Логотип Магариф уку
Цитата:

Аракы сатып, баеп буламы?

Ил бюджетын тулыландыруда исерткеч эчемлекләр җитештерү тармагына зур өметләр баглап, кәсеп итүчеләр шактый очраштыра шул әле. Әле маңгай тире түкмичә, ансат юл белән генә кесә якларын да калынайтмакч...

Ил бюджетын тулыландыруда исерткеч эчемлекләр җитештерү тармагына зур өметләр баглап, кәсеп итүчеләр шактый очраштыра шул әле. Әле маңгай тире түкмичә, ансат юл белән генә кесә якларын да калынайтмакчы үзләре.


Шулай булмаса, быелның җиде аенда Татарстан Эчке Эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан ваклап сату нокталарын, склад, гараж кооперативларын тикшерү барышында 112699 литр ялган исерткеч эчемлеккә тап булган булыр идемени?! Шуның 85 мең литры сыйфатсыз аракыга туры килә. Быел гына алкогольле эчемлекләр әйләнеше өлкәсендә 107 җинаять эше кузгатылган. Шуларның 91 очрагы РФ Җинаятьләр кодексының 238 нче маддәсе буенча, ягъни алкогольле эчемлекләрне җитештерү, саклау, сату таләпләрен катгый төстә бозганнарга кагыла. Ә 12 очрак әлеге кодексның 151.1 маддәсе буенча балигъ булмаган үсмерләргә исеркеч эчемлекләр сату фактына карый.


Источник фотографии: odin.ru Источник фотографии: odin.ru

Аракының үзебездә җитештерелгәне генә җитми, күрәсең, чит төбәкләрдән, бигрәк тә Кавказ якларыннан, Казахстаннан контрафакт, ягъни ялган алкогольле эчемлек безгә үз юлын таба тора. Быел гына шундый читтән ялган аракы кертүнең 4 очрагына чик куелган. Әйтик, Яшел Үзән районында бер оешкан җинаятьчел төркем «Татспиртпром» бренды белән ялган аракы әтмәлләп, сату белән эш иткән. Алардан конфисковать итеп алынган эчемлек кенә дә 46 тонна! Әгәр дә вакытында эзләренә төшелмәсә, аларның сыйфатсыз аракыннан күпме кеше зыян күргән булыр иде. Матди яктан да, сәламәтлекләренә дә... Әле моннан бер ай элек кенә Бөгелмәдән берәүнең үз гаражында бернинди маркировкасы булмаган 1506 тартма аракы һәм 226 тартма коньяк саклавына тап булганнар.  Әгәр дә сәүдә әйләнешенө җибәреп өлгергән булса... Шуңа да «Эчәргәме, эчмәскәме?» дигән сорауга җавап итеп, һәркем үзе өчен дөрес нәтиҗә ясарга тиештер тә инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ