Логотип Магариф уку
Цитата:

14 сентябрьдә «Авыл укытучысы – 2016» конкурсының абсолют җиңүчесе билгеле булачак

“Авыл укытучысы” конкурсы 2014 елда “Мәгариф” журналы тарафыннан оештырылды һәм быел беренче тапкыр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә уздырыла.«Авыл укытучысы – 2016» конкурсының соңгы III...

“Авыл укытучысы” конкурсы 2014 елда “Мәгариф” журналы тарафыннан оештырылды һәм быел беренче тапкыр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә уздырыла.


«Авыл укытучысы – 2016» конкурсының соңгы III туры 14 сентябрь көнне Казанда – Республика олимпиада үзәгендә үтәчәк. III этапка чыккан  номинантлар үз предметлары буенча мастер-класс тәкъдим итә. Жюри, мастер-классларны бәяләп, шул ук көнне абсолют җиңүчене, II һәм III урын алучыларны, 7 төрле номинациядә җинүчеләрне игълан итә.


I, II һәм III дәрәҗә Дипломга ия булучыларга Конкурсның төп иганәчесе «Мелита» ҖЧҖ тарафыннан туннар бүләк ителә.


Төрле номинациядә җиңгән катнашучыларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Мәгариф” журналының дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Җиңүчеләрне бүләкләү Укытучылар көне уңаеннан үткәреләчәк республика бәйрәм тантанасында уздырылачак.


 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ