Логотип Магариф уку
Цитата:

Энгель Фәттахов: «Тәрбия мәсьәләләре буенча аерым оешма булырга тиеш»

Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатларының 24 нче утырышында Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Вәлиев Татарстан Республикасы Премьер-министр...

Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатларының 24 нче утырышында Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Вәлиев Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка шундый сорау белән мөрәҗәгать итте: «Хәзер бөтен мәктәпләр белем бирү оешмалары дип санала. Шул ук вакытта тәрбия мәсьәләсе икенче, ә кайчакта өченче планга күчә. Элек бу турыда кайгыртырга пионер, комсомол оешмалары бар иде.  Әлеге мөһим проблеманы Сез ничек хәл итәчәксез?»


 

«Яңа гына балалар хәрәкәте буенча дәүләт дәрәҗәсендә документ гамәлгә керде. Без иң беренче эш итеп министрлыкта әлеге юнәлеш буенча урынбасарлар билгеләдек. Чыннан да, бу юнәлеш буенча эш алып баручы аерым оешма булырга тиеш.


Хәрбия тәрбия мәсьәләләре буенча уңай яктан үзгәрешләр көтелә. «Яшь Армия» хәрәкәте барлыкка килде. Аны бүгенге көндә генерал Бородин җитәкли Балалар хәрәкәтенә 82 процент укучы тартылды. Бу көч безнең өчен бик мөһим», - дип җавап бирде министр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ