Зирәк мөгаллим низаг чыгармый!

«Гаилә һәм мәктәп» журналының апрель санында дөнья күргән язмалардан берничә өзекне сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.04-2018«Моннан унбиш еллар элек миңа Россия балалар клиникастаханәсенә – РДКБга барырга туры килде. Андагы коточкыч ярлылык, өметсезлекне күреп, өнсез калдым. Бирегә аяк баскан сабыйларның күбесе заманча аппаратлар булмау, чит ил дарулары, арка миен алмаштыру өчен материал җитмәү аркасында бакыйлыкка күчә баруын ишетү мине аңны югалту хәленә китерде. Шушы коточкыч хәл белән килешергә теләмәгән табиблар яман шеш белән авыручы баларны савыктыру өчен акча җыярга тырышалар. Тик алар да җәмгыятьтәге битарафлыктан югалып калганнар «Иң беренче итеп 240 мең долларга кан эшкәртү аппараты сатып алынса, күпме баланың гомере сакланып калыр иде», – дип өтәләнәләр. Табибларның шушыңа охшаш аһ-зарын тыңлагач, «Мин нәрсә эшли алам?» – дип сорамый хәлем булмады һәм бүлек җитәкчесеннән: «Җаны булган һәркем нәрсә дә булса эшли ала» дигән җавап ишеттем», – дип сөйләде Чулпан Наилевна, совет чорыннан соңгы Россиядә хәйриячелекнең ярларын киңәйтүгә беренче адымнар ясалган көннәрне искә төшереп». Дәвамы «Чулпан Хаматованың өч бәхете» язмасында.

Узган елның сентябрь – октябрь айларында матбугат гөр килеп алды. «Республика онкология клиникасында Татарстанда беренче тапкыр, эчне ярмыйча гына, яман шешле ашказанын алып ташлаганнар. Дүрт сәгать ярымга сузылган эндоскопик операцияне онколог, медицина фәннәре кандидаты Әмир Вәлиев җитәкчелегендәге абдоминаль бүлек хирурглары ясаган. 51 яшьлек авыру үзен яхшы хис итә. Гадәттәге унике урынына җиде көндә аягына басып, хастаханәдән чыгып киткән». «Миләүшәнең миләшләре» авторы Илсөяр Хәйруллина әти-әнисе генә түгел, балалары да илкүләм танылу алган Вәлиевлар гаиләсе турында сөйли.

«Әлмәттәге Кванториум дип аталган фән йортының нейроквантум бүлегендәге «галимнәр», Мөхәммәт Мәһдиев язган педучилище укучылары кебек, Мадагаскар чүлләрендә яшәүче ата кара тараканның баш мие төзелешен өйрәнү белән мәшгуль. Алар аны, язучының геройларыннан аермалы буларак, рәсем буенча түгел, энцефалограмнар һәм нейровизорлар ярдәмендә күзәтәләр. Киләчәктә кешенең баш миендәге төрле авыруларны табу һәм юкка чыгару өчен гыйлем өйрәнчекләренә чүл бөҗәген корбан итәргә туры килә. Нейроквантум бүлегенең бәләкәй белгечләре баш миендәге сигнал бирү күзәнәкләре – фикерләү көче ярдәмендә роботлар белән идарә итәргә мөмкин булачак, дип  тә ышандыралар».

«Психолог киңәше» сәхифәсендә исә укучыбызның үзенең баласы һәм мөгаллим арасында килеп чыккан конфликт турында язган хатына җавап бирергә тырышабыз.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.