Логотип Магариф уку
Цитата:

Жюри «Әдәби карта» конкурсы җиңүчеләрен игълан итте

Кайсы гына укытучы яки балалар бакчасы тәрбиячесе шигырь, хикәя язып карамады икән? Һичъюгы  дүртьюллык булса да. Иҗат белән шөгыльләнергә яратучы мөгаллимнәребезнең күплеген истә тотып, узган елның м...

Кайсы гына укытучы яки балалар бакчасы тәрбиячесе шигырь, хикәя язып карамады икән? Һичъюгы  дүртьюллык булса да. Иҗат белән шөгыльләнергә яратучы мөгаллимнәребезнең күплеген истә тотып, узган елның май аенда « Мәгариф » һәм « Гаилә һәм мәктәп » журналлары « Әдәби карта » конкурсы игълан иткән иде. Һәм бер дә ялгышмаганбыз, конкурска килгән йөзләгән эшләр арасында күңелгә ятышлы хикәя, парча, шигырьләр байтак. Туган як, табигать темаларын яктырткан, бөек шагыйребез Тукай иҗатына  багышланган шигырләрне укып соклансак, татар теленең бүгенге аянычлы хәленә карата язылганнары күңелгә авыр тәэсир итте.
DSC_0135
«Мәгариф» журналы редакциясендә конкурс эшләрен бәяләү буенча төзелгән комиссия утырышында катнашкан жюри әгъзалары да шундыйрак фикерләрне җиткерде.
Сөмбел Таишева, “Мәгариф” журналы баш мөхәррире:
– Бу конкурска катнашкан мөгаллимнәрнең эшләре белән танышкач, конкурсны дәвам итәргә кирәк дигән фикер туды. Бәлки алга таба ниндидер бер конкрет темага тукталырбыз. Чөнки укытучыларның әйтер сүзләре бар, аларның иҗат җимешләре белән журнал укучыларыбыз да танышсын, аларны укысыннар  иде. Конкурсның форматын бераз үзгәртеп, балаларны да иҗатка тартырга дигән уебыз бар. Аларга иҗат белән шөгылләнү өчен мәйдан кирәк. Әлбәттә, бөтен катнашучы да җиңүче була алмый. Ләкин арада яхшы дип табылган әсәрләр матбугатта дөнья күрер, безнең сайтта урнаштырылыр дип әйтә алабыз.
Равил Фәйзуллин,
Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләге иясе, «Татмедиа» АҖ генераль директоры киңәшчесе:
– Әлеге бәйгене игълан итеп, “Мәгариф” җурналы зур эш башкарган диясе килә. Чыннан да, шәхсән үзем укыган эшләр  расында шактый өметлеләре бар. Дөрес, аларның кайбер җөмләләре, кайбер фикерләре әдәби яктан бик үк камил дә түгелдер, ләкин күңелнең әллә кайсы почмакларын кузгатырлык шигырьләр бар. Мәсәлән, Балык Бистәсе районыннан Гөлчәчәк Хөснуллинаны гына алыйк. Балачактан ук укытучы булырга хыялланган кыз бала мәктәпне тәмамлауга ук татар теле укытучысы булырга укырга керә. Һәм бар йөрәген биреп мөгаллимлек эшенә чума. Ләкин укытучылар бүгенге вәзгытьтән аптырашта: тел язмышы,  милләт язмышы нинди хәлгә калыр? Миңа калса, бәйгедә катнашкан мөгаллимнәрне югалтырга ярамый, алар арасында шактый үткен каләмлеләре бар.
Вахит Имамов, язучы, тарихчы, “Мәдәни җомга” газетасы баш мөхәррире, Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләге иясе:
– Бүгенге көндә татар теле укытучыларының күбесе переквалификация узып йөри. Шунысы аяныч, мөгаллимнәребез бөтенләй башка тармакка эшкә китәргә мәҗбүр. Хисапчы, менеджерлар кире мәктәпкә әйләнеп кайтмаячак. Алар арасында гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган, телебезне өйрәтүдә бөтен барлыгын биреп эшләүчеләре дә күп иде. Ераккарак китеп карасак, хәвефле уйларга да биреләсең. Бүген татар теле укытучыларын әзерләүче уку йортлары юк, тагын ун елдан мәктәпләрдә кемнәр тел өйрәтер? Конкурска килсәк, мине шаккатырган эшләр дә булды. Талантлы мөгаллимнәребез барлыгына сөенеп куйдым. Бу эшне һичшиксез алга таба дәвам итәргә кирәк дип саныйм.
Ленар Шәех, шагыйрь, журналист, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты:
– «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары башлап җибәргән «Әдәби карта» конкурсын бик уңышлы дип саныйм. Дәвамлы булсын иде. Конкурсны оештыруда кулыбыздан килгән кадәр ярдәм итәрбез дип ышандырам.
Шунысын да искәртеп узыйк, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы тиздән, төгәлрәк итеп әйтсәк, 19 гыйнвар көнне узачак. Конкурста катнашучыларның һәркайсына  катнашу турында сертификат бирелә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ