Дәүләт тарафыннан мондый гаиләләргә игътибар зур: «Ун баласы булган гаиләгә микроавтобус бирәләр. Биш балалы гаиләләргә йорт салу өчен 2 миллион сум күләмендә акча күчерәләр. Шулай ук субсидияләр, ташламалар каралган»,- диде Якутия (Саха) республикасында чыгып килүче «Чуораанчык», «Колокольчик» исемле балалар, яшүсмерләр журналларының баш мөхәррире Татьяна Жиркова. Алдан хәбәр ителгәнчә, редакциябезгә Якутия (Саха) республикасыннан кунаклар килде.


 

Татьяна Жиркова сүзләренә караганда, Россия күләмендә бирелә торган «Ана капиталы»на җирле хөкүмәт тагын 100 мең сум өстәп бирә.


«Ә сездә катнаш никахлар бармы? Моңа мөнәсәбәт ничек?»- дигән сорауга кунаклар: «Бар, кызларыбыз рус егетләренә, егетләребез рус кызларына өйләнә. Ләкин без моңа зур проблема итеп карамыйбыз, мәхәббәткә каршы килеп булмый»,- дип җавап бирде. Тик яшьләрнең Мәскәүгә һәм чит илләргә китеп төпләнеп калулары зур борчу уята икән. Шул ук вакытта талантлы яшьләрне туган төбәктә калдыру һәм аларны үстерү өчен хөкүмәт тарафыннан зур көч куела.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ