Логотип Магариф уку
Цитата:

2019 елда Казанда 250 дән артык башлангыч сыйныф укытучысына ихтыяҗ булачак

Ел саен беренче сыйныф укучыларының саны арту сәбәпле, 2019 – 2020 уку елына Казанда өстәмә рәвештә 250 башлангыч сыйныф мөгалиме кирәк булачак. Бу хакта бүген Казан шәһәре мәгариф хезмәткәрләре катна...

Ел саен беренче сыйныф укучыларының саны арту сәбәпле, 2019 – 2020 уку елына Казанда өстәмә рәвештә 250 башлангыч сыйныф мөгалиме кирәк булачак. Бу хакта бүген Казан шәһәре мәгариф хезмәткәрләре катнашындагы август конференциясенең пленар утырышында шәһәр башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин белдерде.
Пленарное заседание августовской конференции работников образования.
Докладчы сүзләренә караганда, хәзер Казан мәктәпләрендә башлангыч сыйныф, физика һәм математика мөгаллимнәре җитеп бетми..
"35 яшькә кадәрге яшь укытучыларның өлеше бездә республика уртача күрсәткечләреннән, шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербург күрсәткечләренә караганда  югарырак, – дип ассызыклады Һадиуллин. – Яшь укытучылар республикадагы һөнәри бәйгеләрдәге җиңүләре белән генә түгел, ә югары белем бирү нәтиҗәләре белән дә аерылып тора".
Пленарное заседание августовской конференции работников образования.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ