Бөек шагыйребез һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына бүген 112 ел булды.Казанда һәм Россия күләмендә бөек шагыйребезне искә алу чаралары уза. Җәлилнең Татарстандагы иң зур һәйкәле янына бүген язучылар, мәдәният хезмә...
Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына бүген 112 ел булды.Казанда һәм Россия күләмендә бөек шагыйребезне искә алу чаралары уза. Җәлилнең Татарстандагы иң зур һәйкәле янына бүген язучылар, мәдәният хезмәткәрләре, студентлар һәм мәктәп укучылары җыелды. 1 май мәйданында чәчәкләр салу тантанасы узды.
ТР Милли музеенда Муса Җәлилгә багышланган бәйрәм чарасы узды. Моннан соң тантаналы төстә киң җәмәгатьчелеккә «Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәсен күрергә тәкъдим иттеләр. Быел аны Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе һәм XII Халыкара төрек шигърияте фестивале лауреаты, шагыйрь Рәмис Аймәт тәкъдим итте.
Комментарийлар