Логотип Магариф уку
Цитата:

“Ярдәм” хәйрия фондында яңа проектка старт бирелде!

Бу атнада “Ярдәм” хәйрия фондының “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты старт алды. Бүген шушы уңайдан “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының тернәкләндерү үзәгендә матбугат очрашуы булып узды. Мәгъ...

Бу атнада “Ярдәм” хәйрия фондының “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты старт алды. Бүген шушы уңайдан “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының тернәкләндерү үзәгендә матбугат очрашуы булып узды. IMG-20180614-WA0004
Мәгълүм булганча, фондның әлеге проекты “РФ Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантлар бәйгесе”ндә җиңеп чыккан иде. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Татарстаннан җиңү яулаган 58 проект арасында “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проектына бирелгән грант – иң зурысы. “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев әйтүенчә, грантка бирелгән сумма 9 млн. сумнан артык. Моңа өстәп фонд үзе дә бу проект өчен 12 млн сум җәлеп итәргә ниятли.
IMG-20180614-WA0003“Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты рәсми рәвештә 2018 елның 11 июнендә башланып китте һәм 2019 елның сентябрендә тәмамланачак. Шушы вакыт эчендә барысы 5 төркемдәге 225 кешегә белем биреләчәк. Беренче төркем өчен белем бирү-дәвалау тернәкләндерү курслары: 2018 елның 1 июленнән 30 июльгә кадәр.
Проектның максаты – күрмәүче һәм начар күрүче кешеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту, аларга белем бирү, психологик һәм медицина ярдәме күрсәтү, тормышта үз урыннарын табарга булышу. Тулырак итеп әйткәндә, “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен белем бирү, тернәкләндерү һәм тернәкләндерелгәннән соң кирәк булган чараларны үз эченә ала: алар – Луи Брайль системасы буенча укырга өйрәтү; махсус «Jaws» программасы нигезендә компьютерда эшләргә өйрәтү; психолог һәм медицина ярдәме күрсәтү; мәдәни программа һәм экскурсияләр; спорт чаралары; тирәлектә җайлашырга өйрәтү; йорт эшләренә өйрәтү; юридик ярдәм күрсәтү; тернәкләнгәннән соң ярдәм итү; күрмәүчеләрне эшкә урнаштыруда булышлык итү.
Матбугат очрашуында “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Фәтхерахман улы Исмәгыйлев, “Ярдәм” милли хәйрия фондының белем бирү-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Рәвкать кызы Гыйльметдинова, Казан мэриясе вәкилләре һәм “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проектын тормышка ашыруда ярдәм итәргә әзер партнерлар катнашты.IMG-20180614-WA0006

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ