Логотип Магариф уку
Цитата:

Без халыкка хезмәт итәбез!

Башкалабызда республикада татар телендә эфирга чыга торган радиостанция вәкилләре катнашында матбугат конференциясе үтте. Журналистлар белән әңгәмә рәвешендә барган очрашу радио җитәкчеләренә: «Радиол...

Башкалабызда республикада татар телендә эфирга чыга торган радиостанция вәкилләре катнашында матбугат конференциясе үтте.


 Журналистлар белән әңгәмә рәвешендә барган очрашу радио җитәкчеләренә: «Радиолар арасында кайсыгыз иң югары рейтингка ия?» – дип сәер генә бирелгән сорау белән башланып китте. «Болгар радиосы» баш мөхәррире Илфар Кәримов җавапны кыска тотты. «Моңа төгәл генә җавап бирү мөмкин дә түгелдер. 13 ел эшләп киләбез. Тапшыруларыбыз тыңлаучылар белән тыгыз бәйләнештә уза. Моның шулай икәнлегенә төрле уен-викториналар, сораулар буенча барган концертлар вакытында берөзлексез яңгыраган телефон шылтыратуларына таянып әйтә алам – без тыңлаучыбыз белән бер дулкында». Ә менә «Татар радиосы»радиостанцияләр челтәре директоры Динә ханым Гәрәева төгәлрәк җавап бирде. «Без 16 ел эфирда яңгырыйбыз. Мондый статистика белән Мәскәү белән бергә эшлибез,– диде ул.– Аннан күренгәнчә, Казандагы радиолар арасында без беренче бишлеккә керәбез. Ә татар радиолары арасында беренче урында торабыз».


«Татарстан» радиотапшырулар хезмәте башлыгы Тәүфыйк аганың җавыбы статистикасыз, әмма саллы иде. «Татарстан» радиосының эфирга чыгы башлавына узган ел 90 ел тулды. Безнең рейтингны тыңлаучыларыбыз билгели. Атнага ике тапкыр таң алдыннан татарча турыдын-туры тапшыру алып барабыз. Анда 14-15 сорауга җавап бирергә өлгерәбез. Өлгермәгән сорауларга тапшыру беткәннән соң, телефон аша җавап тотарга туры килә».


Матбугат конференциясе дә сорауларга радиотапшырулардагы кебек бай булды. Соңгы сорауга яңгыраган җавап та Тәүфыйк Сәгыйтовныкы булды. Журналистларның: «Татарстан» радиосыннан кала, нигә сездә классик музыка бер дә яңгырамый? – дигән сорауга «Татар» һәм «Болгар» радиолары җитәкчеләре: «Безнең тыңлаучыларыбыз төрле. Коммерция мәнфәгатьләре дә күздә тотыла», – дисә, Тәүфыйк ага берәгәйле генә: «Без халыкка хезмәт итәбез», – дип җавап бирде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ