Логотип Магариф уку
Цитата:

Дөнья чемпионаты Казанда туйлар санын киметтермәсме?

Футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары башланырга бер атна калып барганда күпләрне, бигрәк тә яңа гаилә корырга җыенган яшьләребезне шундый сорау борчуы гаҗәп тә түгел. Ни дисәң дә, мәркәзебездә гражд...

Футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары башланырга бер атна калып барганда күпләрне, бигрәк тә яңа гаилә корырга җыенган яшьләребезне шундый сорау борчуы гаҗәп тә түгел. Ни дисәң дә, мәркәзебездә гражданлык актларын теркәү эшләрен алып барырга тиешле “Казан” гаилә үзәге ел башыннан инде ябылуда, чөнки дөнья чемпионаты барган көннәрдә әлеге Үзәк тирәсе футбол җанатарлары карамагында: биредә фан-зона булачак, ай дәвамында шаулап-гөрләп футбол җанатарларының фан-фесты үтәчәк.


Ә яшь гаиләләрне теркәү бу көннәрдә “Казан ярминкәсе” павильоннарында үткәрелә. Тик шулай да “Казан” гаилә үзәге гаилә бәйрәмнәрен уздырудан һич тә читләшмәячәк. Чөнки нәкъ менә футбол буенча дөнья чемпионатының иң кызган көннәренең берсендә – 8 июльдә Россиядә Гаилә һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу көнне алтын, көмеш туйларын билгеләп үтүчеләрне зурдан кубып хөрмәтләячәкләр, аларга сертификатлар, “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” дигән медальләр тапшырылачак.


Быел ЗАГС хезмәткәрләре өчен алда тагын бер үзгә һәм киеренке эш көне көтелә: яшь гаилә корырга җыенганнар өчен серле көн – 2018 елның 18 августы, ягъни 8 леләрдән торган көн ул. Инде бу көнне язылышырга дип 464 пар гариза биргән. Ә гадәти җомга көннәрендә гариза бирүчеләр саны 200 – 300 пардан артмый икән.


Гадәттә ЗАГС бүлекләрендә никахны теркәү өчен гариза бер ай алдан бирелергә тиеш. Ә менә дөнья чемпионаты барган чорда бу вакыт аралыгын без искәрмә рәвешендә беркадәр кыскартырга да әзер”, – дип белдерде бүген “Татар-информ” мәгълүмат үзәгендә уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева.


                         

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ