Логотип Магариф уку
Цитата:

«Әдәби карта» конкурсы төгәлләнде

Журнал укучыларыбыз арасында иҗат белән шөгыльләнүчеләр күплеген истә тотып, “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары “Әдәби карта” конкурсы игълан иткән иде. Укытучы халкы –хыялый, диләр, моның чы...

Журнал укучыларыбыз арасында иҗат белән шөгыльләнүчеләр күплеген истә тотып, “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары “Әдәби карта” конкурсы игълан иткән иде. Укытучы халкы –хыялый, диләр, моның чыннан да шулай икәнлегенә конкурска килгән эшләр белән танышып чыккач, тагын бер кат инандык. Шигырьләр, җәмгыятьтә булган төрле проблемаларны яктырткан хикәяләр белән таныштык. Араларында күңелгә үтеп керә торганнары да, көлдерә, елата торганнары да очрады.



Шунысын да әйтеп узарга кирәк: әлеге бәйгедә тәрбиячеләр, укытучылар, китапханәчеләр, гомумән кем иҗат итә – барысы да катнаша алды. Бу конкурс бик популяр булып, катнашучыларның саны йөзгә җитте. Катнашучылар арасында Казан шәһәреннән, Теләче, Балтач, Арча районнынан килгән эшләр байтак.


Ниһаять, конкурс тәмамланды, хәзер эшләрне барлап, укып, бәя бирәсе калды. Конкурс эшләрен плагиатка тикшерү, бәяләү, җиңүчеләрне ачыклау буенча жюри рәисе – Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, “Татмедиа” АҖ генераль директоры киңәшчесе Равил ага Фәйзуллин. Аның җитәкчелегендә жюри составы иң яхшы эшләрне билгеләячәк. Ижади эшләр magarif-uku.ru сайтында “Әдәби карта” махсус проектында, иң кызыклы әсәрләрдән өзекләр “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналларында урын алачак. Бәйге ахырында җиңүчеләр билгеләнеп, бүләкләр тантанасында катнашачак.


Хөрмәтле укучыларыбыз! Алга таба да сезгә иҗади уңышлар теләп калабыз, көндәлек мәшәкатьләр эченә чумып, күңелләр сүрелмәсен иде. “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары үткәрә торган яңа бәйгеләрдә катнашуыгызны көтеп калабыз, Яңа ел иҗади сезнең һәркайсыгызны  бәрәкәтле иҗат җимешләре белән ешрак сөендерсен иде!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ