Логотип Магариф уку
Цитата:

Актив яшьләр «Яшь татар лидеры мәктәбе»нә җыела

14-20 декабрь көннәрендә Казанда чираттагы «Яшь татар лидеры мәктәбе» узачак. Аны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Дәүләт бюджет оеш...

14-20 декабрь көннәрендә Казанда чираттагы «Яшь татар лидеры мәктәбе» узачак. Аны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге оештыра.



Быел Яшь татар лидеры мәктәбендә укыр өчен Россиянең 15 төбәгеннән (Башкортостан, Мордовия, Удмуртия, Коми, ХМАО, Чувашия, Әстерхан, Волгоград, Омск, Самара, Свердлау, Төмән өлкәләре, Перм крае, Мәскәү, Казан) татар яшьләре оешмаларының һәм берләшмәләренең җитәкчеләре һәм активистлары җыелачак.


Чараның төп максаты: татар яшьләре оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив татар яшьләрен барлау, аларга ярдәм итү.


Яшь татар лидеры мәктәбе программасы төрле лекцияләрне, гамәли дәресләрне, проектлар өстендә эшләү, Казан театрлары белән танышуларны үз эченә алган. Шулай ук катнашучылар РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономия рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдинов, КФУ доценты Ленар Касыйм улы Сафиуллин, танылган блогер Райхан Халит, SMM- һәм PR-белгечләре белән күрешер, әңгәмә корыр. Аерым игътибар татар блогосферасына биреләчәк.


Яшь татар лидеры мәктәбе кебек чара яшьләрнең милли үзаң, халыкның гореф-гадәтләре һәм телен тирәнтен өйрәнүгә чакыру булып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ