Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин: «Киләсе уку елында III-IV сыйныфлар өчен дәреслекләр сынап каралачак»

2018-2019 уку елында татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүне күздә тоткан 3-4нче сыйныфлар өчен дәреслекләрне сынау яки апробация үткәреләчәк. Бу хакта Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының...

2018-2019 уку елында татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүне күздә тоткан 3-4нче сыйныфлар өчен дәреслекләрне сынау яки апробация үткәреләчәк. Бу хакта Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенроссия съезды пленар утырышында билгеле булды, дип хәбәр итә «Татар-информ».


Фото: mon.tatarstan Фото: mon.tatarstan

«Хәзерге заман таләпләре контекстында милли мәгариф: бурычлар, проблемалар, хәл итү юллары» темасына доклад белән Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин чыгыш ясады.


«Балаларга тел өйрәтүнең иң нәтиҗәле чоры — мәктәпкәчә эшләү. Шунлыктан сабыйларга ана телен өйрәтү буенча балалар бакчаларында эзлекле эш оештырырга кирәк. Агымдагы елда республикада 2051 мәктәпкәчә белем бирү оешмасының 824ендә белем һәм тәрбия бирү процессы ана телендә оештырыла. Моннан тыш, республика буенча 1008 татар төркеме эшләп килә. Шунысын әйтергә кирәк: балалар бакчасына электрон теркәү системасына да тиешле үзгәртүләр кертелгән. Хәзер ата-аналар аңлы рәвештә бакчаның тел статусын белеп теркәлә ала. Балалар бакчаларында татар телендә белем һәм тәрбия бирү ата-аналарның теләге нигезендә һәм балалар бакчалары программасы кысаларында оештырыла», - диде Илсур Һадиуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ