Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ачылыш»та – безнекеләр абсолют җиңүче!

Сәләтле балалар белән эшләүдә Татарстан мәгариф системасының үз моделе бар. Республикабызда сәләтле балалар өчен 15 мәктәп-лицей гына булдырылган. Бездә «Юл картасы» гамәлдә. Укучыларыбыз Бөтенроссия...

Сәләтле балалар белән эшләүдә Татарстан мәгариф системасының үз моделе бар. Республикабызда сәләтле балалар өчен 15 мәктәп-лицей гына булдырылган. Бездә «Юл картасы» гамәлдә. Укучыларыбыз Бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда да күркәм нәтиҗәләр күрсәтә. Үзебездә дә, илебезнең төрле төбәкләреннән сәләтле укучыларны чакырып, аерым фәннәр буенча халыкара олимпиадалар үткәрүне күркәм гадәткә керттек. Әйтик, быел гына апрель аенда – татар теленнән, ә июнь аенда рус теленнән халыкара олимпиадалар нәкъ менә безнең Татарстан башкаласы – Казанда үтте бит.


источник фото: mon.tatarstan.ru источник фото: mon.tatarstan.ru

Аерым фәннәр буенча сәләтле балаларыбыз шактый анысы, һәм алар белән хаклы горурланабыз да. Моңарчы укучылар арасында олимпиадалар да һәр фән буенча аерым-аерым үткәрелеп киленде. Һәм менә, ниһаять, төгәл һәм табигать фәннәре, төгәлрәк әйткәндә, фундаменталь фәннәр буенча сәләтле балаларны ачыклау максатыннан халыкара проект олимпиадасын уздыруга безнең Татарстан алынды. «Ачылыш» дип аталган I халыкара проект олимпиадасының сайлап алу турында Россиянең 15 төбәгеннән, шулай ук Казахстан белән Төрекмәнстаннан һәм дә Татарстанның 25 районыннан физика, математика, биология һәм химия фәннәреннән иң сәләтле, VIII – XI сыйныф укучыларыннан торган 173 команда катнашты. Әлеге мәртәбәле олимпиаданың финал этабында 33 команда составындагы көчлеләрдән дә көчле 106 укучы фундаменталь фәннәр өлкәсендә үз белемен, сәләтен күрсәтте. Алар арасында, Мари Иле, Чувашстан, Кырым республикалары, Ярославль, Белгород, Кострома, Тамбов, Оренбург, Ульяновск, Чиләбе өлкәләре, Забайкалье крае, Санкт-Петербург каласы вәкилләренән тыш, республикабызның Питрәч, Алексеевск, Бөгелмә, Кукмара районнары, Казан һәм Чаллы каласы укучылары да бар иде. Алар өч турда бәйге тотты: I турда алар физика, математика, биология һәм химия фәннәре буенча теоретик белемнәрен күрсәтсә, II турда үз проектларын яклады, ә III тур исә прблемалы ситуацион биремнәрне чишүгә багышланды, ягъни кейс-тур иде.


Һәм менә зарыгып көтелгән минутлар: халыкара «Ачылыш» олимпиадасының финал этабы йомгаклары буенча КФУның IT-лицее командасы абсолют җиңүче дип табылды. II урынны исә КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицее белән Мари Иленең күппрофильле лицей-интернаты, ә III урынны Чаллыдагы 26 нчы гимназия белән Кострома каласындагы 17 нче лицей командалары бүлеште.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ