Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ислам динен беләсезме?» бәйгесенең беренче җиңүчесе бүләкләнде

Журналыбызның июнь санында игълан ителгән «Ислам динен беләсезме?» бәйгесенең беренче җиңүчесе Камилә Мөхәммәдиева үзенең бүләген алды. Коръән Кәрим китабы аның кулында!Ә икенче бүләк инде үзенең хуҗа...

Журналыбызның июнь санында игълан ителгән «Ислам динен беләсезме?» бәйгесенең беренче җиңүчесе Камилә Мөхәммәдиева үзенең бүләген алды. Коръән Кәрим китабы аның кулында!


DSC_0467

Ә икенче бүләк инде үзенең хуҗасын редакциядә көтә. Аның иясе буласыгыз килсә, 25 июльгә кадәр түбәндәге сорауларга дөрес итеп җавап биреп, gaila-mektep@mail.ru электрон адресына яки почта аша 420066 Казан, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, а/т 47 адресына юллагыз. Хатка «Ислам динен беләсезме?» дип тамга салырга онытмагыз!


Сораулар:



  • Аллаһы Тәгалә кайсы пәйгамбәрнең малын һәм балаларын һәлак итеп, үзен көчле сырхау белән сыный?

  • Беренче мәчет кайда төзелгән һәм ул бүгенге көндә сакланганмы?

  • Доганың кабул булуына нәрсәләр комачауларга мөмкин?

  • Ваҗиб гамәл фарыз гамәлдән нәрсә белән аерыла?

  • Мөселман берәр нәрсәгә сокланса, нәрсә дип әйтергә тиеш?


Исегезгә төшерәбез, җаваплар «Гаилә һәм мәктәп» журналына 2018 елның 2 нче яртыеллыгына язылу турында квитанция күчермәсе белән бергә кабул ителә. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ