Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада – «Әдәби марафон»

Чыганак: Татарстан язучылар берлеге сәхифәсеАрча хакимияте әдәбиятка, язучыларга игътибарлылыгы белән аерылып тора. Аның тарафыннан әледән-әле сүз сәнгатебезгә, җыр-музыкага, биюгә, фольклорга мөнәсә...

Чыганак: Татарстан язучылар берлеге сәхифәсе Чыганак: Татарстан язучылар берлеге сәхифәсе

Арча хакимияте әдәбиятка, язучыларга игътибарлылыгы белән аерылып тора. Аның тарафыннан әледән-әле сүз сәнгатебезгә, җыр-музыкага, биюгә, фольклорга мөнәсәбәтле чаралар үткәрелә. Милли гореф-гадәтләрне чагылдыручы, Туган  телне пропагандалаучы күпсанлы кичәләр яңа гына узса да, арчалылар бу юнәлештәге эшләрне апрельдән соң да туктамады. 28 майда мәгариф һәм мәдәният бүлекләре җаваплылыгында «Әдәби марафон» дип аталган чираттагы кызыклы чара оештырылды. Ул Мостафина Эльвира Габдулхай кызы җитәкләгән “Шатлык” исемле 9нчы номерлы балалар бакчасыннан башланып китте. 260 балага исәпләнеп, 2014 елда ачылган бу бакча халык арасында бик мактаулы. Әйтүләренә караганда, аңа  район үзәгендә яшәүчеләрдән һәм тирә-як авылларыннан гына түгел, Биектаудан да балалар йөри икән. Бакча заман таләпләреннән чыгып төзелгән, җиһазландырылган, чиста, бар нәрсәдә тәртип сизелеп тора.
«Шатлык»лылар Казаннан килгән язучыларга һәм журналистларга «Тукай» шигырьләренә нигезләнгән «Әдәплелек» дәресе күрсәтте, аннан әдәбият-сәнгатьнең чират таягын кунакларның үзләренә тоттырды. «Шатлык»ның музыка белгечләре җитәкчелегендә Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, каләмдәшләре Рифә Рахман, Камил Кәримов, Вакыйф Нуриев, Фирдәвес Зариф, Рифат Җамал, Канәфи Бадыйги, Альберт Гаделшин һәм хуҗаларның үзләреннән төзелгән оркестр татар көйләрен башкарды. Әдәбият-сәнгать марафоны тойгысы чынлыкта да туды, шул хисләр белән әдипләр чираттагы бакчага – «Күбәләк»кә юл тотты.


Арчада


«Күбәләк» тә Казан «марафончылары»н Тукай иҗат иткән Шүрәле, Су анасы һәм башка персонажлар каршы алды, бакчаның ишек төбеннән үк башланган сәнгать бәйгесе бүлмәләр, аларны тоташтырган коридорлар аша узды да кунакларны табигать һәм дәрес хәзерләүче укучы бүлмәсен бергә тоташтырган соңгы күренешкә алып керде. Оригиналь сценарий шигырь һәм әкият геройларын бергә очраштырды, вазифаларын үзгәртте, кыен ситуациядә калган геройларга Тукай иҗат иткән персонажлар ярдәмгә килде. Кичә барышында Су анасының тарагы да табылды, бала да дәресләрен, уенга бирелеп китмичә, бик җиңел генә чиште, Шүрәлеләрнең дә зыянсызлыгы ачыкланды.


Арча 1


Кунакларга ишекләрен шулай ук киң ачкан «Ласточка» («Карлыгач») балалар бакчасына төрле милләт балалары йөри икән. Әдипләр моны капкадан кергәндә үк аңлады. Үзләрен каршылаучы мордва, удмурд, татар, рус, мари, чуваш тәрбиячеләренә шул ук телләрдә сәлам кайтардылар. Кешенең юктан да, инде бигрәк тәз үз милләтенә, теленә хөрмәттән күңеле була: исәнләшү мизгелләре үк кунаклар һәм хуҗалар белән ике арада якынлык хисләре уятып җибәрде. «Карлыгач»лылар әдәби марафон гыйбарәсен үзләренчә ачты. Идел-Анабыз янына бер-бер артлы төрле милләт вәкилләре – балалары килде һәм фольклорга нигезләнгән биюләр, җырлар-шигырьләр башкарды. Кичәне уздыручылар аны «Идел буе халыкларының дуслык бәйрәме» дип атаганнар иде дә. Ни гаҗәп, төрле телләрдә сөйләнгән сүзләр күпләргә билгеле бер дәрәҗәдә аңлашылды. Бу кайчандыр Казан ханлыгы эчендә яшәгән җирле халыкларга татар теленең тәэсире белән дә бәйле булса кирәк. Арча мәгариф бүлеге башлыгы Дәүләтбаев Зөфәр Миңнефәр улы үз чыгышында төбәктә яшәүче төрле милләт кешеләренең ерактан килгән дуслыгы, аның балаларында да дәвам итүе, бу дуслыкның озак гасырларга сузылырга тиешлеге турында сөйләде. Шулай итеп, әдәби марафон «ерак чакырымлы» дуслык ярышына да әверелеп китте.


Арча 2


Татарстан язучыларының Арча мәгариф оешмалары буйлап сәяхәте Наласа, Кырлай һәм башка авылларда дәвам итте, һәр мәктәптә сүз язучыларның үзләренә дә бирелде. Һәрберсендә әдипләребез балаларны кызыксындырырлык чыгышлар ясады, әдәбият һәм вакытлы матбугат белән дуслыкка әйдәде, ә озак еллар дәвамында Казан циркында режиссер булып эшләгән Альберт Гаделшин балаларны фокуслары белән сөендерде. Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәген җитәкләгән Нәгыйм Шаһиев «Әдәби марофон»ның фотоелъязмасын тарихка теркәп калдыру белән шөгыльләнде.


Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ