Логотип Магариф уку
Цитата:

Бу сүзләрне сез ничек тәрҗемә итәр идегез?

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «ТИ Online Лабораториум» дигән махсус проект башлап җибәрде. Әлеге проект татар матбугат басмаларында, тапшырулары татар телендә алып барыла торган радио-телевидение...

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «ТИ Online Лабораториум» дигән махсус проект башлап җибәрде. Әлеге проект татар матбугат басмаларында, тапшырулары татар телендә алып барыла торган радио-телевидениедә эшләүче журналистлар эшчәнлегендә килеп туган проблемаларны хәл итү максатын күздә тота. Җурналистларга еш кына тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнергә туры килә. Бу мәгълүматларның башлыча рус телендә булуы, төрле җыелыш-чараларның да рус телендә алып барылуы белән бәйле. Чыннан да кайбер сүзләрне, сүзтезмәләрне татарчага тәрҗемә иткәндә кыенлыкларга очрарга туры килә. Еш кына алар калькалаштырылып бирелә, сөйләм теленә ятышсызрак мәгънә килеп чыга. Телләр арасындагы тәңгәллеккә хилафлык килә.


Чыганак: «Татар-информ» МА Чыганак: «Татар-информ» МА

Шундый очракларны уртага салып хәл итү, бергәләп сөйләшү-киңәшү өчен журналистлар белән очрашуга бер төркем тел галимнәре Гөлшат Галиуллина, Фәнүзә Нуриева, Айнур Тимерханов Айрат Йосыповлар чакырылды. Очрашуның максат-бурычлары турындагы чыгыштан,  көндәлек матбугат битләрендә әледән-әле күзәтелеп барган «кытыршылыклар» турындагы фикерләрдән соң мисал итеп китерелгән сүзләр турында сөйләшү-әңгәмә башланды. Галимнәрнең фикерләре тыңланды, тәрҗемә эшендәге үзенчәлекләргә төрле яктан килеп ачыклык кертелде, чыганакларга карап дәлилләнде.


Безымянный 2 Чыганак: «Татар-информ» МА

Тәрҗемә эше татар теле укытучыларына да (милли мәктәп программалары белән эшләүчеләрдән кала, дисәк хата булмастыр – М.С.) кагыла. Шунлыктан галимнәргә тәкъдим ителгән сүзләрне без, хөрмәтле укытучыларыбыз, сезгә дә юллыйбыз. Сез бу сүзләрне ничек тәрҗемә итәр идегез икән? Җавапларны тәкъдим ителгән шушы адрес буенча  minnikhat@mail.ru редакциягә җибәрегез. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мондый очрашуларны ай саен үткәрүне күздә тота. Без дә шунда сезнең хатларга күзәтү оештырырбыз дип уйлыйм:


– госзакупка


– первая треть XIX века


– исполнительное производство


– ремонт боковых порезов


– танк подбит, но не загорелся


– презентация


– работа над собой


– разведать


– скачать с интернета


– меня настигла какая-то напасть


– предприятие


– Министерство чрезвычайных ситуаций и гражданской обороны.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ