Логотип Магариф уку
Цитата:

Зәйдән өч укытучы дәрәҗәле конкурста катнаша

Зәйдә «Мәгариф» илкүләм программаны тормышка ашыру советының чираттагы утырышы булды, дип яза «Зәй офыклары» газетасы.  Фото: zainsk-rt.ruАнда Татарстан Республикасы белем бирү учреждениеләрендә башла...

Зәйдә «Мәгариф» илкүләм программаны тормышка ашыру советының чираттагы утырышы булды, дип яза «Зәй офыклары» газетасы. 


Фото: zainsk-rt.ru Фото: zainsk-rt.ru

Анда Татарстан Республикасы белем бирү учреждениеләрендә башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыручы иң яхшы укытучыларны акчалата бүләкләүгә конкурста катнашучыларның үз эшчәнлекләрен яклау буенча чыгышлары тыңланды. Һөнәри осталык буенча акчалата бүләк алуга районыбыздан 3 укытучы дәгъва кыла. Алар - 1нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәүлидә Шәймәрданова, 2нче мәктәпнең физкультура укытучысы Гөлфия Идиятуллина һәм 4нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Гостенова. Әлеге конкурста катнашучыга зур таләпләр куела. Укытучы һөнәри эшчәнлеген 7 критерий нигезендә анализларга тиеш. Ул үз эченә укытучының  фәне буенча шәхси методика эшчәнлеген һәм аның ярдәмендә уңай нәтиҗәгә ирешүен, укучыларның уку процессындагы уңышлары, фән буенча дәрестән тыш эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешү, төрле категория укучылар (сәләтле, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, инвалид балалар, ятим балалар һ.б.) белән уңай эш тәҗрибәсе, төрле белем бирү технологияләре нигезендә укыту процессын югары сыйфатлы итеп оештыруны тәэмин итү, укытучының өзлексез һөнәри үсешен  һәм башкаларны ала.


Укытучыларның өчесе дә алга таба конкурсның чираттагы турында катнашу  ягъни республика конкурсантлары исемлегенә керүгә лаеклы дип табылды.


Утырыш район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев рәислегендә  үтте.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ